news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ун бала ятим». Башкортстанда өч дусты үлгән аварияне китереп чыгарган хатын хөкем ителде

news_top

Башкортстанның Күгәрчен районара судында 31 октябрьдә утырыш булды. Биредә Ямашлы сусаклагычында авария вакытында өч дусты-хезмәттәше үлемендә гаепләнүче хатынны хөкем иттеләр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы судның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Гаепләнүче хатын 6 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән. Авария булганнан соң ул өй арестында булган. Аны суд залында кулга алганнар. Хөкем карары үз көченә кермәгән әле.

Быел 17 апрельдә Зианчура районының Күгәрчен авылында Ямашлы сусаклагычында авариядә үлгән өч хатын-кызны 19 апрельдә җирлиләр.

Фаҗига вакытында машина суга төшеп китә. Аның белән исерек хатын идарә итә. Ул үзе исән кала, пассажир хатыннар үлә. Авариядән соң барлыгы 10 бала – 53 яшьлек хатынның 5 баласы, 36 яшьлек хатынның 2 баласы, 49 яшьлек хатынның 3 баласы ятим калды.

Исән калган машина йөртүче – 48 яшьлек хатынның 2 баласы бар, диелә бу хәбәрдә. 

Әлеге дүрт хатын-кыз – хезмәттәшләр – «Ямашлы» кафесында пешекче булып эшлиләр. Бу кафе сусаклагыч тирәсендә урнашкан. Хатын-кызлар шунда бәйрәм итәргә барган булган. «Туган көн уздырганнар» – Башкортстанда суга баткан машинада өч хатын үлгән, ун бала ятим калды, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар