Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туган көн уздырганнар». Башкортстанда суга баткан машинада өч хатын үлгән, ун бала ятим

news_top_970_100
«Туган көн уздырганнар». Башкортстанда суга баткан машинада өч хатын үлгән, ун бала ятим
https://www.bashinform.ru/

Башкортстандагы Ямашлы сусаклагычында 18 апрельдә көндез фаҗига була. Машина су астына төшеп китә. Рульдә исерек хатын була, ул исән кала. Салондагы өч хатын-кыз һәлак була. Мәрхүмәләр -  53 яшьлек хатынның биш баласы, 36 яшьлек хатынның ике баласы, 49 яшьлек хатынның өч баласы – барлыгы ун бала ятим кала. Исән калган 49 яшьлек хатынның да өч баласы бар. Бу турыда «Башинформ» яза.

Машина белән идарә иткән хатынны кулга алганнар, җинаять эше ачылган.

Якынча белешмә буенча, хезмәттәш хатыннар спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Аннары «ВАЗ-21140» машинасына утырып китәләр, йөртүче идарәсен югалта һәм дамбадан барганда машина суга төшеп китә.

Йөртүче хатын машинадан чыгып, ярга бара, аны узып баручылар күрә һәм экстрен хезмәтләр чакыралар. Өч мәет белән машинаны судан чыгаралар. Медицина тикшерүе нәтиҗәсе буенча, рульдәге хатынның канында 0,928 мг/л алкоголь табыла.

«Машина йөртүче тоткарланды. Ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре бар», – дип аңлатканнар Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

«Башинформ» белешмәсе буенча, алдагы көнне бу хатыннар туган көн бәйрәм иткән. Аннары өйләренә таралганнар. Икенче көнне – 18 апрель иртәсендә – эшкә килгәннәр. Алар дүртесе дә «Ямашлы» ял базасында пешекче булып эшли. Эштә кабат эчәләр. Шуннан соң кояшлы көнне су буена карар кылалар. Баш пешекче руль артына утыра, шулай итеп фаҗига килеп чыга, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмәләрне бүген җирләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100