Ун бала анасы Ләйсән Шәмсуллина: «Балаларга сайлауга йөрү үрнәген күрсәтергә тырышабыз»
Фоат һәм Ләйсән Шәмсуллиннар гаиләсе ТНВ телеканалында узучы теле-радиомарафонга 10 балалары белән килгәннәр иде. Балаларның яше 1 яшьтән 17 яшькә кадәр.
«Бөтен балаларны җыеп бара алмасак та, сайлауларга гаилә белән бардык. Балаларның күбесенең дәресләре, төрле чаралары бар иде. Ә менә өлкәнрәкләрен үзебез белән алырга тырыштык, чөнки сайлауларга йөрү үрнәген күрсәтергә тырышабыз», – диде «Ана даны» медале белән бүләкләнгән күп балалы Ләйсән Шәмсуллина.
Фоат Шәмсуллин күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында да әйтеп узды. Мәсәлән, мәктәптә түләүсез төшке аш, өстәмә дәресләрнең түләүсез булуы, пособиеләр бирелү. Әлеге гаилә Татарстан Републикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән бирелгән бүләк микроавтобуска ия.
Шәмсуллиннар балаларны Аллаһның рәхмәте дип кабул итә - аларны Ислам дине кушканча һәм дисциплиналы итеп тәрбияләргә тырышалар. Ләйсән ханым өйдә балаларның өй эшләрендә ярдәм итүләрен, йорт эшләрендә мөстәкыйль булуларын горурланып сөйләде.
- Телемарафонда күп гаиләле балалар теманы зур игътибар биерлә. Алдарак үз балалары өстенә гаиләгә балалар алган Резеда һәм Мәннәф Сабирҗановлар гаиләсе белән дә таныштырып үттеләр.
- Бүген көн дәвамында ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон бара.