Умырткасы компрессион сынган ир мобилизацияләнгән: «Утырырга ярамый, ятарга гына рөхсәт»
Умыртка баганасында компрессион сынуның михнәтләрен үз башыннан кичкәннәр генә беләдер. Танышларымнан кыенлыклары айларга сузылуын, утырып булмау, башка газаплар турында ишеткән бар. Осиноводан 43 яшьлек Рөстәм, өлешчә мобилизацияләнүчеләр исемлегенә эләгеп, «Казан Экспо»га җибәрелгән, дип хәбәр иттеләр «Интертат» ка.
Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә яшәгән 43 яшьлек Рөстәм Миңнуллин, махсус хәрби операция сәбәпле өлешчә мобилизацияләнүчеләр исемлегенә эләгеп, «Казан Экспо»га җыелу пунктына җибәрелгән. «Интертат»ка бу хакта Рөстәмнең якын танышы Рәзинә ханым сөйләде. «Якын танышымны умыртка баганасының бер өлеше сынган хәлдә мобилизацияләделәр. «Казан Экспо»да ята. Түзәр чамасы калмады инде аның, хәзер бик нык сызлый, ди. Медосмотр вәгъдә иткәннәр, медосмотрга язылганнан соң да инде 10 көнләп вакыт узды», – дип мөрәҗәгать итте ул, «Интертат» өлешчә мобилизацияләгәннәр өчен кайнар линия хакында хәбәр иткәч.
- «Интертат» сайты өлешчә мобилизациягә кагылышлы сораулар кабул итә
- Өлешчә мобилизация: кайнар линия телефоннары, иң мөһим сорауларга җаваплар
«Өйрәнүләргә бара алмаган көннәре күп»
Аркасы авырткан кеше, билгеле, өйрәнүләргә дә бара алмый. Иптәшләреннән калып, тилмереп, шунда ята, дигән сүз. Әрәм узган вакытлар, диярсең...
– Өйрәнүләргә бара алмаган көннәре күп. Өйрәнүгә бара алмый, ә тегендә баргач, ничек сугыша инде?! Бронежилетны ничек киюен күз алдына да китереп булмый бит. Өстәвенә, бик каты йөткерә дә башлады, пневмония-мазар булмасын, дип тә борчылабыз. Һичьюгы, төзәлгәнче булса да, вакытлыча булса да кайтартып булмасмы икән... Җитмәсә, әнисе дә ялгыз, бердәнбер баласы ул аның, авырып та тора иде, – дип өзгәләнә Рәзинә ханым.
Рөстәм Миңнуллин 4 курс танк училищесында укыган, тәмамланмаган югары хәрби белемле, хәрби белгечлеге бар. Повестка киләсе билгеле дә кебек, тик аның хәзерге авырулары да – сорап алган чир түгел.
Хатыны белән аерылган, аерым арендага алынган фатирда яшәгән, әнисенә гел булышасы булганга, янәшә торганнар. Рөстәм кер юу машиналарын ремонтлау буенча бер компания белән хезмәттәшлек иткән. Быел май аенда умырткалыклары сыну турында МРТ белешмәсе дә бар.
«Көчле антибиотик та булышмады»
Рөстәмнең үзе белән элемтәгә кердек тә, Рәзинә ханым белән сөйләшкәннән соң, борчуларны бераз таратырлык җылы хәбәр ишеттек. Ниһаять, медкомиссиягә алып киткәннәр үзен. Боз кузгалган, дип ышанасы килә.
– Бүген начмед белән каты гына сөйләшкәч, медкомиссиягә килә алдым. 30 сентябрьдә үк язылган идем, үз сүземдә катырак торгач, алып бардылар. «Патриот» үзәгендә мин хәзер, табиблар янында. Әлегә заключение юк, шулай да бер табибтан чыккач, барыбер алалар, хезмәткә яраклы булачаксың, диебрәк әйтте. Иң яхшы очракта «Б» категориясе бирәчәкләр, ди. Рентгенга юллама бирделәр. Терапевтка кереп чыктым, үпкә ялкынсынуга шик бар, диде. Күкрәкне тыңлагач, гыжлаулар ишеткән, өстәмә тикшеренүгә юллама бирде, – дип сөйләде Рөстәм Миңнуллин.
Кичен Рөстәм белән кабат язышып алдык, бүген РКБга барачак, травматологка, терапевтка керәчәк икән.
«Казан Экспо» га киткәннән бирле полигонга бер генә тапкыр чыга алганын, салкын тигәнен, сызлануларын әйтте.
– Өйрәнүләргә беренче көнне полигонга чыктык та, яңгыр астында чыландык, аннары шул юеш кием белән йөргәч, шуннан китте бугай инде ул... Бүтән полигонга йөрмәдем. Мондагы медпунктта борынга гына тамыздылар да, шуның белән шул. Йөткерүдән антибиотиклар эчтем, аларын туганнар алып килеп бирде. Көчле антибиотик эчеп тә, бернәрсә булыша алмады әле. Температурам юк, ләкин хәлсезлек көчле, бертуктаусыз йөткерү.
Аякта амунициясез дә 10 минут кына басып торсам да, бил авырта, чүгәләп утырсаң да, аннары торып булмый. Май аенда эштә көчәнеп авыр күтәрүдән һәм шул ук вакытта бәрелүдән умырткалыкка зыян килде. МРТ умырткалык сөякләренең сынуын күрсәтте, – дип сөйләде ул.
Рөстәм Миңнуллин өйрәнүләр вакытында бик кыен булганын сөйләде. Атарга өйрәнгәндә чүгәләп утырырга һәм тиз генә башка урынга күчәргә кушалар икән. «Мин торып китә алмыйм, бил катып кала», – дип әйтте ул. Ул полигонга йөри алмавына борчыла. «Иптәшләр полигонга йөреп, хәрби күнекмәләр өйрәнде, ә мин хәзер «годен» дип табылсам, әзерлексез китәм дигән сүз», – ди ул.
Әле менә военкоматка бер көн кала янә травматологка бардым, белешмә алдым. Хәзерге вакытта да «умырткалыкта компрессион сыну» дигән диагноз куйды. Ялганып бетәр өчен кимендә бер ел кирәк, кайвакыт кайберәүләргә бер ел да җитми икән. Утырырга да ярамый, бары тик ятарга гына рөхсәт. Яшел Үзән хәрби комиссарына әйтеп карадым, үтенечемне кабул иттеләр, булышып карарбыз, дигән кебек иде, шуннан бирле җавап юк. Ә монда экипировка, амуниция, бронежилетлар – аларны кигәч, астан умырткалык бөтенләй коелып төшәр кебек.
Башка юл юк: медицина комиссиясенең йомгаклау бәяләмәсен генә көтәргә кала. Мин инде бүген комиссиядә дә түзеп булмаслык сызланулар турында әйттем, – дип сөйләде Рөстәм Миңнуллин.
РКБда да Рөстәмгә бронхит диагнозы куйганнар. «Мин наркодиспансерда хисапта да торам, мин анда ятып чыккан идем, шулай килеп чыкты», – диде ул.
Үз хәле хәл, әле бит ялгызы авырып калган әнисе өчен дә үзәге өзелә аның.
– Әниемнең бердәнбер баласы мин. Киткән көнне даруханәдән йөрәк даруларын алып кереп бирдем, хәле начарайды, грипп симптомнары да көчәйде. Башы әйләнә башласа, ипигә дә чыга алмый, су да алып керә алмый ул, – ди 70 яше тулган әнисе турында Рөстәм.
Рәсми аерылган булса да, 17 һәм 9 яшьлек ике улы белән тыгыз аралаша. «Алар да бик кайгыра», – диде.
«Бердәнбер улым, нәрсә булса да, Рөстәмгә генә иде ышаныч»
Рөстәм Миңнуллинга повестка прописка адресы буенча әнисе яшәгән фатирга килгән.
– Улым пропискада миндә, повестка килде, мин кул куеп алдым. Рөстәм эштә иде, шалтыратып әйттем, кич белән эштән кайтышлый кереп алды. Никтер мин, повестка безгә дә килер, дип ышанмый идем. Дөрес, килү ихтималлыгы зур иде инде, ул танк училищесында укыды. Үзе теләп барды, теләмәсә, көчләп, мәҗбүриләп булмый, ул – шундый малай.
Кая барсын соң, нишләсен, повестка килгән икән – китте. Тыныч күңел белән китмәде инде, мин монда берүзем каласын аңлый бит ул. Бердәнбер улым, нәрсә булса да, Рөстәмгә генә иде ышаныч. Авырган, йөри алмаган чаклар бик еш була, эчәргә суын да, ашамлыгын, даруларын да ул алып кереп бирә, башка кешем юк минем. Бертуганнарым да барысы да үлеп бетте, гаиләдән берүзем калдым.
Әле җитмәсә ул киткәндә, әллә коронавирус эләкте, әллә ОРВИ булды, яңа терелеп киләм.
Кайтсын иде, дип көтәм. Китмәсен иде... Анда бит инде белеп булмый, сугыш бит инде ул, һәр нормаль кешенең башына төрле уйлап керә, инвалид булып кайтырга мөмкин, аннары нишләргә кирәк. Эшли алмаса, минем дә бер пенсия акчасына гына авыр булачак. Ул эшли алмаса, аны кем карый?
Рөстәм тегендә баргач та, бер-ике көн узуга, үзе дә авырган бит, һаман терелмәгән. Аңа никадәр дарулар илттек инде, монда туган-тумачалар да булышты, туганнан туган племянницам илтеп кайтты. Кем ничек булдыра ала, шулар ярдәм итә инде. Менә медкомиссия нәтиҗәләре нәрсә булып бетәр, – ди Фәния апа.
«Солдат, командирына мөрәҗәгать итеп, медицина тикшерүенә алып баруларын сорый ала»
Татвоенкоматка да шалтыраттык. Аннан безгә сәламәтлегенә зарланган кешеләргә медкомиссия уздырылуы турында искәрттеләр.
– Мобилизация буенча медкомиссия уздырыла. Бу – хәрби-медицина комиссиясе түгел, ә медицина тикшерүе. Болар – төрле әйберләр. Барысы да тикшерелә – йогышлы авырулар, имгәнүләр булмасын өчен... Әгәр солдат сәламәтлегенә зарлана, авырулары турында документлары бар икән, ул, командирына мөрәҗәгать итеп, медицина тикшерүенә алып баруларын сорый ала.
Медосмотрга яздырып, көн саен Крутовская, 2 адресы буенча «Патриот» хәрби-медицина экспертиза үзәгенә алып баралар. Шул үзәк вәкилләре һәм Казан хәрби госпитале табиблары солдатларның сәламәтлекләрен карый. Кирәк булса, барысын да диярлек сырхауханәләргә өстәмә тикшерүгә җибәрәләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү бар. Әгәр солдатның кулында медицина документы юк икән, өстәмә тикшерү билгелиләр. Әгәр документы бар икән, Сәламәтлек саклау министрлыгына электрон рәвештә җибәрәләр. Тикшерү, өстәмә анализ уздыргач, тикшерүдән соң, аның хәрби хезмәткә яраклыгы турында вердикт чыгарыла. Берничә белгечкә керәсе булса, гадәттә, нәтиҗәләр 2-3 көндә билгеле була.
Компрессион сыну хәрби-табиб экспертизасы буенча РФ Хөкүмәте карары нигезендә расланган авырулар исемлегенә кертелгән икән, кеше хезмәттән вакытлыча кичектерелә яки аның сәламәтлек категориясен үзгәртәләр. «Яраксыз» дип кайтарырга мөмкиннәр яки «чикләүләр белән яраклы», я «дәвалану өчен вакытлыча кичектерү» бирелә, – дип аңлатты Хәрби комиссариат вәкиле.
Казан гарнизонының хәрби прокуратурасына да шалтыраттык, алар сәламәтлекләре какшаган солдатлар исеменнән якыннары да үзләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген әйттеләр. «Без аның шикаятьләрен карарбыз, тикшерербез. Туганнары килсен, мөрәҗәгатьне кабул итәбез», – дип белдерделәр.
Хәрби прокуратурага 264-23-51 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Алар Дзержинский урамы, 17 адресы буенча урнашкан.
Рөстәм Миңнуллинның да сәламәтлеген җентекләп тикшереп, табиблар дөрес нәтиҗә чыгарсын, дип телик. 43 яшьлек, типсә тимер өзәрдәй баһадир ир-ат та авыртмаган җирен «авырта» дип сөйләп утырмас. Вакытында нәтиҗәле итеп дәваланмау соңрак өзлегүләргә, аяныч нәтиҗәләргә китерә, дип, табиблар үзләре дә гел кабатлап торырга ярата түгелме соң?! Диспансеризацияләргә дә өзгәләнә-өзгәләнә чакыралар. Әле ир уртасы егетләр җәмгыятебезгә, дәүләтебезгә бик кирәк, какшаган сәламәтлекләре бөтенләй таушалып беткәнче, тиешенчә дәвалансыннар иде.