«Умартачы хисабына экономия»: Балык Бистәсендә басуга сибелгән агудан кортлар үлә
Басуларга химикатлар чәчүнең аянычлы ягы килеп чыга тора. Бал кортларының күпләп үлүе - шундый нәтиҗәләрнең берсе. Бал кортлары күпләп үлгән районнар исемлеге, зыян күрүчегә нишләргә һәм гаепнең кемдә булуы турында - әлеге язмада.
Бал аерту сезоны башланып киткәч кенә районнарда бал кортлары үлә башлады. Балык Бистәсе районы Мәшләк авылыннан да шундый күңелсез хәбәр белән видео килеп төште.
— 2021 елның 1 июле. Мәшләк авылы. Бал кортларының агулана. Химик эшкәртү аркасында инде өченче көн бал кортлары үлеп коела. Бөтен җирдә дә бал кортлары… Өерләре белән яталар менә. Инде өченче көн рәттән шушы хәл кабатлана. Бөтен җирдә бал корты, өсләреннән йөрибез, — дип сөйли видео авторы.
Умартачы җирдә өелеп яткан бал кортларын кулы белән актара-актара күрсәтә. Видеода һәр умарта янында, җир өстендә меңләгән үлеп яткан бал кортын күрергә була. Шулай ук кортларның умарта эчендә үлгәннәрен тышка чыгарып ташлавы да күренә.
— Бөтен умарталык буйлап коелганнар. Менә монда тора алмый яталар, монда да тора алмыйлар, монда да — бөтен җирдә үлгән бал кортлары ята, — дип кызганыч сөйли умартачы.
Үлгән кортны умартадан чыгарып ташлыйлар. Менә күпмене ташлаганнар инде бүген. Дөресрәге, бүген түгел, шушы берничә сәгать эчендә. Җиргә тәгәрәп төшәләр дә, өелеп яталар шунда. Биш йөзләп, җиде йөзләп үлгән корт ята. Әле меңләгәндер дә бәлки. Менә шулай итеп гади умартачы халкы зыян күрә, — дип сөйли автор.
Умартачылар кортларның үлү сәбәбен рапс басуына сибелгән химикатлардан күрәләр.
— Өченче көн «Логос» ны эшкәртәләр. Эшкәртүдән соң, инде өченче көн кортлар үлә. Логос, молодцы. Сезнең рапс «на ура» эшләде. Молодцы, рапстан уңышны яхшы алырсыз инде шушы бал кортлары хисабына, — дип сөйлиләр видеода.
- «Логос» — Балык Бистәсе районындагы хуҗалык. Аның директоры — районның элекке башлыгы Евгений Лылов.
Мөслим районыннан Илнара ханым да: «Үзебезнең умарталар бар. Тик безнең авыл рапс басуыннан читтә. Районда рапс басулары бар барлыгын, әле үләләр дигән хәбәр килмәгән», — иде дип сөйләде.
«Басуга сибелгән һәм кортлар агуланган препарат бер икән — басу хуҗасы гаепле була»
«Татарстан умартачылары» оешмасы башлыгы Шәфкать Хәйруллин исә быел кортларның үлеме теркәлгән районнарны санап китте. Кызганыч, аларның саны көн дә артып тора.
— Быел Мөслим, Арча, Мамадыш, Буада булды һәм менә Балык Бистәсе районында да килеп чыкты хәзер. Кызганыч, булып тора. Быел бик күп булмады анысы, тик эләккән кешеләргә начар. Кайберәүләр бит шушы балбелән яши, гаиләсенең кереме шул. Күпме чыгым, күпме карый, үстерә, материаллар ала бит умартачы… Шуның өстенә кортлары да үлеп китә…
Шәфкать Хәйруллин мондый хәл килеп чыкса нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген дә сөйләде.
— Без мондый хәл килеп чыкса, ватсапта һәр районга аерым ярдәм төркеме төзибез, үзебезнең ярдәмне күрсәтергә әзер икәнне белдерәбез. Әгәр дә зыян күрүчеләр, үзләрен хакларын хаклап, агулауларны рәсми исбатларга уйлый икән, без юридик ярдәмне дә, матди ярдәмне дә күрсәтәбез. Шулай ук алгоритмны, нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңлатабыз.
Иң беренче итеп, районнан — авыл хуҗалыгы идарәсеннән комиссия чакыртырга, кортларның һәрбер оясын карап чыгарга кирәк. Күпмесе үлгән, күпмесе калган, күпме бал бар, күләмен карарга — барысын да тикшерергә. Ягъни, килгән зыянның күләмен билгеләр өчен комиссия чакырырга кирәк.
Бал да агуланган булырга мөмкин бит. Агуланса, булган бал да юкка чыга, аны кулланырга ярамый бит. Хәзер балны аерта торган вакыт җитте. Ул бит аларның еллык кереме!
Аннары комиссия белән агуланган кырга барып, яшел массаны алырга кирәк һәм барысын да экспертизага җибәрергә кирәк. Кортлар нинди агу аркасында үлгән һәм басуны нинди агу белән эшкәрттәнне белү зарур. Әгәр дә бер үк агу икән, бәйләнеш барлыкка килә. Без аннары «басуны шушы препарат белән агулаганнар, кортлар шушы препараттан үлгән» дип, судка мөрәҗәгать итә алабыз. Бу очракта гаеп басу хуҗасында була, — дип сөйләде Шәфкать Хәйруллин.
«Хуҗалыклар умартачы хисабына экономия ясыйлар»
Шәфкать Хәйруллин кортларның күпләп үлүенә басуларга сибелүче химикатларның дөрес сайланмавы дип аңлатты. Беренче һәм икенче класслы химикатлар зур зыян китерсә, өченче белән дүртенче класслы агуның зыяны зур түгел икән. Хәер, кайбер хуҗалыкларга беренче ни, дүртенче ни — басулар агулансын да, корткычлар булмасын, шул ук вакытта, акчасы да янга калсын.
— Чирмешәндә «БиАгро» белән «ЧирмешәнАгро» дигән ике зур оешма бар. Шуларда ике мең гектардан артык рапс чәчәләр. Ике ел рәттән агулыйлар да, тик бер корт та үлми. Безгә умартачылар да, хуҗалыклар да элемтәгә чыга. Умартачылар: «Тагын агулыйлар, ярдәм итегез», — диләр. Без оешмага чыгабыз: «Препаратыгызны алыштырыгыз», — дибез.
Агулау өчен дүрт төрле беренче, икенче, өченче, дүртенче классны препаратлар бар. Шуның өченче, дүртенче класслысы куркынычсыз. Өченчесен сипкәндә беренче көн ябып торып, икенче көнне чыгарырга була. Ә дүртенче класс бөтенләй куркынычсыз, агуласалар да зыян юк.
Беренче, икенче класс белән агулыйлар, тыелган препаратлар алалар. Бәясе очсызрак бит, экономия ясамакчы булалар. Умартачы хисабына ясыйлар була инде экономияне.
Мөслимдә «Август» оешмасына да әйттек алыштырыгыз, дип. «Куркыныч түгел алар», — диләр. Алар өчен куркыныч түгел инде. Менә безгә гарантия бирегез. «Чирмешән районында „БиАгро“ бар. Алар да шул ук препарат белән агулыйлар, кортлар үлми. Ә нишләп сезнекеннән үлә?» — дибез. Алар шулай ялган мәгълүмат бирәләр. Өченче белән агулыйбыз дип, икенче класс белән дә агуларга мөмкиннәр. Ә тикшерергә ирек бирмиләр.
Хәзер Россельхознадзорга кайтардылар тикшерүне. Алар агулау элементы кергән һәр нәрсәнең хисабын алып барырга тиеш булалар. Агулаучы оешмалар кайчан кергәннәрен, күпме сипкәннәрен, кайчан чыкканнарын — барысын да теркәп барырга тиешләр. Шушы тәртип кереп бетмәгәч, бик авыр. Бик авыр инде бу хәлләр, — дип сөйләде Шәфкать Хәйруллин.
Шәфкать Хәйруллин агулауга каршы көрәшү өчен умартачыларны берләшергә, хокукларны бергәләп якларга чакыра. Шулай ук умарталыкларның паспортларын булдырырга, һичьюгы авыл җирлегенә умарталыклар турында мәгълүмат җиткеррегә кирәк ди ул.
Рапс агуыннан кошлар да үлә!
«Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә Шәфкать Хәйруллин басуга сибелгән агулардан башка җан ияләре дә кырылуы турында сөйләгән иде. Күпме бөҗәкләр, кош-кортлар үлә, без аны белә дә алмыйбыз, дигән иде ул. Ә менә бу агуның бик зыянлы икәнен керпеләр үлүдән белеп була — агуланган бал кортларын ашаган керпеләр умарталыкларда ук үлеп кала икән.
Бу материалны әзерләгәндә агуның зыянын исбатлаучы бер видео килеп иреште. Умартачы җирдә тыпырчынып, үләргә яткан кошны видеога төшергән — күрәсең, агуланган бөҗәкләрне ашап үзе дә агуланган.