Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Умарта кортларының ник эче китә һәм быел май балы булырмы?

Салкын яз, әле майда да ябалак-ябалак булып төшкән кар, суык яңгырлар умарта кортларына җиң сызганып эшкә керешергә ирек бирми. Шунлыктан умартачылар быел шифалы май балыннан да коры калырга мөмкин. Бу хакта умартачылар белән сөйләшеп алдык.

news_top_970_100
Умарта кортларының ник эче китә һәм быел май балы булырмы?
Фирдинат Вафинның шәхси архивыннан

«Бал кортларын шөпшәләр талады»

«Шифа мед» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Динара Вафина Аксубай, Әлмәт, Сарман районнарында эш алып барулары турында, кортларының ничек кышлаулары турында сөйләде. 

– Сарман районы «роддом» кебек: без анда кортларны үрчетәбез, аннары алар төп ике умарталыкка китә. Аксубайда кортларны юкә, көнбагышка куябыз, рапс булмаган якларга куярга тырышабыз. Без керә торган җирләрдә, Аллаһының рәхмәте белән, рапс чәчмиләр. Әлмәт районында юкә, карабодайга куябыз. 

Быел кышын Аксубай умартачылыгы әз генә зыян күрде, Сарман, Әлмәт умарта оялары 100 процент кышлап чыктылар. Көздән кортларны кышка дөрес хәстәрләп кермәсәң, даруламаган булсаң, кышка җылы итеп әзерләнеп бетмәгән булса, балы, бал икмәге (перга) җитмәсә – начар кышлауның сәбәпләре шул инде...

Умарта кыш буе йоклап ятмый ул, алар яши, туклана, яшәү рәвешләре дәвам итә, очып кына чыкмыйлар. Көздән әзрәк кырылдылар шул кортлар – шөпшәләр каты гына һөҗүм итте, умарталарны таладылар. Бал кортларын ашыйлар, балларын да урлыйлар, бал кортларын күтәреп алып китеп, нәрсәсендер суырыпмы шунда, ашыйлар. Менә шундый хәл күзгә чалынды, үзебез дә тоткаладык инде аларны, ул якта бармак башы кадәр шундый шөпшәләр пәйда булды. Умартаны шактый киметкәннәре сизелә. Аларга умартачылар тозак куя, без алай куеп ятмаган идек шул. Ә бу җәйдә, һичшиксез, тозаклар белән эшләячәкбез.

Көздән һәм яздан анализлар бирәбез бит. Чирләп, ачтан яки туңып үлгән дип түгел, я башлары өзелгән, эчәкләре суырылган, 100 процент таланган дип әйттеләр инде, - ди Динара ханым.

Анализ дигәч, бик кызык булып китте. Күпләп сату өчен эшләүче эшмәкәрләр балны лабораториягә тикшерүгә бирергә тиешләр икән. «Ел да 50-60 исән кортны, 50-60 үле кортны, кәрәзне, балны анализга тапшырабыз, нәрсәләр сатуга чыга – барысы да яз-көз мәҗбүри анализ», – ди ул.

Умартачы ханым бал кортлары белән туклана торган щурка (корташар) исемле кош та зыян китермиме икән, дип шикләнә. «Без әле аны үзебез күргән юк, ләкин ямьсез генә кычкыручы шундый кош бар икән. Аксубайның кыргыйрак җирендә, урман читендә бит безнең умарталык, булырга да мөмкин. Татарстанда ул кош бар дип әйтәләр», - диде.

Щурка – корташар

Бал кортларын авырулардан ничек сакларга?

Бал кортлары авырмасын өчен, умартачы вакытында дарулар кулланырга кирәклеген әйтте.

– Умарта кешегә караганда 3-4 тапкыр ешрак авырый. Варроатоздан (бет басу) башлана, ана корт, бала корт авырулары...Умартаны умартачы гына аңлый: прививка кебек әйбер дә ясала, витаминнар да бирелә. Көзен генә түгел, язын да әремнәр, ислемайлар куясың. Ул дарулар кешегә зыян китерми, 3-4 көн эчендә җилли ул, ис чыккач, вентиляцияне канатлары белән кортлар да ясый. Беткә каршы даруны бал белән бутап әвәлибез дә, пакетка салып, ояга куябыз. Әле тагын ислемайлар белән тампоннар да әзерлибез. Ул чирләргә каршы бик кирәк. Кайбер вак бөҗәкләр ылыс, пихта, май исләрен яратмый.

Хәзерге заманда балавызга сеңә торган көчле препаратлар да бар. Алар анализда да күренергә мөмкин, андый балны сатарга ярамый булып чыга, ул агулы бал дип атала, шуңа күрә препаратлар белән дә бик сак булырга кирәк.

Хәзер кырларны, рапсны да эшкәртәләр. Әгәр дә умарта корты агуланган рапслы басудан нектар җыеп кайтса, кире кайтып агызгач, икенче кортка бирә, ул күчереп сала, шул процесс барганда, 5-6 сәгать эчендә умарта үлеп китәргә мөмкин. Шул агу балга да кереп саклана, - дип искәртте Динара Вафина.

Умарта корты олы йомышын кайчан үти?

Бал кортлары өчен иң кулае – кыш кыш төсле булып, язның да вакытында килүе. Кыш артык җылы килсә, алар чыгарга ашкыналар. Артык салкын килсә дә, начар, чөнки туңа башлый һәм балны да күп ашыйлар икән. Кышка куелган баллары салкында тиз бетә, шуңа күрә алтын урталыктагы кыш хәерле.

Язын корт өеннән чыгарылган кортларның беренче эше – эчен бушату. Умартачылык белән шөгыльләнүче әниемнең бик тә сөенеп, «кар өсте тутырык кәкәйләре, иии, рәхәтләнеп бушандылар» дигән сүзләренә башта гаҗәпсенгән идем. Баксаң, кыш буе олы йомышларын үтәми икән бит алар. Менә монысы яңалык иде минем өчен. Кышка дип берничә айга кереп урнаш та, яз җиткәнен көтеп ят инде син! Түземлелек, пөхтәлек эталоны булырлык җан ияләре!

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

– Быел корт өеннән чыгару соңракка калынды шул. Көннәр салкын торгач, узган елга караганда, бер атнага соңрак чыгардык, эчләре тулган иде. Чыгуга, тагын җылы кояшлы көннәр булмый торды, 1-2 көн умарта өендә торырга туры килде. Аннары ике көннән кояш чыккач, бөтен кар өстен тутырып, олы йомышларын үтәделәр, менә шуннан хәл кереп китте аларга.

Җылы кыш бик файдага булмады инде. Аларга суык булмасын дип, суык кышка әзерләдек, кырыйларына да, өсләренә дә җылы маталар куйган идек. Кыш җылы булгач, эссерәк, тынчурак булган, күрәсең, эч китү, нозематоз дигән чир шул җылы кышныкыдыр дип фаразладык. Нозематозга каршы дару алып, шуны болгатып бирдек, хәзер тернәкләнделәр. Талга очалар менә, акациягә очарга җыеналар. Май балы булырмы – нәрсә күрсәтер, һава торышына карый инде, - дип уртаклашты Тукай районыннан һәвәскәр умартачылар Кифая һәм Фәрит Гаттаровалар.

Динара Вафина сүзләреннән дә бал кортларының бик чиста бөҗәк булуларын аңлап була.

– Кече йомышын гына шунда бер почмакта үтәп килергә мөмкин алар. Язга кадәр өч ай диярлек түзеп яталар. Аларның инде шулкадәр терәлгән була, урамга чыгуга йомышларын башкаралар. Яз вакытында килмәсә, без боларны тоткарлыйбыз булып чыга. Алар чирләп, тычкаклап, үлеп тә китәргә мөмкин.

Аларны ныгыту, чыныктыру өчен, витаминнар бирәбез, серкәләрен дә ашатабыз. Язын ояларын чистартабыз, йод белән эшкәртәбез, микроблар калмасын дип, яндырып та алабыз. Ояның аслары салдырыла, бөтенесен шулай җайладык. Умартаны борчымыйча гына, шкаф тармасын салдырган кебек, ояны астан салдырабыз, бөтен пычрагын кырып алабыз, яндырабыз, йод сылыйбыз, аннары кире кидертеп куябыз. Профилактика кирәк, һичшиксез, - диде.

Динара Вафина әйтүенчә, кыштан соң болай да таушалган организмга ширбәт бирмәү хәерлерәк. Сыек ширбәт кортларның эче китә башлауга да сәбәпче була алуын искәртте.

– Кемдер бал запасы калдырмый, без һәр умарталыкка 150 литр тирәсе калдырырга тырышабыз. Дару белән бутарга барыбер бал кирәк. Икенчедән, шикәрнең бәясе балдан да кыйммәтрәк. Шикәр биргән юк, үз баллары үзләренә җитә, - ди ул.

«Бу салкыннар белән май балы булмый»

Әле бу сезонда бал булу-булмавын фаразлау иртәрәк булса да, май ае әллә ни бал уңышы белән куандырмас ахрысы дип нәтиҗә ясарга була икән.

– Бу салкыннар белән май балы булмый да булмый инде. Я яңгыр, я кар, я салкын, әле кар явып кына үтте. Май балын алу, гомумән, бик авыр. Биш ел эчендә былтыр беренче тапкыр май балы булды, анысы да көчле умарталардан гына, уртача хәлдәге умарталар май балына көч җыя алмады. Былтыр яз иртә килде, һава торышы да шәп булды.

Май балы бик кыйммәтле санала, аның литрын 1 мең сумнан саталар хәтта. Ә, гомумән, балның бәясе ун ел буе бертөсле тора, үзгәрми. Артса, умартачылар өчен әйбәт булыр иде, чөнки агач, тимер, ягулык та кыйммәтләнде. Умарта пакетлары бәяләре дә артты, кемнәрнең ана кортлары чыкмаган икән, алар яңадан сатып ала дигән сүз. Корт пакеты узган елда 3,5 мең булса, быел 4-4,5 мең сум. Әле рамасы, кәрәзе кирәк. Бал бәясе артырга тиеш инде.

«Татарстан балы» брендын юкка чыгарып киләләр, ләкин киләчәктә татар балы дигән брендны яңартырга исәп бар. Безнең Татарстан балы кайбер төбәкләргә караганда да әйбәтрәк әле. Кызганыч, умартачылар да кими бит хәзер. Мин белгән умартачылар умартачылык эшеннән баш тартты, чөнки анализлар ясау, ярминкәгә чыгар өчен акча кирәк. Басуларны агулау аркасында да баш тарталар. Алар белән ачуланышуның мәгънәсе юк, килешеп кенә эшләп була. Аграрийлар, басуларны агулау алдыннан өч көн алдан безне кисәтергә тиеш, ул очракта без умартаны икенче җиргә күчереп торабыз. Өч километр радиус булу шарт, кортлар очып барып җитә алмаслык булырга тиеш, - дип сөйләде Динара Вафина.

«Яфрак балы кортларда эч китү авыруын китереп чыгарды»

Башкортстанда март аенда илкүләм бәйгедә юкә балы белән җиңеп чыккан Тәтеш районы Кече Әтрәч районы умартачысы Фирдинат Вафин кортлары җир астында махсус подвалда кышлый икән. Җир астында ясалган корт өендә һава температурасы бертөрлерәк булгач, кортларга кыш чыгу уңайрак, дип саный ул.

 

Фото: © Фирдинат Вафиннның шәхси архивыннан

– Авыртулар күпмедер бар инде ул. Варроатоз дигән чир, мәсәлән, шундый зәһәр бет бар, аны бетерү мөмкин түгел, сан ягыннан киметергә генә мөмкин. Көздән дәвалыйсың, яз көне дә күпмедер дәрәҗәдә чыга ул. Шул беткә каршы оя эченә куеп калдыра торган дару да, төтен рәвешендә бирә торганы да бар. Язын эфир майларын чүпрәккә сеңдереп, рамнар өстенә дә куям. Күбрәк пихта маен кулланам.

Эч китү авыруы бар. «Падевый бал» дигән төшенчә бар. Аны яфрак балы дип тә атыйлар. Европада ул иң кыйммәтле бал исәпләнә. Урманда яшәүче бөҗәкләр сыекча бүлеп чыгара, яфракта калган шул ябышкак сыекчага кортлар алданып, бал дип җыялар. Ул чын бал белән кушылып китәргә мөмкин, аны кышка кертергә ярамый. Ояда булган балдан 4 проценттан күбрәге «падевый бал» булса, кортларга кышлау өчен куркыныч дип исәпләнә. Ул кеше өчен файдалы булса да, умарта кортларына бик үк туры килеп бетми. Былтыр җәй кызу, коры булу сәбәпле, шул бал эләкте, быел шуңа эч китү, башка елларга караганда, күбрәк күзәтелә. Башка умартачылар белән дә сөйләшәбез, алар да шул фикердә.

Гомумән, республикада эч китү быел, башка еллар белән чагыштырганда, күбрәк. Бигрәк тә урманга якын торган кешеләрдә. Чүпрәлене алсак, анда урманнар өч процент кына, анда ул хәл юк, минеке меңләгән гектар урман эчендә, бездә ул проблема зур, - ди умартачы.

Кышка шикәр бирми, бал запасы белән эшләргә тырышса да, ике ел элек ширбәт бирергә туры килгәнен әйтте.

– Язын алмагач, чия, өрәңгеләр чәчәк ата, шул вакытта яхшы гына бал җыеп алалар, бал икмәге дибез инде, аннары күпмедер вакыт табигатьтә бал булмый, төп бал җыю вакыты башланганчы шундый өзеклек туа. Ояда личинкалар күп булгач, көнгә 200 граммга кадәр бал сарыф ителә. Бер кило бал биш көндә бетәргә мөмкин. Ике ел элек шулай бал бетте, ширбәт бирмәгән булсам, кортлар ачтан үлә иде, шуңа бал запасы белән эшләргә тырышам.

Шикәр дигәнен дә кеше дөрес аңламаска мөмкин. Кайберәүләр бал ясар өчен шикәр бирә дип уйлый, ә шикәрне әрем, сарымсак, борыч кушып, дәва йөзеннән дә бирәсең бит. Үзләренә ашарга дигән рамнар аста була, ә бал җыярга өскә буш рамнар куясың.

Быел бар булырмы-юкмы – бер Аллаһ кулында. Мондый һава торышы кортлар өчен әйбәт түгел, чөнки үсеш ала алмыйлар. Корт бит инде ул бал җыя торган вакытка көчле оя булып җитлегергә тиеш. 4-5 көннән җылыта башлап, ике атна җылы торса, май балы булырга мөмкин, ләкин алда нинди һава торышы көтәсен белеп булмый. Май балы ел да булмый, үткән елда беренче тапкыр аерттым, аны көчле оялар гына җыя ала, - диде.

Филант – «бал корты бүресе»

Умартачылыгы урманда булгач, Фирдинат Вафинның да бал кортларын шөпшә талый икән. Фәнни атамасы – филант, халыкта аны «бал корты бүресе» дип атыйлар. Ул умарта кортыннан берничә мәртәбә зуррак, шундый бер шөпшә көненә 25 ләп умарта кортын үтерергә сәләтле. Мондый дошманга каршы Фирдинат Вафин да кул кушырып утырмый, җаен тапкан: суга чүпрә, шикәр салып, шешә элеп куя да икән, ул шунда әчеп тора, кортлар керми, теге шөпшәләр шунда кереп чума. 

Фирдинат Вафин да быел бал бәясе артуына өметләнә. Бал бәясе ун ел үзгәрешсез булып, былтыр нибары 100 сумга гына арттырганын әйтте.

– Бар ул өч литрын 1 меңгә сатучылар да, бәлки, алар үз балын шулай түбән бәяли һәм шулай арзанга сатарга хакы бар, ләкин мин үз балымны алай түбән бәяләмим. 1 кг кәнфит күпме торганын аңлатып карале син кешегә! Мин бүген бал чын мәгънәсендә бәяләнмәгән дип уйлыйм. Бал бит ул чәчкәләрдән миллиграммнар белән җыелган. Аның бәясе 400 сум, ә кәнфитләр тагы да кыйммәтрәк, - дип чагыштыру китерде.

 

Фото: © Фирдинат Вафинның шәхси архивыннан

«Быел бал бәясе артачак»

«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин балның файдасын үз сәламәтлегендә тойган.

– Өстәлдән бал төшкәне юк. Яңа аерткан, хуш исле балны гел ашыйсы килеп тора бит аны. Болай башка вакытта төнгә бал белән бер чокыр чәй эчсәң, яңа аертканы белән биш чокыр эчәсең. Иммунитетны да ныгыта ул. Умарта белән ун ел шөгыльләнәм, шуннан бирле чирләми башладым, аңарчы аякларым шешә, авырта иде. Кышын икешәр тапкыр салкын тиеп авырый идем, бронхит интектерде, хәзер, Аллаһка шөкер, ул нәрсәне дә оныттым.

Умарта корты продукциясенең барысы да файдалы. Хәзер өстәл кәнфит белән тулган, әле 70-80 елларда кәнфитләре дә натураль иде, хәзер бөтенесе химия, нәрсә генә салып бетермиләр – төсе, тәме... Пироглар пешерәләр, бөтенесендә завод эчлекләре, ашарлык әйбере дә юк аның, кеше нәрсәгә ашый икән дип тә куясың... Бал ул сәламәтлеккә файдалы, кәнфит белән чагыштырганда, кыйбат та түгел бит әле.

Балның булмыйча калганы юк анысы, май балы булырмы-юкмы дигән шик туа, булмаска да мөмкин ул, май салкын тора бит. Урыны-урыны белән булса гына, әле күп җирдә яңгыр да, салкын – шундый бит һава. Кортларны карап та булмый әле, оядан чыкмыйлар да, аларга очар өчен җылы, кояш кирәк, - диде.

Шәүкәт Хәйруллин сүзләренчә, кортларны авырудан саклар өчен, язга таба химия кертергә ярамый, чөнки балга эләгергә мөмкин. Нигездә, дәвалау көз көне кышка керткәндә бара, диде. Әгәр яз дәвалау кирәк икән, экологик чиста дарулар гына куллаыла – әрем, сарымсак, төрле эфир майлары.

– Кышка кергәндә генә ширбәт ашатып алабыз, яз көне бал ашатырга тырышабыз. Көздән калган, ашалмаган, искергән баллар кала бит, шуларны сыегайтып бирәбез, - ди ул.

Кортларның исән-сау кышлап чыгуы да бәхет эше. Кайчак тәҗрибәле умартачыларның да кортлары күпләп үлүе ихтимал икән. Шәүкәт Хәйруллин бал кортлары исән-сау кышласын өчен вентиляция мөһимлеген әйтте.

– Торба эчендә, агач тартмаларда кышлаган кортлар да бар. Алар бит бер түмгәккә җыелалар да, шулай җылы тоталар. Иң мөһиме – дөрес вентиляциядән тора, артык җылыту да ярамый. Алар тирләп, киресенчә, зыян китерергә мөмкин. Вентиляция дөрес оештырылса, салкыннан курыкмый алар.

Омшанникка 0, +2,+3 градус җылылык куелса, анда балга да экономия була, балны әзрәк ашыйлар. Умарта кортын башка хайваннар белән чагыштырып булмый. Осталык, белем, тәҗрибә кирәк аны карарга. Кайбер кеше кызыгып, җиңел генә баеп китмәкче була да, аннары «миңа туры килми икән» дип, бер елдан саталар. Мал караган кебек кенә карап булмый аны – һәр эшне вакытында эшләргә кирәк. Көз көне вакытында дәваламады икән, үлә ул, язын вакытында карамады икән, очып чыгып китә, - дип искәртте.

«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе фикеренчә, быел бал кыйммәтләнәчәк, чөнки оялары, рамнары, балавызы да кыйммәтләнгән. Кемгәдер ана кортларын да алмаштырырга кирәк.

– Аның бәясен күтәрмәсәң, бөтенләй бетерергә генә кирәк, чөнки  чыгымнары да күп. Ә кеше бит инде табышка эшләргә тырыша. Шуңа күрә кемнәрнең мөмкинлеге бар, әлегә былтыргы бәяләр белән бал сатыла. Уфада бренд бар, шуңа алар 2500 сумга сата, ә без – 1500 сумга. Халыкка җиткерергә кирәк – Татарстан балы начар түгел! – диде Шәүкәт Хәйруллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100