Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Умарта кортларына бал ник кирәк һәм аның кешегә нинди зыяны бар?

Чәчәктән җыйган нектар умарта кортының ашказанында балга әверелә.

news_top_970_100
Умарта кортларына бал ник кирәк һәм аның кешегә нинди зыяны бар?
Салават Камалетдинов

Кешеләр балны гомер-гомердән куллана. Мисыр фараоннарының торакларында да бал калдыклары табылган. Умарта кортлары балны чәчәк нектарыннан ясый. Нектар бал кортының ашказанында ферментлаша, аннары 7-10 көн эчендә кәрәздә формалашып бетә. Шулай итеп консервлана һәм кышны көтә. Кышын кортлар балны ашый. Шуңа күрә яхшы умартачылар балны умартадан алып бетерми. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Умарта кортлары нектарны гына түгел, чәчәк серкәсен дә җыеп куя. Ул перга дип атала.

Ләкин бал кеше өчен һәрчакта да файдалы түгел. Аннан аллергиклар зыян күрергә мөмкин. Бик күп кеше чәчәк серкәсенә дә аллергиядән интегә. Икенчедән, кортлар балны агулы үләннәрдән дә җыя. Кортлар үзләре моннан зыян күрми, ә кешегә куркыныч булуы ихтимал. Агулы үләннән җыелган бал сару кайнау, йокымсырау китереп чыгарырга мөмкин. Ләкин артык куркырга кирәкми. Безнең якларда агулы нектар бик сирәк очрый, умарта кортларының алардан бал җыю ихтималы бик аз, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100