Балның файдасы нидә һәм аны Татарстанда ничек җитештерәләр?
Кеше сәламәтлеге өчен тулы бер витаминнар һәм микроэлементлар хәзинәсенә дә ия булган продуктлар бар.
Аларның иң татлысы — балдыр, мөгаен. Әлбәттә инде, ул безнеке, Татарстанныкы. Бу уникаль продуктны җитештерүче фермерларның берсе — Лаеш районыннан Гафур Зарипов. Фермер заявкасы буенча ел саен Мәскәү өлкәсендә биохимилабораториядә ясала торган биохимик анализ фермер хуҗалыгының иң төп продукциясенең югары сыйфатлы булуын күрсәтә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гафур Зарипов урманда зур умартачылык тота. Анда 300 баш умарта бар. Зарипов бал, балавыз (прополис), чыршын (перга), кәрәз (воск), умарта пакетлары җитештерә.
Зариповларның умарталыгы — гаилә эше. Аны Гафурның бабасының бабасы Мәҗит бабай башлап җибәргән. Аңа кадәр Кече Елга авылында умартачылык белән беркем дә шөгыльләнмәгән. Менә шуннан соң тотыналар инде. Хәзер Гафур үзе генә түгел, аның өч абый-энесе дә умартачылык белән шөгыльләнә: Гафур — бизнес өчен булса, туганнары — күңел өчен, диелә хәбәрдә.
Киңәшләр сайтында балның файдасы һәм зыяны турында язылган.
Файдасы:
- аппетитны арттыра, ашкайнату эшчәнлеген көйли;
- матдәләр алмашын һәм кан составын яхшырта;
- микрофлораны яхшырта;
- йокыны көйли;
- йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итә;
- нервыланганда тынычландыра;
- калкансыман биз эшчәнлегенә файдалы;
- табигый антибиотик, ялкынсынуга каршы тора;
- зарарсызландыра, тукымаларны яңарта;
- көч бирә һ.б.
Бал бактериягә, гөмбәчекләргә һәм вируска каршы тору чарасы буларак та кулланыла, ул кешенең энергетика дәрәҗәсен, яшәү тонусын арттыра. Салкын тигәндә төнгә каршы бер чәй кашыгы бал белән бер стакан кайнар сөт эчсәгез, файдасын күрерсез, диелә хәбәрдә.
Зыяны:
- аллергия булырга мөмкин;
- шикәр авыруы, ашказаны җәрәхәте булганда ашамый тору хәерле;
- үт куыгында һәм үт юлларында таш булса зыянлы;
- 40 градустан артык температурага кадәр җылытылган бал организм өчен зыянлы.