Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Улына кияүгә чыгып, соңыннан аерылган Айсылу Чижевская-Мингалим яңа яшь егет тапкан

news_top_970_100

Шоумен, «Дом-2» катнашучысы Гоген Солнцев җырчы Айсылу Чижевская-Мингалим белән яши башлаган. Үзенең шәхси блогында ул күп санлы имеш-мимешләргә сәбәп булган артистка белән фотография бастырган.

Исегезгә төшерәбез, Айсылу Чижевская-Мингалим 53 яшендә уллыкка алган егеткә кияүгә чыгып, соңыннан аерылды, һәм бу вакыйгалар җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Айсылу үзенә шуның белән шактый пиар ясады һәм танылды.

Хәзер Айсылуның яңа мәхәббәте бар – Гоген Солнцев. Егет, Айсылу Чижевская белән вакыт үткәрүен күрсәтеп, фотолар куя башлаган.

@solntcev

Фотография астында назлы юллама да бар. «Кадерлем, тормышымның бик катлаулы чорында янымда булуың һәм ярдәм итүең өчен рәхмәт. Сиңа чиксез рәхмәтлемен. Авырлыклар аша бергә генә үтәрбез», – дип язган ул.

Ләкин башкасы гаҗәп. Әле 1 ел элек Солнцев ток-шоу вакытында Айсылуны «әдәпсез кеше» дип атаган булган, чөнки ул уллыкка алган баласы Даниилга кияүгә чыккан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100