Рәсимә көндәгечә иртәнге алтыда йокысыннан торды. Сызгырып кайнаган чәйнеге белән сөйләшеп алды. Чәйнек сызгырып кайнаса кунак көт, дия иде әнисе. Атна уртасында бер килер кешесе дә юк. Атна азагында шәһәрдәге улы кайтса гына. Чәйнеге белән сөйләшә-сөйләшә йөргәндә ишегалдындагы этенең дуамалланып өргәненә сискәнеп куйды. Күрше-күлән, танышлары кергәндә аның кадәр үк өрми Джек. Ни булыр бу, дип, тәрәзәгә йөгерде хатын.
Ишегалдында кар өстеннән эз ясап, таптап кына салынган тар сукмактан бала җитәкләп кереп килүче ят хатынны күреп алды. Чит-ят кеше усал эттән керә алмый торган иде, бу нинди батыр хатын икән, дип уйлап та куйды әле Рәсимә. Башына яулыгын да ябарга өлгермәде, ишекне кактылар. Урамда җил, салкын булганлыктан, ишек төбендәге кешеләр көтеп тормасын дип, тизрәк ишекне ачты хуҗабикә.
Бер дә күргән кешеләре түгел. Ап-ак чәчләре белән басып тормас бит инде ят кешеләр алдында. Исәнләшкәнче үк, тиз генә йокы бүлмәсенә яулык алырга керде. Яулыгын тотып чыгуга, башы әйләнеп, стенага сөялгәнен сизми дә калды хатын. Ишек бусагасында кечкенә улы Ришаты басып тора иде. Болай да күтәрелеп уйнаклаган кан басымы тагын күтәрелеп, күземә күренә ахрысы бу бала, дип уйлады. Шулай булмаса, бу дөньяда юк кеше каршыңа килә алмый бит инде. Аңым китеп барамы әллә соң дип, беләгенең иң йомшак урынын каты гына чеметеп карады.
Күргәненнән айный алмый балага текәлеп карады да калды хатын. Сүз дәшәр хәле дә юк. «Он ваш внук», – ди сары чәчле хатын, русчалатып. Сүз дәшәр хәл юк. Баланы барып кочаклады Рәсимә, тыела алмый елады да елады. Әле кайчан гына, кайчан гына үз улы – Ришаты шушы малай яшендә иде. Бияләе бозга әйләнгәнче тау шуып керер иде дә, «әни, итекне салдыр» дип, ишек төбенә сузылып ятыр иде. Керфекләренә кадәр бәсләнә иде бәгырькәенең. Үзе сала алса да, әнисенә иркәләнәсе килгәндер инде, итекләрен салдырта иде. Әтисе, үзем салдырыйм, дисә дә, юк, син авырттырасың – аякны тартасың, дип киреләнә. Әнисе кочаклый-кочаклый, сөйләштерә-сөйләштерә салдыра шул. Итек кенә түгел, бүрек, пәлтәсе, болан рәсемле калын свитеры да әнисе салдырганны көтә.
Беренче тапкыр гына күрсә дә ят итмәде Рәсимә баланы. Кайчан да булса бер килеп чыгасын көткән иде ул аның. Әмма, нәкъ шундый кыяфәттә, малае кебек булыр, дип уйламады. Елый-елый, малайның өс киемнәрен салдырды. Йөгереп кереп, йокы бүлмәсендәге чемоданнан боланлы свитерны эзләп тапты. Тап-таман, аңа үлчәп бәйләнгән диярсең. 15 яшендә аның улы гәүдәгә зуррак иде, бу бала яшенә күрә ябык, чандыр. Кунак малай свитер эченә керде дә чумды. Куллары да җиң очына кереп качты. Малайга кызык иде, кете-кете көлде. Кичтән калган ашны кайнарлады Рәсимә, чәй куйды, бар булган сыен чыгарды. И-и, улым кайтты бит, дип шаккатып, йөгерә-йөгерә йөрде ана.
Рус хатыны Надя сөйли дә сөйли. Балага исемне улы әйткән булган. Саулык бетте, бәлки, бу баланы мин күрә дә алмам, малай туса, исемен Раил куш, тугры дустым истәлегенә, дигән. Кыз булса – Алия. Надя тыңлаган улын. Яраткандыр. Яратмаса, шундый кыен чакларында авырга узып, баласын тапмас, Рәсимәне эзләп килмәс иде.
Улын, урлашуда гаепләп, 4 елга утыртканнар иде Рәсимәнең. Чыкканда, бер дусты каршы алган, үзләренә кунакка алып кайткан. Менә шунда Надя белән танышканнар. Улы иреккә чыгуына бик сөенгән булганмы, язмыштырмы: шул бер атна эчендә никах укытып, кыз белән бергә булганнар. Туасы җан булгандыр инде. Надя рус милләтеннән булса да, никахка риза булган. Ришат, башта әни янына үзем генә кайтып күреним, дип, үзе генә кайтырга булган. Рус кызы белән никахлашканга ачуланыр, дип уйлаган, бераздан үзе әйтте малае. Ике улына да «татар кызларына гына өйләнегез, мин русча сөйләшә белмим» дип, гел әйтә иде ул, уенын-чынып бергә кушып.
Ришат кайтуга, климат алмашыну килешмиме, әллә тегендә саулыгы какшаган, башы авыртып, больницага керә. Ярты ел дигәндә китеп тә бара.
Больницага хәл белергә килгәч, берсендә, «әни, бәлки, минем балам туар кайдадыр, менә шушы адрес буенча барып кайт әле» дип, газет кырыена язылган адресны күрсәтте ул әнисенә. Ертып алып сумкасына тыкты хатын. Ул вакытта каядыр тумаган баланы уйлап торасыңмени. Үз балаң авырып ятканда. Надя исемле кыз белән таныштым, бик әйбәт кыз ул, дип сөйли иде кайткач та. Һаман да шул «үз милләтебез кирәк» дип әйтеп килгәч куркып калганмы, шул вакытта ук «алып кайт Надяны» диясе калган да бит. Сызлануларым бераз булса да басылгач китәм, дип йөрде ул кыз янына. Бер уена да каршы килмәде Рәсимә ул чакта. Исән генә, сау гына булсын, кайда яшәсә дә, «бар» дип торасың бит әле аны.
Әле ул чакта да бәхетле булган ана. Кайта, дип көткән. Хәзер кайтыр өмете дә юк. Шундый сагыну-юксынулар белән, сагындым улымны, дип елый-елый гомере узып бара. Ашаган ризыгының тәмен, тормышының ямен югалтты.
Улын озатып бер ел чамасы узгач, хәтергә килә башлады аның әйткәннәре. Каядыр балам булырга мөмкин, дигәне, Надя исемле кыз турында сөйләгәне. Тик каян эзли аны авыл хатыны. Теге вакытта биргән газет ертыгын да кая куйганын белми. Аннары, әгәр дә минем улымнан баласы булса, ул хатын үзе дә эзләп таба ала бит. Ришат үзе килмәгәч, баласы туса, баласының атасын эзләп килергә тиештер бит инде ул. Авыл – шәһәр түгел, эзләп табарга җайлырак.
Ничә еллар узгач, менә могҗиза булды Рәсимәнең тормышында. Улының дәвамчысы кайтып керде. Надя икенче ир белән яши булып чыкты. Малайны авырдан тапкан, озак кына больницада дәваланып йөргән. Якыннарын югалткан. Ришатның юклыгын икенче бер дустыннан ишеткән. Кабат кияүгә чыккан, аннан 2 баласы бар. «Ришат гел төшемә керә, шуңа күрә Раилне алып кайтырга уйладым», – ди.
Рәсимә хәзер бөтенләй икенче мәшәкатьләр белән яши. Кече улларына климат килешми икән, Надя гаиләсе белән авылга күченеп кайтты. Ирле-хатынлы икесе дә фермага эшкә урнашты. Раил каникулларын Рәсимә әбисендә үткәрә. Надяның яңа ирдәге 2 баласын да үз итте хатын. Тагын бер улы – Ришатның абыйсы да бар. Алар белән дә туганлашып йөрешәләр.
Рәсимә әбисе, Раил килгәндә, олы улының балаларын да чакыра. Бәлеш сала, мунча яга. Раил дә туганнары барын тоеп үссен, ди. Олы улы да бик ярата, гел энекәш кебек сөйләшүләре үк, дия. «Йортыңа ия булыр өчен килгән ул хатын, ник ияләндерәсең», – дип әйтүчеләр дә бар. «Картлык көнемә калган бәхетемдер алар, бәлкем. Үз улымның баласы бит. Йорт барыбер кала, теге дөньяга алып китеп булмый», – ди алай уйлаучыларга. «Кыяфәткә охшар ул, ДНК ясат, төгәл синең улыңмы икән, тикшерт. Икенче улыңда да балалар бар бит, йортың аларга калыр», – дип, әрнегән ярасына тагын да тоз салучылар да юк түгел. Шул баланың йөрәген яралап ДНК ясатып йөрсенме инде бу яшендә. Ничек ышанмаска, ди. Сөйләшүе, йөреше, кыяфәте – бөтенләе белән Ришат улы.
Аннары олы улы да каршы түгел йортны Раилгә яздыруга. Аның үзенең балалары – кызлар. Үзәкләре өзелеп елаган көннәре күп булды. «Сагындым, улым», – дип киемнәрен кочаклап елагач басылган кебек була иде. Ялгызы үстергән уллары бит ул Рәсимәнең. Менә, еллар узгач, улы кабат «кайтты».