«Улыбызның бу авыруын көтмәгәндә белдек»: ДРКБ табиблары баланың үпкәләрен саклап калган
Татарстанның бер районында яшәүче малайда очраклы рәвештә үпкәсендә сирәк күзәтелә торган патология ачыкланган. Барысы да гади салкын тиюдән генә башланган булган...
Гади тикшерү вакытында табиблар малайның үпкәсендә шикле үзгәрешләр – кара таплар күреп ала. Соңрак үткәрелгән компьютер томографиясе (КТ) нәтиҗәсендә аңа үпкәнең артериовеноз мальформациясе (АВМ) дигән диагноз куела. Табиблар сүзләренчә, бу кан тамырларында шактый сирәк очрый торган патология.
Бу авыру вакытында артерияләр белән веналар капиллярлар аша түгел, ә турыдан-туры тоташа. Шуңа күрә кан кислород белән тиешенчә туенмый. Нәтиҗәдә, сатурация түбән була, ә йөрәккә йөкләнеш арта.
Белешмә өчен.
- артерия – йөрәктән кан алып чыгучы кан тамыры;
- вена – канны йөрәккә кире кайтаручы кан тамыры;
- капилляр – иң вак кан тамыры.
Фото: © ДРКБ матбугат хезмәте
Республика балалар клиник хастаханәсенең рентген-хирургия диагностикасы һәм дәвалау ысуллары бүлегенең рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау буенча табиб Марат Бикмуллин «Интертат» хәбәрчесенә баланың үпкәләрен ничек итеп саклап калганнарын сөйләде.
Авыру шулкадәр җитди булган ки, хәтта үпкә күчереп утырту куркынычы да янаган. Дәвалау үткәрелмәгән очракта, авыру көчәеп, ахыр чиктә сулыш һәм йөрәк җитешсезлегенә китерергә мөмкин булган. Дөрес, мондый очракларда классик операция дә үткәрелә, тик ул вакытта үпкәнең шактый зур өлешен кисеп алулары ихтимал. Әмма бу балада кан тамырлары эшчәнлегендә тайпылышлар шулкадәр күп булып, ике үпкәгә дә таралганлыктан, үпкәнең зарарланган өлешен кисеп алу мөмкинлеге дә шик астында булган. Ә бу исә үпкә күчереп утырту ихтималы турында сөйли. Боларны булдырмау өчен ДРКБның рентгенэндоваскуляр хирурглары исә башка юл тәкъдим итә – эндоваскуляр эмболизация.
Бу баланы ДРКБның кардиохирургия бүлегенә салдылар. Бездә мондый пациентларны дәвалау һәрвакыт команда белән алып барыла. Кардиохирурглар, кардиологлар һәм рентгенэндоваскуляр хирурглар бергәләп киңәшләшеп, баланы эндоваскуляр ысул белән дәваларга дигән карар кабул иттек. Менә шулай җиде операция үткәрдек, – дип сөйләде Марат Бикмуллин.
Фото: © ДРКБ матбугат хезмәте
«Бер уйламаганда кинәт хастаханәгә бару безнең тормышны тамырдан үзгәртте»
Дүрт ел элек, авырый башлаганда, 12 яшьлек бала булган, ә бүген инде үсмер егетнең әтисе улының авырый башлаган елларын искә алып, бүген гадәти тормышта яшәү мөмкинлеге өчен табибларга рәхмәт сүзләрен белдерде.
Улыбызның авыруы турында бөтенләй көтмәгәндә белдек. Барысы да гадәти салкын тиюдән башланды: аның температурасы күтәрелде, һәм мин, күңелгә дә тынычрак булыр дип, баланы ДРКБның кабул итү бүлегенә алып киттем. Тикшерү вакытында табиблар сатурациясен үлчәделәр һәм кандагы кислород дәрәҗәсенең нормадан күпкә түбән булуын ачыкладылар. Бу аларны сагайтты, билгеле, һәм өстәмә тикшерүләр үткәрергә булдылар.
Озакламый моның гади салкын тиюдән өзлегү генә булмавы ачыкланды. Улыбызда әнисе ягыннан күчкән нәселдән килгән генетик авыру табылды. Моңа кадәр ул берничек тә үзен сиздермәгән булган. Менә шулай бер уйламаганда кинәт хастаханәгә бару безнең тормышны тамырдан үзгәртте. Табиблар әйтүенчә, улыбыз үпкә күчереп утыртуга мохтаҗ пациентлар исемлегенә керергә бик мөмкин иде.
Ләкин рентгенхирурглар безгә башка юл – эндоваскуляр дәвалау ысулын тәкъдим иттеләр. Без бу мөмкинлек белән ризалаштык. Дәвалау берничә елга сузылды: елга якынча бер тапкыр табиблар эндоваскуляр операция үткәреп, бер-ике патологик кан тамырын яптылар. Мондый этаплап дәвалау яңа мальформацияләр барлыкка килү куркынычын киметү өчен кирәк иде. Барлыгы улыбызга җиде эндоваскуляр операция ясалды.
Табибларга, хирургларга һәм, гомумән, бөтен медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алар – чын мәгънәсендә безнең заман геройлары!
Марат Фәрит улы – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән хирург, алтын куллы, киң күңелле табиб. Тимурны коткару юлында куйган һәр адымы, башкарган хезмәте өчен аңа чиксез рәхмәтлемен.
Кардиохирургия бүлегенең бөтен коллективы – шәфкать туташларыннан алып табибларга кадәр – искиткеч игелекле, ярдәмчел һәм җылы күңелле кешеләр. Алар көнне-төнгә ялгап сабыйларга һәм балаларга ярдәм итәләр, аларга өмет һәм яшәү мөмкинлеге бүләк итәләр.
Шулай ук Тимофей Лысенкога (кардиохирург – ИТ. иск.) да аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аның хезмәте, кайгыртуы һәм ярдәме бәяләп бетергесез. Ул бүгенгә кадәр безнең белән элемтәдә тора. Тимур белән алар чын дусларга әверелделәр, һәм бу безнең өчен бик кадерле.
Балалар сәламәтлеге өчен көн саен армый-талмый хезмәт куючы барлык табибларга зур рәхмәт! Тимур чыннан да «үзенчәлекле» бала, һәм янәшәсендә шундый кешеләр булганда, аның киләчәге яхшы булачагына без чын күңелдән ышанабыз, – дип уртаклашты баланың әтисе.
«Кан тамырларының тумыштан бозылуы бу»
Табиб Марат Бикмуллин 2022 елда ук башланган дәвалауның озакка сузылу сәбәбен дә аңлатты. Ел саен табиблар бер яки ике патологияле кан тамырын ябып торган. Берьюлы артык күп тамырын томалау кан тамырлары тоташуында (яңа мальформацияләр) яңа патологияләр барлыкка килүгә яки булганнарының киңәюенә сәбәп булырга мөмкин икән.
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Баланың сатурациясе, ягъни кандагы кислород дәрәҗәсе түбән булган. Табиб сүзләренчә, коронавирус михнәтләрен кичкән кешеләргә бу күрсәткеч яхшы таныш. Билгеле булганча, ковид вакытында һәрвакыт бармакка җайланма кидереп, кислород күрсәткечен үлчәп тордылар.
Бу – кан тамыры аша үткәрелә торган кечкенә генә кисемле операция. Зур кисемнәр ясалмый, бары тик кечкенә генә тишем аша махсус нечкә кораллар кертелә. Алар ярдәмендә кирәкле кан тамырына барып җитәбез дә, анда микроспиральләр яки окклюдерлар урнаштырабыз. Бу очракта без спиральләр кулландык. Барлык процедуралар да рентген күзәтүе астында үткәрелде. Бу эшне бер генә тапкыр башкару җитмәде – балага якынча җиде-сигез операция ясалды.
Бу ысулның өстенлеге шунда: ул ачык операциядән коткара һәм балага үз үпкәсе белән яшәргә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде табиб.
Ләкин, аның сүзләренчә, теманы ябык дип әйтеп булмый, бу тайпылышлар кабат әйләнеп кайтырга мөмкин. Хәзер күп авыруларны коронавирус белән бәйләсәләр дә, бу очрак аңа кагылмый.
– Кан тамырларының тумыштан бозылуы бу. Нормаль очракта кан артериядән капиллярларга, аннары венага күчә. Ә монда артерия белән вена капиллярларны урап үтеп, турыдан-туры тоташа. Шуның нәтиҗәсендә организмга кислород җитми, йөрәккә йөкләнеш арта. Әгәр бу COVID-19 нәтиҗәсе булса, андый пациентлар бик күп булыр иде. Коронавирустан соң балаларда чыннан да коронар кан тамырлары белән бәйле өзлегүләр очрады анысы. Үпкәнең артериовеноз мальформациясе – бик сирәк очрый торган патология. Безнең тәҗрибәдә 30 елдан артык вакыт эчендә мондый диагнозлы нибары ике бала булды: үпкәсенең ике ягы зарарланган бер кыз һәм бу малай, – диде Марат Бикмуллин.
Табибларга бу операцияләр вакытында хафаланырлык җирлек тә күп булган. Кан тамыры эчендә, йөрәк һәм үпкә тирәсендә эшләгәндә җаваплылык бик зур булуын ассызыклады хирург. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, ачык операциядә кардиохирург кебек канны кул белән туктатып булмый. Шуңа күрә һәр адым алдан җентекләп планлаштырыла, ди Марат Бикмуллин.
Бәхеткә, бу балада операцияләрдән соң бернинди җитди өзлегүләр булмаган. Шулай да табиблар күз уңыннан ычкынырга әле иртәрәк. Аңа билгеле бер вакыт үткән саен контраст матдә белән компьютер томографиясе үтеп торырга кирәк булачак. Кардиохирург һәм кардиолог күзәтүендә булу зарури.
Табиб соңгы ике елда бүлектә баланы күрмәвен әйтте. Бу исә баланың хәле тотрыклы булуына өмет бирә.
Бүгенге көндә Тимурның гомеренә куркыныч янамый. «Әгәр сатурация дәрәҗәсе җитәрлек булып, физик йөкләнеш вакытында тын кысылу яки хәлсезлек күзәтелмәсә, балага физик активлык буенча махсус чикләүләр юк», – дип белдерде табиб.