Рүзәл – бердәнбер балабыз. Без аны «соңарыбрак» алып кайттык. Ирем белән икебез дә табиблар. Безнең һөнәр кешеләре бик озак еллар укый. Укып чыгып эшкә урнашкач, белгеч буларак өлгерергә, ныгырга тырыша. Аннары, медиклар тиз генә юньләп акча да эшли башлый алмый. Безнең юл шундый катлаулы инде...
Ирем белән университетта укыганда таныштык. Бик озак йөрергә туры килде өйләнешкщнче. Ирем уку йортын алданрак бетерде. Өч тиенгә эшләп йөри башлады. Безнең бәхет минем әтидән булды, Аллаһка шөкер. Ул ярдәм итмәсә, өйләнешә алыр идекме икән берзаман, юкмы. Әти гомере буе бик яхшы эштә эшләде. Безнең гаилә бик мул тормышта яшәде. Әни, кияүгә чыккан көненнән бирле, бер генә көн дә эшләмәде. Сеңлем белән икебезне иркәләп үстерделәр. Кыз балалар булганга да шулай булгандыр инде, бәлки. Әти безне иң яхшы киемнәр кидертеп, иң тәмле ризыклар ашатып, иң яхшы урыннарда укытып үстерде. Без кечкенә чакта ук чит илләрдә булган, дөнья күргән кешеләр булдык. Әти кечкенәдән безнең киләчәк турында кайгыртты. Яхшы белем алсыннар, әйбәт эшләргә урнашсыннар, дип тырышты. Мин укып бетергәч, фатир алып бирде. Шул вакытта әти ярдәм итмәгән булса, ирем белән кайчан гына өйләнешә алыр идек, белмим. Әти безгә туй уйнарга булышты. Өйләнештек тә, әти бүләк иткән фатирда тора башладык. Бу – безнең өчен бик зур ярдәм булды.
Үзебез ярыйсы гына акчалар эшли ала башлаганчы, бала алып кайту турында уйламадык. Шулкадәр укыганнан соң эшлисе, ниндидер нәтиҗәләргә ирешәсе килә шул. Бөтен яшьлегебезне юкка укуга багышламаган бит инде без. Шулай итеп ел арты ел үтеп китте. Әти-әниләр өзми-куймый онык сорады. Мин 30ны узган идем инде. Тәмам соңга калмыйк, дип, бәби алып кайтырга тәвәккәлләдек. Ходай безгә ир бала бирде. Әти безгә заманында яшәп китәргә ярдәм иткәнгә күрә, бүген без дә шактый мул, хәлле тормышта яшибез. Рүзәлгә бар нәрсәнең иң яхшысын бирдек. Иң яхшы киемнәр киеп, иң матур уенчыклар белән уйнап, төрле түгәрәкләргә, секцияләргә, өстәмә мәктәпләргә йөреп, музыка, әдәбият белән шөгыльләнеп, телләр өйрәнеп, иң яхшы лицейда укып, акыллы, тәрбияле, белемле егет булып үсеп җитте.
Ирем – хирург-онколог. Мин үзем – табиб-радиолог. Рүзәл дә, мәктәпне тәмамлагач, медицина юлыннан китсә яхшы булыр, дип уйлаштык. Аны мәктәптән үк аерым фәннәрдән репетиторлар яллап укыттык, олимпиадаларга йөрттек. Китаплар алып укыттык. Үзебезнең эш урыннарын күрсәтеп, кызыксындырырга тырыштык. Медицина университетына кертергә әзерләдек. Рүзәл имтиханнарын яхшы гына тапшырып, мәктәпне тәмамлады. Үзебез сайлаган уку йортына керттек. Баштарак читен булды, әлбәттә. Бу юнәлештә уку авыр. Рүзәлгә гел көч биреп, үсендереп тордык. Бирешмәскә, тырышырга, дип такмакладык. Шулай тырмаша торгач, 5 ел үтеп китә язган менә. Рүзәл быел 5 курсны тәмамлый. Тагын берне укыса, аннары ординатурага керәсе. Аннары инде улыбыз әкрен генә кардиохирургиядә үз юлын башлап җибәрәчәк, Аллаһ бирса. Әтисе белән иң зур хыялыбыз, Ходайдан бөтен сораганыбыз – улыбыз яхшы хирург булып, кешелеккә хезмәт итә алсын иде.
Кайчандыр әти безгә ярдәм иткән кебек, без дә улыбызның киләчәген җайларга тырышабыз. Машина йөртү таныклыгы алырга булыштык, укыттык. Әти алып биргән беренче фатирыбыз буш тора. Рүзәл университетны тәмамлауга анда яхшы ремонт ясарга планлаштырабыз. Бу фатир улыбызга тормыш башларга бик ярдәм итәчәк. Аннары, уңышлы гына укып бетерә алса, машина алырга булышырбыз, дип торабыз. Мөмкинлек бар икән, яшьләргә ярдәм итәргә кирәк, дип саныйм. Без, мәсәлән, әтинең ярдәмен гомергә онытмаячакбыз. Зур тормыш башлаганда аз гына ярдәм итеп җибәрүче булса да, юл җиңелрәк була бит ул.
Барысы да әйбәт кенә бара дигәндә, Рүзәл бер кыз белән аралашып китте. Кайда танышканнарын да белмим. Укуда түгелме, дип кенә сораганым булды. Юк, диде. Шунда ук кәефем кырылган иде. Элек баш-аягы белән чумып укый торган улым «очып» йөри башлады. Гыйшык-мыйшык – матур нәрсә, рәхәт нәрсә, әлбәттә. Әмма укырга комачаулый. Мин бер дә ошатмадым аның болай башын җуеп йөри башлавын. Өйдән чыкмый торган егет хәзер һәр кичне чыгып югала. Соң гына кайтып керә. Кайчан карама – телефонына багынып, җүләр кебек елмаеп утыра. Теге кыз белән языша торгандыр инде. Бу мине бик борчый. Укуыңны онытма, имтиханнарыңа, тестларыңа әзерлән, игътибарыңны читкә тайпылдырма, сиңа хәзер бөтен көчне укуга юнәлтергә кирәк, дип тукыйм көн саен. Ә ул исә мәхәббәттән «тилергән» ахры инде, бертуктаусыз елмаеп тик йөри. Әтисенә дә көн саен бер сүз сөйлим: «Рүзәл белән сөйләш, әзрәк шелтә ясап ал», – дим. «Әй, бәйләнмә әле шуңа, яшь чакта анысы да булырга тиеш инде», – ди. Ничек шулай тыныч буласың?! Аптырыйм! Мин исә, улыбызның киләчәге өчен кайгырып, төн йокыларымны югалттым...
Бу кыз белән йөрүләренә берәр ел була икән инде. Бераз сорашкалыйм. Кем микән, нинди гаиләдән микән, дип. Кайсы як кызы, кемгә укый. Шуның ише сораулар бирештерәм. Артык сөйләргә теләми, шулай да аз-маз гына мәгълүмат юнәттем. Дөресен әйткәндә, мин аларның тарихы озакка сузылмас, дип өметләнәм. Улыма медицина өлкәсеннән кыз кирәк. Бу кызның кайда укыганын белмим. Әмма, медик түгел, дигән иде. Ярар, йөрешерләр дә, бетәр, дип юатам үземне.
Күптән түгел улыбызның туган көнен бәйрәм иттек. Гадәттәгечә, бөтен якыннарны, туганнарны ресторанда кичке ашка җыйдык. Шул көнне Рүзәл мине тәмам шок хәлендә калдырды. Әйтми-нитмичә генә теге кызны ияртеп килгән. Мин аның бу гамәлен һич аңламадым. Ничек бөтен гаилә җыелган җиргә теләсә кемне алып килеп утыртып була, ди?! Әтисе белән минем янга гына алып кайтса – бер хәл. Ә монда бит без зур өстәл җыйдык! Никадәр оялганымны белсәгез... Матур итеп, бәйрәмчә итеп киенеп тә килә белмәгән! Джинсы чалбар белән биек якалы йон кофта киеп килгән ресторанга – күз алдыгызга китерәсезме? Мондый кием урамда йөреп керергә ярый, әмма бу очракта һич тә килешми. Ул бит кая барганын белеп барган, югыйсә. Кечкенә кыз түгел инде – 24 яшь, диде. Безнең гаиләдә – бөтенесе бик зәвыклы кешеләр, ә бу кыз ниндидер гади, диимме. Киенә, үзен тота белми, шыр гап-гади кыз инде менә. Әтисе таксист, әнисе мәктәптә ашханә мөдире булып эшли, ди. Кодаларыбыз шушы булса, бер өстәл артында ничекләр утырырбыз, ниләр генә турында сөйләшербез... Мин кешеләрне аера торган, берәүләрне – ким, икенчеләрне өстен күрә торган кеше түгел. Әмма барыбер кеше үзенә тиңне сайларга, туры килә торган кеше белән кавышырга тиеш, дип саныйм. Бу кыз исә, миңа калса, безгә бер дә килешми... Карап торышка чибәр дә түгел үзе. Кай җирен ошатты икән инде ул аның? Кич буе шушы уйлар бөтерелде башымда.
Тик шаккатасыларым алда булган икән әле... «Кем булырга укыйсың?» – дип сорадык кыздан. «Мин укып бетермәскә булдым, ташладым, бүгенге көндә мөмкин кадәр тизрәк акча эшли башларга кирәк, дип саныйм, белем алу – ул вакыт әрәм итү генә», – дип шартлатып салды. Күзләрем маңгайга менде... Туганнар каршында шушылай кызарып утырасы көннәрем бардыр, дип уйлаганым да юк иде. Аллаһым! Ниләр өчен безгә бу сынау? Шушы булырмени инде безнең бердәнбер улыбызга хатын? Шушы килен үстерермени инде безнең оныкларны? Юк, юк, юк! Мин моны күз алдыма да китерергә теләмим. Беркөн улыбыз, кайтып: «Мин укуны дәвам итмәскә булдым, бу – вакыт әрәм итү», – дисә, нишләрбез? Йөри торгач, аның «җырын җырлый» башларга бик мөмкин бит ул. Аллаһ сакласын!
Соңгы арада көннәрем дә, төннәрем дә шушыңа борчылып уза әле. Ни уйларга, ни эшләргә белми йөрим. Үзем аера алмыйм бит инде мин аларны! Тыныч кына карап та утыра алмыйм... Карап торып өйләнештерсәм, үземне гомергә кичермәм! Нишләргә икән? Безнеке төсле тарихлар аз түгелдер, бәлки, бер киңәш бирүче булыр?
Улың кечкенә малай түгел инде, үзе сайласын, үзе хәл итсен, кысылма, диючеләр булыр. Сиңа түгел, аңа яшисе, диярсез. Анысы да дөрес. Мин кысыла алмыйм. Ул миннән сорап өйләнмәячәк. Миңа кабул итәргә генә калачак. Тик ничек чыдар соң әни йөрәге?! Ул бит минем бердәнбер улым! Гаилә тормышы уңмаса, улым бәхетсезлек кичерсә, иң көенгән кеше мин булачакмын бит. Дөрес әйтәләр инде ул: ана йөрәгенә гомер буе бала өчен янасы. Балалар кечкенә чакта «әй, үссен иде, җиңелрәк булыр иде» дибез. Сабыйны яклау, куркынычлардан ышыклау авыр түгел икән ул, буй җиткән баланы ялгышлардан саклап кара...