news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә балалар бакчасында ике сабыйны һәм бала караучыны атып үтергәннәр

news_top
Күрше төбәктә балалар бакчасында ике сабыйны һәм бала караучыны атып үтергәннәр
https://pixabay.com/

Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә бүген билгесез ир-ат балалар бакчасына бәреп керә. Башта ул 35 яшьлек нянечка хатынны, аннары 2016 һәм 2017 елда туган ике баланы атып үтерә. Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул сала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте

Ир-ат бакчага көндезге йокы вакытында килә. Ул нянечканың һәм йоклап яткан ике баланың гомерен өзә.

Ир-ат Иж-27 мылтыгыннан аткан. Оешманы беркем дә сакламаган. Ул бинага каршылыксыз узып кергән, диелә хәбәрдә.

Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, шулай итеп биредә дүрт кеше һәлак булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар