Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсендә балаларга аткан мылтыкның хуҗасын да үтергәннәр 

news_top_970_100
Ульяновск өлкәсендә балаларга аткан мылтыкның хуҗасын да үтергәннәр 
https://pixabay.com/

Бүген Ульяновск өлкәсенең Вешкайма авылында  «Рябинка» балалар бакчасында фаҗига булды. Биредә тәрбияче хатынны һәм ике баланы атып үтерделәр. Атышны биредә яшәүче ир-ат оештырган. Аннары ул үзенә-үзе кул салган. Тикшерүчеләр мылтык хуҗасын ачыклаган. Ул 68 яшьлек Александр Д. булып чыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

  • Күрше төбәктә балалар бакчасында ике сабыйны һәм бала караучыны атып үтергәннәр, дип язган идек.

Александр исеменә теркәлгән Иж-27 мылтыгын тоткан 26 яшьлек Рөстәм А. балалар бакчасына бер каршылыксыз узып керә. Ул үзе дә Вешкайма авылында, балалар бакчасы урнашкан урамда яши. Бакчада ике баланы һәм тәрбиячене үтергәч, Рөстәм үзен дә үтерә.

Урында табылган мылтыкның документлары һәм лицензиясе була. Шулар буенча хуҗа кешене ачыклыйлар. Мылтык хуҗасы Александр да Вешкаймада яши, ул аучылык белән шөгыльләнә, шуңа күрә мылтык ала. 

Александрның хатыны сүзләренчә, бүген иртән ул мылтыктан атып карау өчен чыгып китә, аның белән Рөстәм дә бара. Рөстәм белән чыгып киткәннән соң, Александрны күрүче булмый. Балалар бакчасында фаҗига турында билгеле булгач, туганнары чаң суга башлый. Шуннан соң Александрның мәете табыла, диелә хәбәрдә.

«МК» хәбәр иткәнчә, фаҗигадә 5 яшьлек Володя һәм 5 яшьлек Екатерина үлә. Аларның ата-аналары да шушы ук авылда яши. Шулай ук бала караучы Ольга М. да һәлак була. 

Бу басма 26 яшьлек җинаятьченең исеме Руслан дип яза. Ул психоневрология диспансерында хисапта торган дигән белешмә бар, диелә хәбәрдә.

РИА Новости белешмәсе буенча, мәрхүмнәрнең гаиләләренә 1 млн сум, зыян күрүчеләргә 500 мең сум акча биреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100