news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Улы пычак кадап яралаган Чаллы табибәсе реанимациядә ята

news_top
Улы пычак кадап яралаган Чаллы табибәсе реанимациядә ята
"Татар-информ" архивы

Чаллыда улы пычак белән кадап яраланган хатын реанимациядә ята, аңа җитди операция ясаганнар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Табиблар инде бишенче көн рәттән 61 яшьлек хатынның гомерен саклап калырга тырыша. Табиблар аның терелүенә өметләнә. Яраланган хатын гомер буена шәһәрдәге медицина оешмаларының берсендә табиб-терапевт булып эшләгән.

Алдарак билгеле булганча, канлы фаҗига 3 августта Чаллыдагы фатирларның берсендә була. Биредә әти кеше – «Камаз» топ-менеджеры, 62 яшьлек Валерий Адаричев һәлак була, аңа улы пычак кадый. Аны шимбә көнне җирләделәр.

Улы әтисен үтереп ятканда, өйгә әниләре кайта. Егет әнисенә дә пычак кадый. Аннары ул анасын хастаханәгә китерә, үзе качып китмәкче була, тик аны ЮХИДИ тоткарлый. Машина салонында канлы әйберләр, 400 мең сум акча салынган сумка була. Егет акчаны атасының банк картасыннан алган. Хәзер аны тоткарлап, 4 ноябрьгә кадәр СИЗОга озаттылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар