Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубин»да уйнаган футболчы егет әтисен – «КамАЗ» топ-менеджерын үтергән, дип шикләнәләр

news_top_970_100
«Рубин»да уйнаган футболчы егет әтисен – «КамАЗ» топ-менеджерын үтергән, дип шикләнәләр
"Татар-информ" архивы

Чаллыда әтисен үтерүдә шикләнелүче егет «Рубин» футбол клубында уйнаган булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

21 яшьлек Антон Адаричевны Чаллы суды 4 ноябрьгә кадәр СИЗОга озатты. Ул әтисен – «КамАЗ» топ-менеджеры 62 яшьлек Валерий Адаричевны үтерүдә шикләнелә. Валерий фатирында ике тапкыр пычак кадаудан һәлак була. Аның хатыны исә яралана, хәзер ул хастаханәдә ята. Табиб булып эшләүче бу хатынга да пычак кадаганнар.

Мәрхүмне соңгы юлга бүген озаттылар.

Фаҗига булган гаиләнең ике улы бар. Кечесе Антон үсмер чакта ук Казанга китә, ул «Рубин» футбол клубында шөгыльләнә. Профессиональ карьерасын 18 яшьтә тәмамлый. Аннары «Смена», Идел буе академиясе командалары өчен чыгыш ясый. Казанда Россия кооперация университетында укый, диелә хәбәрдә.

  • «Татар-информ» алдарак хәбәр иткәнчә, Чаллыда телевизорны ломбардка тапшырган өчен кисәтү ясаганнан соң, улы әтисен үтергән. Ул «КамАЗ» инновацион үсеш һәм прогрессив технологияләр хезмәте җитәкчесе, технология үзәге директоры урынбасары Валерий Адаричев булган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100