Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлемнән калды, бер атнада өч операция ясатты»: кеше бөере белән яшәүче егет тарихы

Чаллы егете Артур Мохамаевның тарихы үзәк өзгеч: 37 яшендә ул инде икенче тапкыр донор бөерен ала, чөнки 2016 елда әнисеннән күчереп утыртылган бөер озакка җитми – 2,5 елдан организмы кире кага. Туганнары, Динараның мәхәббәте белән тормыш яме кабат кайта – Артурга яңа бөер куялар. Хәзер шуңа ияләнеп йөргән мәле.

news_top_970_100
«Үлемнән калды, бер атнада өч операция ясатты»: кеше бөере белән яшәүче егет тарихы
Михаил Захаров

Без бу пар белән өч ел элек таныштык. Республика клиник хастаханәсендә алар ничек кавышканнары турында сөйләгән иде. Әнә шулай уртак газаплары мәхәббәткә китергән. 2018 ел ахырында аларга бик зур михнәтләр кичерергә туры килә. Алты ел эчендә ике тапкыр яңа бөер күчереп утырту тарихын тәкъдим итәбез.

«Артур бөере эшләми башлауны бик авыр кичерде»

Артурга соңгы операцияне ясаган чакта Динара аны хастаханәдә көтеп тора. Иртән башланган операция төштән соң гына тәмамлана. 

– 2016 елда аңа әнисе бөерен бирә, тик инфекция кергәндерме, нәрсә булгандыр – 2,5 елдан бөер эшләми башлады. Организмы кире каккан. Гомумән, бөер күчереп утырту – ул шундый әйбер, аның күпме эшлисен әйтеп булмый – уңыштан тора инде. Кемнекедер өч көннән дә эшләми башларга мөмкин, кемгәдер 20 елга, я гомере буена җитәргә мөмкин.

Артур бөере эшләми башлауны бик авыр кичергән иде. Үлемнән калган кеше ул, бер атна эчендә өч операция кичерде. Кан китеп, гемоглобины төшеп, башта канын туктаттылар, 1 – 2 көн узгач, кулына фистула (катлаулы бөер авырулары булган кешеләргә гемодиализ уздыру өчен махсус аппарат – ТИ) тектеләр. Диализга йөрмәгәч, фистула бик кирәк. Урынлы наркоз ясап кына булса да, аны да авыр кичерде. Гемоглобины да түбән, тромбоцитлары ноль күрсәткечендә. Канын туктата алмадылар. Кеше рәтенә керә башлады, дип уйлаган идек, бер атнадан тагын төнлә каны китеп, төнне көчкә чыгып, иртәнге алтыда табиблар җыелып, тизрәк операция ясап, күчереп утыртылган бөерен алдылар. Шуны алмыйча кан агу туктамаячак иде.

Иртәнге җидедә башланган операция көндезге бердә генә тәмамланды. Мин аны шунда саклап яттым.

Әле дә ярый Казанда профилактикага яткан вакытына туры килде бу. Ул шул профилактикага барган җиреннән кайтып җитә алмады. Бер яктан, без хастаханәдә булганына сөендек. 

Бөерен алгач, гемодиализга кайтардылар. Фистуланы белеп теккәннәр инде. Шуннан аякка басты, җөйләре төзәлеп, диализга Чаллыга йөри башлады. Быел 6 июльгә кадәр йөрде. Ничә ел бит! Быел аңа тагын бер яңа бөер куйдылар. Бу юлы 46 яшьлек ир-атныкын. 6 августта бер ай булды, хәзер тернәкләнеп килә, – дип сөйләде Динара.

«Өч тапкыр чакырдылар, өчесендә дә – сишәмбе көн иде»

Шунысы да бар: туры килә торган донор бөере табылгач та, реципиентның санаулы сәгатьләр эчендә килеп җитүе мөһим. Медицина фәннәре кандидаты, бөер трансплантациясе бүлеге табибы Ксения Ситкина донор бөерен, күп дигәндә, 24 сәгать эчендә, иң яхшысы – 18 сәгатькә кадәр куярга кирәклеген әйткән иде, алайса өзлегүләр булуы ихтимал. Кеше тормышында бөерне барлыгы дүрт тапкыр күчереп утырту мөмкин. Бөер уртача 10 ел эшли, яңа бөер белән 30 ел да яшәүчеләр бар. Киләсе бөергә кадәр пациент тагын вакытлыча диализга күчеп тора.

Ике операция берьюлы башкарыла – донордан бөерне алу һәм күчереп утырту. Авыру кешенең үз бөерләре, эшләмәсә дә, трансплантация вакытында үз урынында кала икән. Донор бөере алган кешеләр гомер буена табиблар күзәтүендә. Мохамаевлар да табибларга ай саен барып анализ бирә.

Табиблар шалтыраткан вакытта Динара һәм Артур өйдә дә булмаган. Алар Әлмәттә урманда җиләк җыеп йөргәндә, көтмәгәндә Казаннан шалтыратканнар.

– 5 июльдә шалтыраттылар безгә, Әлмәттә урманда йөри идек, тиз генә авылга кереп, сумканы алдык та киттек. Аллаһка шөкер, Артурга бер бөер туры килде. Аның бит тәртибе шулай: кешегә санаулы сәгатьләр эчендә килеп җитәргә кушалар, реципиентлардан анализлар алалар, кемнәргә күбрәк туры килә, шул ике кешене калдыралар. Запас белән 5 – 6 кеше чакыралар.

Безне бит майда, аннары июньдә чакырып алдылар – алары туры килмәде. Артурның сирәк – 4 нче кан төркеме. Аңа бөерне бик җентекләп сайладылар, табиблар белеп эш иткәндер инде, карап, сайлап кына утырта торган инде Артурның организмы. Әле шундый гаҗәеп охшашлыклар да бар – барлык шалтыратулар да сишәмбе көнне иде, – дип искә ала Динара.

 

Фото: © Динара Мохамаеваның шәхси архивыннан

«Диализда мин суы сыгылган лимон кебек идем»

Хәзер Мохамаевларның бик сакланып яшәгән көннәре, операциядән соң тернәкләнү чорында Артурга авырырга, инфекция эләктерергә ярамый. Алар икесе дә иҗат юнәлешендә, өйдә тавыш яздыру студиясе эшен алып баралар, ләкин әлегә кеше кабул итүдән тыелып торалар.

– Ярты ел бик сакланырга кирәк. Урамда маска белән генә йөрибез. Кибеттә кирәк әйберне дә тиз генә кереп алам. Җәмәгать урыннарына кешеләр янына бик чыкмыйбыз. Мин чирләсәм, миннән аңа да эләгергә мөмкин.

Кешеләрне дә кабул итмибез. Аранжировкалар, җырлар белән онлайн форматта гына эшлибез. Клиентларыбыз хәлгә керә, дуслар барысы да аңлый, – ди ул.

Динара, диализның михнәтләрен искә төшереп, шул газаплардан арындырган табибларга бик рәхмәтле булуын әйтте: «Табибларга рәхмәт. Бер гаилә кебек инде без хәзер алар белән».

– Диализга кайтасы килми, авыр процедура ул. Мин Әлмәттә 4 ел йөрдем, Артур Чаллыда йөрде. Кулдан тоташтыралар, организмнан кан китә, 4 сәгать буе бөтен пычракларын чистарта. Без бит кече йомыш белән бәдрәфкә йөрмибез, бәдрәф урынына инде ул. Аннары организмга чиста канны кайтаралар. Атнасына өч тапкыр дүртәр сәгать яту – бик авыр. Ярты көн шунда уза дигән сүз. Мин суы сыгылган лимон кебек – хәзерге гәүдәнең яртысы кадәр генә идем ул вакытларда. Фотоларны күрсәтәм – танымыйлар. Кем соң бу, диләр? Анда мин 40-50 яшьлек хатыннар кебек. Үзем ябык, күзләр эчкә баткан. Мин аны авыр кичердем, диализга озак йөрүчеләргә Аллаһ ярдәм бирсен.

Артур да башта диализны җиңел кичергән кебек иде, аның трансплантациядән куркуы, күрәсең, шулкадәр каты булган, ул хәтта диализга рәхәтләнеп йөри башлаган иде. Әмма соңгы елларда диализның бөтен михнәтләрен сизде. Хәле бетеп кайткалый башлады, – дип, күңелсез хатирәләрен күңеленнән үткәрде Динара.

Динараның күчереп утыртылган бөеренә 8,5 ел. 2014 елның 21 гыйнварын ул мәңгегә истә калдырачак, өстәвенә 21 гыйнварда Артурның туган көне икән. «Бездә шундый туры килгән даталар күп», – ди ул.

Артур Мохамаев үзе белән дә сөйләштем.

– Башта курыктым. Теге бөер эшләми башлагач, бер ел, башкача бөтенләй дә эшләтмим, беркая бармыйм, дип йөргән идем. Бер ел узгач, тагын барып бастым чиратка. Дөресен генә әйткәндә, «булса була, булмаса – юк» дип яшәдем, яңа бөерне бик көттем дип тә әйтә алмыйм. Вакыт дәвалый инде, туганнар, Динара да яңадан ясатырга үгетләде.

Майда, июньдә чакырдылар, өченче тапкырында – июльдә ясадылар менә. Хәзер тернәкләнәм инде, акрынлап урамга да чыгам, – диде ул.

 

Фото: © Динара Мохамаеваның шәхси архивыннан

«Бөер күчереп утырту операциясеннән курыкмасыннар»

Динара бөер күчереп утыртуны киңәш иткән табиблар сүзенә колак салырга өнди. Шундый ук проблемалары булган кешеләргә операциядән курыкмаска киңәш бирә.

– Бер әни кеше малае өчен кайгырып язды миңа: «Сез инде – тәҗрибәле кешеләр, минем улым, бөер күчереп утыртуга бармыйм, дип әйтә, курка», – ди. 34-35 яшь тирәсе ул егеткә. Курыкмасыннар иде, диясе килә. Табиблар бүген туган кешеләр түгел бит, тәҗрибәле, стажлары бар. Аппарат белән яшисең ул, ләкин гел бер җирдә тукталып торып булмый. Яшьләрнең төрле җирдә йөрисе килә бит. Олы кеше дә «пересадка» сорый, яшьләр ник курка икән?! Ризалашсыннар иде, – ди Динара.

 

Фото: © Михаил Захаров

Быел Республика клиник хастаханәсендә 43 кешегә бөер күчереп утыртканнар. Табиблар аңлатуынча, бөер донорлары – кан буенча туганнар яки үлгән кешеләр. Гадәттә, бу – автоһәлакәт корбаннары. Ә туганнарга килгәндә, әти-әни, абый-апалар донор була ала, чөнки кешедә – ике бөер, чынлыкта исә, кеше бер бөер белән дә яши ала. Автоһәлакәт корбаннары ике кешегә донор була ала, дигән сүз.

– Туганнардан алганда, зыянга булмасын дип, җентекләп тикшерәбез. Без бит донорның да тормышын саклап калырга телибез. 100 процент инангач кына, без туганнардан күчерү яклы. Туганың булганда, бер яхшы ягы бар – чиратны көтәсе юк. Үз каның кешесе булгач, операциядән соңгы чор да җиңелрәк уза, психологик күзлектән дә бу җиңелрәк кабул ителә, – ди Ксения Ситкина.

Статистика белешмәсе буенча, операцияләрнең 40 процент очрагында бөер – туганнардан алып, 60 проценты автоһәлакәт корбаннарыннан алып куела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100