Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлемнән айнымаган идек, нужа белән җыйган малыбыз янды»

Кайгы ялгызы йөрми, дигән сүз бар бит. 2025 елның апреле Буа районы Янтуган авылында яшәүче Садыйковлар тормышына икеләтә кара пәрдә төшерә: әле 14 апрельдә генә Фәниянең бертуган абыйсы кинәт дөнья куя, ә инде 30 апрель иртәсендә ихаталарын ут чолгап ала.

news_top_970_100
«Үлемнән айнымаган идек, нужа белән җыйган малыбыз янды»
Фото: Фәния Садыйкованың шәхси архивыннан

Фәния Садыйкова әле дә бик тетрәнгән хәлдә. Шулай булмый ни: гомер буе тир түгеп тапкан мал-мөлкәтең көлгә әйләнсен әле... Җиңел юл белән килгән мал түгел, тырышып-тырмашып хезмәт кую нәтиҗәсе бит ул! Фәния ханым үзе дә: «Без тормышның кадерен белеп яшәдек. Нужа белән җыйган малыбыз иде бит», – дип, авыр сулап куя. Җитмәсә, бертуган абыйсының үлеменнән дә айнып җитмәгән булганнар әле.

«Кара туфракта калдык...»

Фәния апа үзе мәктәптә китапханәдә эшли. Ә тормыш иптәше Фәнис абый агрофермада энергетик булып хезмәт куя. Иртәнге якта чыккан янгынны беренче булып күршеләре күргән.

Без өйдә идек. Ут абзар ягыннан чыкты. Терлекләребез: 4 бозау, 200 баш бройлер чебиләр, йорттагы җиһазлар – бөтен нәрсә янды. Кара туфракта калдык, – ди Фәния ханым.

1969 елда төзелгән йортны Садыйковлар гел төзекләндереп, матурлап тотканнар, янкорма да ясаганнар. Казанда эшләүче кызы, башкалада югары уку йортында белем алучы студент улы әти-әниләре янына кайтып йөргәннәр.

Көне дә бик җилле иде шул. Абзар өй белән тоташ диярлек булганлыктан, ялкын телләре йортка да тиз үрләде. Янгын сүндерүчеләр тиз килсә дә, янгынны җиңәрлек булмады. Әле дә ярый мунча калды, аңа аздан гына ут капмады. Өйдән документларны, аз-маз кием-салымны алып чыга алдык. Янгын күргәнебез юк иде. Бик каты сукты ул безгә. Әле дә ярый үзебез исән-сау, дип куанабыз, балалар хакына яшәргә, балаларга кирәк бит әле без. Алар бик кайгыралар инде, – дип, Фәния апа күз яшьләренә дә ирек бирде.

«Ничек җиңеп чыгарбыз...»

Янгын электр чыбыгында кыска ялганыштан чыккан, дип фаразлыйлар. Йортлары иминиятләштерелгән булган, гаиләнең шул акчаны көткән көннәре. Хәзер алар төп йортта тормыш иптәше вафат булган килен янына сыенганнар. Әйткәнемчә, апрель ае аларга хәсрәт өстенә хәсрәт китерә.

Абыем үлеменнән соң айнып та җитмәгән идем әле, аңа 29 апрельдә 53 яшь туласы иде. Йөрәк белән кисәк китеп барды.

Яңа йорт төзергә исәп, аптыраган инде, ничек җиңеп чыгарбыз. Хәзерге заманда өй төзүләре дә кыен. Янгыннан калган хәрабәләрне җыештырырга авыл халкы бик булышты. Ярдәм иткән һәркемгә бик рәхмәтлебез, – дип сөйләде Фәния Садыйкова.

Ил төкерсә, күл булыр. Изгелек җирдә ятмас. Янгын кичергәннәргә ярдәм итсәк, Аллаһы Тәгалә савабын да бирер, иншәаллаһ. Фәния Садыйкованың банк картасы 8-927-410-35-55 телефон номерына беркетелгән («Сбербанк», «Ак Барс» банклары карталарына күчерергә мөмкин – карта Фания Садыкова исемендә).

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 май 2025
    Исемсез
    Ярый эле узегез исэн сау. Аллах ярдэм бирсен инде ээмиин.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100