news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ул вакытта мин булмам»: Равил Шәрәфиев Александр Далматовка тарихи бүләк тапшырды

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев яшь кинорежиссер Александр Далматовка киләчәктә булырга мөмкин татар киносы музеена экспонат тапшырды.

news_top
«Ул вакытта мин булмам»: Равил Шәрәфиев Александр Далматовка тарихи бүләк тапшырды
Фото: © Рамил Гали/архив

Туфан Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалын тәкъдим итү кичәсендә фильмның 1 нче сериясен караганнан соң фикер алышулар булды. Әлеге аралашуның кульминацион ноктасы мөгаен легендар Равил Шәрәфиев булгандыр. Ул сәхнәгә иҗади команда вәкиле буларак түгел, Александр Далматовны татар кинематографиясенең өметле киләчәге булуын җиткерүче аксакал буларак чыкты.

Равил Шәрәфиев: «Мин бер күрешкәч Александр Далматовның акыллы егет икәнен аңладым. Аннары ул фильмнар эшли башлады – шунда аның сәләтле һәм булдыклы кеше икәнен аңладым. Егеттә шушы өч сыйфат бар! Хәзер бездә тәвәккәлләп кино эшли башладылар. Мин Александрга бу юнәлештә зур өметләр баглыйм: ул эшләячәк – моның өчен аның кирәкле бөтен сыйфатлары бар. Бүген мин аңа бер бүләк алып килдем».

Равил Шәрәфиев Александр Далматовка үзе заманында Истанбулда кинофестивальдә катнашып, татар киносын тәкъдим иткәндә бүләк ителгән статуэтканы тапшырды.

«Мин аны ни өчен Александрга бирәмме? Безнең әле киноның музее юк. Киноның музее да була башлар, ул вакытта мин булмам. Шул музейга урнаштырсын өчен моны Александрга ышанып бирә алам», диде Равил Шәрәфиев.

  • Март аенда ТНВ каналында кинорежиссерның «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы чыгачак. Үткән ел ТНВ каналында аның Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» телесериалы чыккан иде.
  • Равил Шәрәфиев Александр Далматов белән Нурихан Фәттахның «Кырык бернең май аенда» повесте буенча төшерелгән нәфис фильмда эшләде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар