news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ул үзен капкач дип саный»: нигә «Татар радиосы»ның юбилей концертында Фирдүс Тямаев юк?

«Татнефть Арена»да радионың 20 еллыгына багышланган зур концерт бара.

news_top
«Ул үзен капкач дип саный»: нигә «Татар радиосы»ның юбилей концертында Фирдүс Тямаев юк?

Бүген Казанның "Татнефть Арена" залында "Татар радиосы"ның 20 еллыгына багышланган концерт бара.

Концертны алып баручы Гөлназ Сәфәрова бәйрәм чарасында катнашучы артистларның ничек сайлап алынуын аңлатты.

Элементар рәвештә сайланды. Алар - иң популярлар, һәрвакыт топта. Аларны тыңлаучы ярата, концертлары һәрвакыт булып тора. Кемнәр һәрвакыт каймак булып өстә йөри, шуларның барысын да бергә җыйдык, - диде ул.

Журналистларны нигә Фирдүс Тямаев катнашмый дигән сорау кызыксындырды. Радионың баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев: "Бездә һәрвакыт тәкъдим бар, чакырып торабыз", - диде.

"Ул сорауны, бәлки, Фирдүснең үзенә бирергә кирәктер?" - ди Гөлназ. Шулай да шалтыратып сораучы булмады.

"Монда каймак өсләре, ә Фирдүс үзен капкач дип саный", - дип шаяртты Данир Сабиров. Монда сүз банка капкачы турында булды бугай инде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 май 2022
    Исемсез
    Фирдустэн конлэшэлэр бит алар, шуна чакыртмаганнар.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар