«Ул көнне үземә урын таба алмадым» – хәрби операциядә Кукмарадан Фәнил Хисмәтуллин һәлак
«Интертат» махсус хәрби операциядә һәлак булган Иске Пенәгәр егетенең якыннары белән сөйләште.
Солдат кыйпылчык белән яраланып, тән җәрәхәтеннән тернәкләнә алмый һәлак булса, якыннарының җан җәрәхәте кичергән көннәре. Тик батыр ярасыз йөрми шул. Нократ Аланы районының Иске Пенәгәр авылында яшәгән 43 яшьлек Фәнил Хисмәтуллин да Украинада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган.
15 октябрь көнне аны Кукмара зиратының Дан Аллеясында хөрмәтләп җирләгәннәр. Тумышы белән үзе Кукмараның Кәчемир авылыннан. Бүген туганнары аның җидесен үткәрә.
«Өйдә дә берничә тапкыр сизендем – янымда кемдер торган кебек»
«Интертат» хәбәрчесе тормыш иптәше Гөлзия Хисмәтуллина белән элемтәгә чыкты. Фәнил – аның икенче ире. 2013 елда тормыш корып җибәрәләр.
– Без аның белән соң өйләнештек, 35 яшь иде безгә. Ике бала тәрбияләдек. Улыбыз Ибраһимга – 8, кызыбыз Зәйнәпкә 5 яшь.
29 сентябрьдә соңгы тапкыр сөйләштек. Тавышы көр иде. Донецкига алып баралар иде аларны. Мин инде «нишләп сөенә икән» дип аптырап та куйдым.
«Без тулы бер самолет барабыз, курыкма, безнекеләр барып кайтты, бар да тыныч, бер кеше атмый анда», – диде. Ул бит радиопомехалар взводында исәпләнә иде. Ул «кеше үтерәм» дип бармады, артиллериядә, алдынгы сафта да булырга тиеш түгел иде. Алар телефоннарны блокка куя торган бригада иде. Аллаһы Тәгаләдән узып булмый инде, тәкъдир икәнен аңлыйбыз, тик барыбер бик читен бу югалту, – диде Гөлзия Хисмәтуллина.
Фәнил Хисмәтуллин 3 октябрьдә яраланган, 5 октябрьдә җан биргән. Гөлзия ханым 5се көнне бик каты эче пошуын, күңеле сизгәнен сөйләде.
– Ул «барысы да әйбәт була» дигән ышаныч белән барды, безгә дә шуны сеңдерде. Без шуңа ышандык, тик 5 октябрь көнне йөрәкләрем өзгәләнде, нишләптер, урын таба алмадым үземә... Аның өзелгән көне булган ул...
Телефоннан тегесенә дә, монысына да шалтыратам. Аңа да: «Әтисе, яз инде миңа», – дип язып җибәрәм – җавап юк. Озак шалтырата торгач, ниһаять, бухгалтерияларына чыктым. Андагы хатын «ул исән» дип язды. Бәлки, аның яралануын белгәнме яки мине юатырга гына теләгәнме... Мин инде сөендем, миңа язгач, барысы да әйбәттер, дип ышандым.
Ә 8 октябрь көнне иртән эшкә килеп утыргач, үлеме турында хәбәр килде...
7 октябрь көнне Кировка бала белән МРТга киттем. Ибраһимның баш мие селкенгән иде. Хоккеист ул минем. Бала тыныч ята алмый бит. «Тыныч кына ятыгыз», – дип табиб та кереп әйтте инде. Шулчак яныма кемдер килеп басканын сиздем, һәм Ибраһим йокыга китте, наркозсыз, бернәрсәсез... Без бит әле бернәрсә белмибез дә, менә шундый хәлләр дә булды.
Өйдә дә берничә тапкыр сизендем – янымда кемдер торган кебек. 8е көнне инде төгәл белдек.
Бик зурлап озаттылар Фәнилне. Авылдашларга, туганнарга, күршеләргә рәхмәт. Белмәгән мөселманнар да, «корбан чалдык» дип, итләр алып килде. Барчасына Аллаһының рәхмәтләре булсын.
Аларны тимер табутта алып кайтсалар да, йөзен пыяла аша да күрдек. Военкомга да «минем күрәсем килә» дигән идем. Ничек озатып җибәрик, үзен күрмәгәч, йөрәк тынычланмый бит. Военком, тәрәзә куйдырырга тырышырмын, диде. Тәрәзәсеннән бик әйбәт кенә күренә иде – йоклап ята, мөселманча киендергәннәр, мендәрләре дә мөселманча, бөтен нәрсәсе догалы. Бите ялт иткән, бер бөртек сакал бөртеге дә юк, шоп-шома битле, яңа туган бала кебек. Тиешенчә озаттык. Барысына да рәхмәт.
Командиры сөйләде инде, яралануга, Докучаевск шәһәренә алып киткәннәр, шунда ике көн тырмашкан әле, 5се көнне өзелгән… Чын геройларча иптәшләрен ут белән каплаган, дошманга күченеп йөрергә мөмкинлек калдырмаган. Хәрби бурычын үтәде, кызганыч, авыр яралану алды. «Батырлык» ордены белән бүләкләүгә каралган. Герой буларак шәхси состав исемлегенә керәчәк, диелгән безгә килгән хатта, – дип уртаклашты Гөлзия ханым.
«Беренче үлгән иремнең параличланган әтисен дә мунчада юындыра иде»
Фәнил контракт буенча хезмәт итәргә Курил утрауларына апрель аенда ук киткән булган. Хәрби һөнәри юл сайлаганчы, Дагыстанда дини белем алырга да өлгергән. Хәрбия пенсиягә чыгарга 2 ел вакыты калган булган.
– Дагыстан ислам университетында укыды. Өч курс укып чыкты, тәмамлый алмады. Өйләнештек тә, гаилә булгач, матди яктан да тәэмин итәсе булгач, укуны тоткарлап торырсың инде, дип килештек. Йортның стенасы, түбәсе бар иде, ишекләр, тәрәзәләр куйдырып, бөтен эшен эшләп, шушы өйгә кердек.
Без өйләнешкәнче, әле итек баса иде. Аннары уйлаштык та, хәрби һөнәргә китте. «Булдыра алсаң, эшлә», – дидем. Шунлыктан, контракт төзеп, башта Курил утравында Итурупта хезмәт итеп кайтты. Аннары Казанда УФСИНда эшләде. Ә быел апрель аенда Кунашир белән контракт төзеп китте. Апрельдән бирле без аның белән күрешмәдек. Гел шалтыратып торды. Барысы да яхшы, дия иде. Бик тәвәккәл китте ул.
Мин дә гел «тормыш шулай яхшы барыр» дип өметләндем, чөнки Аллаһка шундый кеше бүләк иткәнгә шулкадәр рәхмәтле идем. Андый кеше беркая юк. Беренче ирем үлгәндә, 8 яшьлек малай белән калдым. Улыма 15 яшь тулгач, Фәнил белән өйләнештек. Ул минем улымны үз баласы итеп алды. Улым белән алар бер-берсен бик яратты.
Узган елда да 10 октябрьдә зур хәсрәт кичердек – малай машина белән әйләнеп, сөякләрен җыйдылар. Без аны югалттык, дигән идек, Аллаһы Тәгалә аны исән калдырды. Быел менә хәзер 5 октябрьдә – ирем.
Ә Ибраһим белән Зәйнәп инде – «әти балалары». Әни усалрак, әти бөтен нәрсәгә риза, диләр иде. Балалар өчен үрнәк әти, туганнары өчен яхшы туган була белде. Сеңлесе белән мөнәсәбәтләре дә бик кайгыртучан, бәллүрне саклаган күк сакчыл иде алар бер-берсенә. Бик ихтирам иттеләр бер-берсен, аны болай гына аңлатып та булмый.
Фәнил кешегә авыр сүз әйтә торганнардан түгел иде. Арыса, авыртып торса да, кеше сораса – кире бормый. Авылда яшәгәч бит инде, «берәр нәрсә алып кайтып бир әле, Фәнил», «мин батып калган идем, тартып чыгар әле, Фәнил», «минем шунда барып кайтасы бар иде, Фәнил, бармыйсыңмы» дип киләләр иде. Ул гел бара. Аның йөрәге шундый йомшак иде.
Беренче үлгән иремнең әтисе параличланган хәлдә ята. Минем ирем аны кулына күтәреп, машинага утыртып алып килә, мунчаларга алып кереп юындыра, өенә алып барып куя. «Чит кеше» дигән нәрсә юк иде аның өчен. Аның нинди олы йөрәкле кеше булуын күрсәтү өчен шушы мисал гына да җитәдер.
Буш вакытларында Зыятдин хәзрәт белән эшләде, конференцияләргә, җыелышларга йөрделәр, динне бик ярата иде, намазларын укыды. Кешене дингә тарту өчен кызык итеп сөйли белә иде ул, «кирәк, тиеш» дип өндәп түгел, кызыксындыра белә иде, – дип сөйләде Гөлзия ханым.
Тәкъдир сынавы диярсең, аның ике улы да 8 яшьтә әтисез калганнар булып чыга.
– Әтисе үлгәнен әйткән көнне Ибраһим бик елады, көчкә тынычландырдык. Төнлә йокларга яткач, балалар берсе бер җилкәдә, икенчесе икенче җилкәгә ятып «әтииии» дип еладылар. Әтиләренең йөзен балаларга да күрсәттем, юкса, үскәч, ничек аңлатып бетерәсең.
Әтиле кешеләр барганда, балалар күзләрен зур итеп ачып карый, шундый куркыныч ул. Бетсен инде сугышлар, бүтән балалар ятим, хатыннар тол калмасын. Ул балаларның бер гаебе юк, тилмерәләр бит. Аллаһы Тәгалә шушы кешеләргә ишеттерсен иде, туктасыннар шушы мәгънәсез, файдасыз сугышны. Җир азмыни безнең, җир җитәрлек бит?! – дип өзгәләнә Гөлзия ханым.
«28 сентябрьдә соңгы сөйләшү саубуллашкан кебек булды»
Фәнилнең әнисенең сеңлесе Рәфинә апа да, тамагына йотып булмаслык төер тыгылса да, минем белән сөйләшеп алырга көч тапты. Фәнилне үз балалары кебек якын иткән ул, гел элемтәдә торганнар.
– Ватсаптан сөйләшеп тордык, бер борчымады, зарланмады, «тәмле ашаталар, өс киемнәре әйбәт» диде. 28 сентябрьдә соңгы тапкыр сөйләштек. Мин саубуллашкан кебек: «Үзеңне кара. Исән-сау гына бул инде. Бик яратам мин сине», – дидем. Сахалин белән мондагы вакыт арасы 8 сәгать. «Фәнил, ник йокламыйсың, отбой бит сезнең», – дим. «Иптәшләр ятты инде, хәзер чәй эчәм дә ятам», – диде. Бик ярата иде чәй эчәргә.
Намаз кешесе булды. Дингә якын иде. Иптәшләре белән Дагыстанга укырга бардылар. «Энем, ничек инде, син дингә бик якын түгел бит, бәлки, бармассың», – дим. Ул миңа: «Апай, барам, шулай телим. Минем эчтә әйтеп бетергесез тойгы: һәрвакыт кемгәдер булышасым, нәрсәдер эшлисем килә», – диде.
Эчмәде, тартмады, әшәке сүз әйтмәде, безне бер тамчы борчымады. Әле бер танышымны очраттым, ул да «кайчан ярдәм сорасам да, беркайчан кире бормады» дип сөйләп торды. Шулкадәр йомшак, әйтеп бетергесез кеше иде. Аллаһы Тәгалә яхшы кешеләрне ала, диләр бит. Үземне шулай дип тынычландырам инде.
Аллаһка шөкер, гәүдәсе кайтып җитте, күрдек, саубуллаштык, каберенә барырга була. Аллаһы Тәгалә шунысына булышты, бөтенесе тәртиптә булды, өйдә бер кич кунды. Бөтенебез белән бәхилләште.
Балалар да кызганыч. Ибраһим – әтисенең копиясе. Нишләтәсең, безгә генә төбәп килмәгән, илгә килгән кайгы. Ул бит – хәрби кеше, бернишләтә алмый, шулай кирәк, дип санады инде ул.
Калганнар кайгы-хәсрәтсез, өйләренә кайтсыннар иде. Һәркемгә газиз бит бала, – дип теләде Рәфинә апа.
Фәнилнең бертуган сеңлесе Альбина әйтүенчә, тыйнак, тыныч кеше булса да, абыйсы эчке дөньясы белән бик нык холыклы булган.
– Ихтыяр көче зур булган икән, рухы ныклыгына, чыдамлыгына, сабырлыгына шакката идем мин аның. Ярдәм сораучыларны кире какмады.
Мине дә кайгыртты, бөтен проблемаларым аның җилкәсенә ята иде. Ул – авылда, мин шәһәрдә үссәм дә, бу ара безгә бик якын булырга комачауламады. Гел шаяртты, яратып кына төрттерергә ярата иде. Бер-беребезне бәладә ташламадык.
Үлеме турында хәбәр җиткергәнче, төш күрәм. Телефоннан шалтыратып, «минем барысы да яхшы» диде, – дип бүлеште Альбина.
Иске Пенәгәр авыл җирлеге вәкиле Гөлнара Баһавиева да Фәнил Хисмәтуллинның кыю, тәвәккәл ир-ат булуын әйтте. «Махсус операция вакытында да контракт төзеп китәргә куркып тормаган. Гаиләсен калдырып чыгып киткән бит», – диде.
«Бик авыр югалту, тик, имам буларак, миңа ныклык күрсәтү кирәк»
Авылның имам-хатыйбы Зыятдин хәзрәт контракт буенча китәр алдыннан Фәнил белән бергә эшләп алганын сөйләде.
– Метрикалар тәрҗемәсендә ярдәм итте ул миңа. Без әле туганнар да, туганнан туган племянник буларак та бик якын итә идем аны.
Конфликтлы түгел, йомшак холыклы, юмарт. Беркайчан каршы сүз әйтмәде. Аңлатып булмый торган искитмәле холыклы бер кеше иде. Һәрвакыт безнең эшне аңлап, сүзне тыңлап яшәде. Дин темаларына да сөйләштек. Контракт белән китәр алдыннан Гөлзия белән дә, минем белән дә күп киңәшләште ул.
Беренче тапкыр контракт буенча башта китмәскә дә уйлаган иде, аннары китәргә карар кылды. «Йөрмә» дип, кире борып кайтардылар комиссиядән. Аннары кисәк кенә чакырып алдылар. Курил утрауларында берничә ай хезмәт итте. Украинага җибәрмәячәкләр, дип вәгъдә алып китте.
Җәмәгате аркылы хәлләрен белешеп тордым. Үлеме турында хәбәр килгәч, авыр булды. Гаиләсе, авыл өчен дә стресс, атна-ун көн стресс хәлендә, бернинди эш тә бармады. Ә миңа ныклык күрсәтергә, юатырга, халыкны да дөрес юлда тотарга кирәк бит. Авыр халәт ул, имам булгач, мин күңел төшенкелегенә дә бирелергә тиеш түгел, тиешле сүзләрен табарга тиеш, моңа зур энергия кирәк.
Хаттан аңлашылганча, ул үзен үзе корбан иткән. Курил утрауларыннан да, бәлки, башкаларны калдырып, ул беренче булып баргандыр. Башкалар хакына үзен корбан иткәндер, дип уйлыйм.
Шундый каһарман булуы – безнең өчен бер горурлык. 16 ел эчендә 418 кешене озаттым, бер генә кешене дә андый хөрмәт белән озатмадылар. Кукмара ягы да аны хөрмәтләп озатуга зур көч куйды. Хәрби комиссар үзе барып алып кайтты бит Ульяновскидан. Халык тарафыннан «ник Пенәгәрдә күммисез» дип, ризасызлык та булган иде. Мин аңлатырга тырыштым: дөньяви яктан караганда, балалары өчен, сугышта һәлак булган егетләр белән рәттән Дан Аллеясына җирләнүе яхшырак булачак. Әле ике баласы бик яшь бит. Алар үсеп, аңлый башлагач, «әтиебез геройларча һәлак булган» дип горурлана алырлар, дип аңлаттык.
Кемнәр генә килмәде җеназасына, кемнәр генә булышмады, машинаның иге-чиге юк иде. Изге кеше булган инде ул. Аның артыннан бер атна эчендә авылда 3 мәет озаттык. Хәнифәләр заманында да алар артыннан бик күп кешеләр киткән, дип ишеткәнем бар. Болар шәһит булып киткән, дип санала инде. Шәһитләрнең тәннәре череми, ди, нинди хәлдә җирләгән булсаң, шундый хәлдә саклана, дип әйтәләр. Шәһитләргә шундый дәрәҗә бирелә: җәннәтнең кайсы ишегеннән керергә теләсәләр, шуннан керәләр.
Табут белән кайтулары борчый инде, тик анысына дин әһелләре рөхсәт бирә, – дип ачыклык кертте Зыятдин хәзрәт.
«Аны югалткач, күңелдә зур бушлык, әйтерсең, нидер өзелде...»
Хабаровск үзәк мәчете имам-хатыйбы Салават хәзрәт Билалетдинов иң якын дустын югалткан.
– Мин аны яхшы белә идем. Аннан яхшырак бер дустым да булмады тормышымда. 2005 елда таныштык. Нократ аланында мәдрәсәдә бергә укыдык. Аннары бергә Дагыстанга киттек. 2 ел укыдык. Аның сөйләм кимчелеге бар – тотлыга иде ул, шунлыктан уку авыррак бирелде. Ул исендә калдыра, ләкин сөйли алмый иде. Аннан тырышрак кешене белмим дә мин, ашханәгә дә, йокларга да кулында китап белән йөрде. Шул сөйләм кимчелеге аркасында укып бетерә алмады.
Намаз укыды, уразасын тотты. Дини кеше иде. Армиядә хезмәттә, Сахалинда эшләгәндә дә, намазларын калдырмады. Ватанны, исламны бик яратты ул.
Соңгы тапкыр ул Сахалиннан киткәнче сөйләштек. «Хәзер Хабаровскида хәзрәт булып эшлим, заводтан киттем», – дидем. «Ел ярымнан пенсиягә чыгам да, улымны мәдрәсәгә бирәм дә, укуымны дәвам итәм, сиңа килермен, мәетләр юарга булса да булышырмын», – диде. «Әлбәттә, кил», – дим. Шуннан кисәк кенә югалды ул, шалтыратмый башлады. Аннары хатыныма башта – сеңлесе, аннары хатыны шалтыратып, үлгәнен әйттеләр.
Яхшы, изге күңелле кеше иде, бер кешене рәнҗетмәде, талашмады. Дисбене калдырмый иде, гел шуның белән йөрде. Аны югалткач, күңелдә зур бушлык, әйтерсең, нидер өзелде... – дип уртаклашты Салават хәзрәт.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» газетасы редакциясе Фәнил Хисмәтуллинның туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Алар сөйләгән барлык җылы сүзләр, истәлекләр Фәнилнең рухына дога булып барып ирешсен! Тар каберләре киң, караңгы гүрләре якты, урыны оҗмах түрләрендә булсын!