«Ул китапны яза башлаган булган»: Радик Сабировның кырыгына аңа багышланган китап чыкты
Бүген «Татмедиа» ашханәсендә «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист, филология фәннәре кандидаты Радик Сабировның кырыгына багышланган аш узды. Ул 47 яшендә вафат булды, 3 июньдә аны соңгы юлга озаткан идек.
Чарада шулай ук кыска вакыт эчендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән, Радик Сабиров истәлегенә багышланган «Язмыш» китабы тәкъдим ителде. Басма барлык кунакларга тапшырылды. Китапта аның иҗаты, тормыш юлы турында истәлекләр һәм публицистик язмалары тупланган.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, Радик Сабиров үзе дә китап әзерли башлаган булган. «Шәһри Казан» редакциясе журналистлары аны тулыландырып бетергәннәр генә.
«Без Радикның исемен ничек мәңгеләштерү турында уйлашканнан соң, тиз арада бу китапны эшләргә булдык. Радик үлгәннән соң, компьютерын ачып карадык та, документлар һәм материаллар арасында башланган, ләкин тәмамланмаган китапны таптык. Ул - акыллы кеше. Китапны әзерләгән инде, белгән... Тиз арада кызлар белән без аны тәмамладык: төрле истәлекләр, кереш сүзләр өстәдек. Тиз генә бастырдык, аз вакыт эчендә китапны әзерләп тә бетердек», – диде ул.
Шамиль Садыйков билгеләп үткәнчә, китап Радик Сабировның туганнарына, авыл халкына, мәктәбенә һәм китапханәсенә дә тапшырылачак.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Шәһри Казан» журналисты Рәсимә Галиева әйтүенчә, китапны әзерләү һәм бастыру эше бик кыска вакыт эчендә башкарылган.
«Радик Рәшидовичның 2019 елда «Шәһри Казан»га килгәннән бирле сайтта чыккан язмаларын күргәч, башта шаккаттым. Аның язмалары гади генә түгел, һәрберсе тирән эчтәлекле, тәрбияви, мәгънәви текстлар. «Болардан китап чыгарып булмасмы икән?» дигән фикер белән «Татмедиа» җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннән соң, алар безгә үзләренең ризалыкларын бирделәр. Китапны әзерләү, туплау – бер әйбер, әмма аны финанс яктан да тәэмин итәргә кирәк әле.
Китап бик тиз арада эшләнелде. Китапка кергән бер генә язма да искерә торган түгел. Аның һәрбер язмасында тормышның кадерен белү, аның кыскалыгы турындагы фикер ята. Шуңа күрә Шамиль Садыйков һәр язмадан укучыга аңлаешлы булырлык цитаталар чыгарырга да тәкъдим итте (һәрбер язма алдыннан аерым фикер бүленеп бирелә – иск. «Интертат»).
Билгеле, Радик Сабиров спорт журналисты иде. Һәм аның бу темага багышланган материаллары бик күп. Көрәш турында шулкадәр язып буламы икән?! Була икән... Без аларны кыскартып китапка керттек», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали