Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул китә дип, ай буе еладым» – Алан мәктәбендә бер укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Теләче районы Алан мәктәбендә бер бала өчен соңгы кыңгырау шалтырады. «Интертат» Алан мәктәбеннән һәм бәйрәмнән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Ул китә дип, ай буе еладым» – Алан мәктәбендә бер укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады
Энҗе Габдуллина

Мәктәпләрдә бу көннәрдә 9нчы һәм 11нче класс укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Шәһәр урамнарын тутырып, кызыл, зәңгәр һәм төрле төстә тасма аскан чыгарылыш укучылары йөри.

Кызганыч, авыл мәктәпләре генә бушап бара. Ике-өч катлы таш мәктәпләр дә тугызъеллыкка әйләнеп калды, классларда өчәр-бишәр бала гына укучы мәктәпләр дә шактый. Бер катлы гына булса да, гомуми 50дән артык укучы гына укыса да, Теләче районы Алан мәктәбе 11 еллык статусын саклап кала алган. Соңгы кыңгырау бәйрәмен карарга дип, үзем бер дә белмәгән, ишетмәгән Алан авылына киттем.

Авылга керүгә үк кырый якта калган һәм карап торышка кечкенә булып тоелган мәктәпкә керәм. Янында гына ике катлы бина. Анысында балалар бакчасы һәм авыл советы урнашкан. Мәктәп бусагасында тасма аскан егетләр тезелешкән. Үзара, нишләптер, русча сөйләшәләр.

Бәйрәмнәрне мәктәпнең коридорында үткәрәләр икән. Рәт-рәт итеп урындыклар тезгәннәр. Урындыкларга мәктәп укучылары, әти-әниләр, укытучылар, әби-бабайлар сыешты. Биредә бары кечкенә авыл мәктәпләренә генә хас атмосфера хөкем сөрә. Купшылык, пафос, кылану кебек нәрсәләр дә юк, чөнки бөтен кеше бер-берсен белә. Зур мәктәпләрдә параллель класста кем укуын да белмисең, чөнки ул хәтле кешене каян белеп бетерәсең, ди. Ә 50 укучы булган мәктәпләрдә дуслашып кына түгел, туганлашып ук бетә. Сөйләшүләре дә, көлүшеләре дә, авыл мәктәбенә хас булганча, укытучыларга «апа», «абый» дип эндәшүләреннән дә рәхәт.

«Берүзем генә укыйм, дип курыкмадым»

11нче классны быел 1 укучы – Раил Дәүләтшин тәмамлый. 9нчыда укучылар исә 10 бала. Соңгы кыңгырау аларның бөтенесенә бергә чыңлады.

«Берүзең генә укырга курыкмадыңмы?» – дип сорыйм Раилдән. «Мин аның турында уйламадым да, борчылмадым да», – ди Раил. Аның турыдан-туры югары уку йортында укыйсы килгән икән.

Спорт академиясенә укырга керәсем, тренер буласым килә. Балалар белән эшләргә телим. 9нчы класстан соң китсәң, башта 4 ел колледжда укырга кирәк, аннары югары белем алам дисәң, тагын 4 ел. Авыр инде алай. Иң яхшысы – мәктәптә 2 ел укып, аннары югары белем алу, – ди егет.

Мәктәп белем йорты булса да, шаян-шуклыкларсыз булмый, билгеле. «Өй эше эшләмичә кала алмыйсың инде, берүзең генә булгач?» – дим. «Әйе, эшләдем инде аларын».

«Укытучылар аңа ышаналар. Ул үзенең максатына бара, шуңа күрә үзе генә уку аны борчымады», – ди мәктәпнең педагог-организаторы Алсу Фәттахова.

Волейбол белән кызыксынучы, олимпиадалар, лагерь, форумнарда йөрүче активистны укытучылары да ярата. «Раилне күрәм дә елыйсы килә», – ди класс җитәкчесе Раушания Хөсәенова.

Бер генә бала булгач, бәйрәмнәр, класс чыгышлары вакытында авыррак. Шулай да Раил югалып калмады. Үзе генә булса да катнаша иде. Бер генә укучы булса да, класс яшәде. Бик тәртипле, акыллы, инсафлы бала. Ул китә дип, ай буе еладым. Кичә кан басымнарым күтәрелеп бетте, еладым да еладым. Аны күрәм дә елыйсым килә.

Киләсе елга 5нче класска 12 бала керә. «Апа, җәй көне шабашкада эшләп, сезгә бер коробка пустырник алып килеп бирермен», – ди, көлә инде.

«Кайсы өлкәне сайласалар да, авылга кайтсыннар»

Раилнең әти-әнисе Галия белән Сәйдәш Дәүләтшиннар да улларын бәйрәме белән котлады. «Теләсә кая сикереп йөргәнче, монда кал, дидем», – ди әтисе Сәйдәш абый.

Авылда балалар күп түгел. Күбесе БДИдан куркып, 9нчы класстан качып бетәләр. Минем малайның вузга керәсе килде, калам, диде. Башка авылларга да, Теләчегә дә китмәде. Мин дә «теләсә кая сикереп йөргәнче, кал» дидем. Монда ияләнгән бит инде. Алан мәктәбенең укытучылар коллективы да көчле, алар районда беренчелектә баралар.

Бер дә «авыр» дигәне булмады. Проблемалы малай түгел ул.

Спорт буенча китәм, ди. Хәзер яшьләрнең фикерләве дә башкачарак, безнеке кебек түгел. Безнең буынга кулга тотып эшли торган эш булса, җайлырак шикелле тоела. Спорт буенча укыгач, йә укытучы, йә тренер була. Бәхет елмайса, берәр командага эләгергә мөмкин. Укысын, үзе теләгәнне эшләп карасын. Теләге булгач, мин каршы килмәдем инде, – ди әти кеше.

Сәйдәш Миңнурович чыгарылыш класс укучыларын «Алан» хуҗалыгы исеменнән дә котлады. «Кайсы өлкәне сайласалар да, барыбер авылга кайтсыннар. Авылны сакларга кирәк. Күреп торасыз, авылда яшьләр әз. Бөтенегезне колач җәеп көтеп торабыз», – диде җитәкче.

Алан мәктәбенең чыгарылыш классы укучылары: 9нчыдан – 10, 11нчедән – 1 укучы. 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Мәктәпнең капкасын ачып керүгә, кире чыгасы килми»

Киләсе елга да Алан мәктәбен бер укучы гына тәмамлаячак. Әлбәттә, хәлләр бөтенләй үк өметсез түгел, чөнки 9нчыны тәмамлаучы 10 укучының 6сы – 11гә кала. Шуңа өстәп, 1нче сыйныфка да 10 укучы керә икән.

9нчыны тәмамлаучы Фазылны котларга дип, әнисе һәм әбисе килгән. Гөлгенә апа белән Миңнегөл әбинең күзләре бәйрәм буе яшьле торды. «Еладым, күңелем тулды», – диде Гөлгенә апа.

Үз теләге белән кала. Укуы да әйбәт, Аллага шөкер. Шуңа күрә мин дә: «Юк, китмә, югары уку йортына керерсең», – дим. Үзе дә киләчәктә укырга тели. Йә медицина, йә программист юнәлешен сайларга уйлап тора, – дип сөйләде Гөлгенә апа.

Оныкларын котларга килгән әбиләр дә берничә иде. Миңнегөл әбинең дә күзеннән яше тамып торды.

Алан мәктәбендә үземнең 3 балам, 5 оныгым укып чыкты. Укытучыларга бик зур рәхмәт. Мәктәптә бик күңелле безнең. Капкасын ачып керүгә, кире чыгасы да килми. Рәхәтләнеп укырга да укырга. Дөньялар тыныч булса иде, балаларыбызны алып китмәсәләр иде. Үзләре сайлаган юллардан сөенеп, шатланып атларга язса иде. Авырлыклар килсә, укытучылары, әти-әниләре белән киңәшеп, тормыш юлларын матур итеп үткәрергә насыйп булса иде.

«Авылда хәзер интеллигенция әз калды»

Ниндидер һуш китмәле, кыйммәтле ремонт ясалмаса да, мәктәп төзек, матур. Парта, урындыклар, киң такталардан эшләнгән идәннәре дә үзенчәлекле. Шулай да иң истә калганы – укытучылар коллективы булды. Мәктәптә 21 укытучы эшли.

Укытучылар бүлмәсенә керүгә, коллективның яртысын ир-атлар алып торуына игътибар иттем. «Без – якын-тирәдәге коллективта ир-атлар күп булган бердәнбер мәктәп», – ди Алсу Фәттахова. Әдәбият, мәдәният, журналистика, мәгариф хатын-кызлар кулына кала, дибез бит. Аланда директор, хезмәт һәм физкультура укытучылары гына түгел, математика, физика, рус телен дә ир-атлар укыта. Математиканы хәтта 2 ир-ат укытучы өйрәтә икән.

Элек алар күбрәк тә булган. «25 ел элек мәктәпкә эшләргә килдем. Мәктәп шундый зур иде. Һәрберсендә 30ар бала укый торган ике параллель класслар бар иде. Хәзер, әлбәттә, мәктәп кечерәйде», – ди Алсу Фәттахова.

Мәктәпнең үзгәреш чорын уку-укыту бүлеге буенча директор урынбасары, география укытучысы Гөлфия Шәйхетдинова кичергән. 1986 елның 1 сентябреннән хәзерге көнгә кадәр ул урынбасар булып эшли. Мәктәпләрнең, авылларның кечерәюе генә түгел, балаларның укуга мөнәсәбәте үзгәрүен билгеләп үтте Гөлфия Шәйхетдинова.

Мин монда өченче буынны чыгарам. Хәзер укучы балаларның әти-әниләре дә – минем укучыларым.

Замана үзгәргән саен, мәктәп тә шуңа яраклаша. Үзгәрмәсәк, яши дә алмас идек. Мәктәп элек зуррак иде.

Кечерәйгән саен, балаларга индивидуаль якын килеп була, тик сайлау мөмкинлеге юк. Авылда хәзер интеллигенция әз калды. Интеллигенция балалары мәктәптә башка әзерлек дәрәҗәсендә керәләр иде. Хәзер бөтен җирдә дә балаларның укуга карашлары бик әйбәт түгел. Әти-әниләрнең дә йогынтысы көчле булырга тиеш, – ди Гөлфия Хәнифовна.

Сүз уңаеннан, Гөлфия ханым татар теленә нәкъ менә Алан мәктәбендә өйрәнгән. Рус мәктәбендә, аннары институтта русча уку аркасында, татарча сөйләшүдән курыккан да булган икән. «Хәзер чиста сөйләшәм. Элек дәресләрдә көнчыгыш белән көнбатышны бутарга куркып, үзем өчен тәрҗемәсен язып куя идем», – ди ул.

Ак юллар сезгә, укучылар!

«Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә балалар да күп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Унбер һәм тугыз еллык хезмәтләренә шулай йомгак ясап куйдылар. Булат Бәйрәмов та кызы Таңсылуны чыгарылышы белән котлап: «Унбер еллык марафон бетте, ЕГЭ дигән спринт калды», – дип язган. Кызыл тасма элгән укучыларны хәзер кызыл финиш сызыгы гына көтә.

Укытучылары, әти-әниләре, әби-бабайлары теләгәнчә: «Имин һәм сау-сәламәт булып, шушы матур дөньяларда бергәләп яшәргә язсын. Ак юллар сезгә, укучылар!»

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100