Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул ияләрнең иясе иде» - Равил Фәйзуллин сынчы, рәссам Әхсән Фәтхетдинов турында

Әхсән Фәтхетдинов - Татарстанның сынлы сәнгать тарихында рәсем һәм агач скульптура синтезын төзегән уникаль оста. «Интертат» укучысын ялгызлыкта иҗат иткән үзенчәлекле останың тормыш юлы белән таныштырабыз.

news_top_970_100
«Ул ияләрнең иясе иде» - Равил Фәйзуллин сынчы, рәссам Әхсән Фәтхетдинов турында
Султан Исхаков

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Рәссам Әхсән Фәтхетдинов: дуска хатлар» дип исемләнгән күргәзмә узды. Күргәзмә залында узган түгәрәк өстәлдә сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова: «Әхсән абыйны яхшы белә идем. Эш бүлмәмдә аның агачтан эшләнгән композициясе девиз булып тора: «Бу дөньяда гомер түгел, кабатланмый төшләр дә».

Әхсән Фәтхетдинов язучы Равил Фәйзуллин белән якын дус булган. Язучы аның белән бәйле хатирәләрне искә алды.

«Без бик якын дуслар идек. Әхсән әдәбият һәм поэзия ярата иде. Ул минем китапларны укыды, мин аның беренче күргәзмәләренә йөрдем. 1980 еллар тирәсеннән аралаша башладык. Безне иҗади намуслык бәйләгәндер: минем поэзия дә, аның эшләре дә намуска нигезләнгән. Сафлык һәм ихласлык хас иде аңа.

Гаиләле булса да, аның балалары булмады, хатыны да татар милләтеннән түгел иде. Ул көннәр буе ялгызлыкта, остаханәсендә үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә иҗат итә иде. Остаханәсе беренче катта урнашкан караңгырак бер бүлмә булса да, анда бер нур бар иде, ул үзе дә анда юаныч тапкан.

Ялгызлыкта яшәү бу дөньяны үзенчә аңларга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Караңгыда иҗат иткән кешенең күз күреме, күңел тоемы бүтән булгандыр. Нечкә хисле кеше яктылыкны да башкача күргәндер. Аңа күп әйбер ошамый иде: төзелешләр, телгә зыян килү, кешенең табигатьне мыскыл итүе.

Ул үзе сабый да, хикмәтле гомер кичергән аксакал да кебек иде. Дөньяга карашы сабыйларча иде. Аның өчен җитәкче дә, гади кеше дә бер дәрәҗәдә булды һәм ул барысына да турысын әйтте, шуның белән үзенә авырлыклар да тудыра иде».

«Агачның җанын аңлый иде ул»

«Туйган чаклары да була иде аның, минем янга Казанга килә дә, Аккош Күлендәге йортыма китә идек. Табигать баласы өчен бик иркен урын иде ул. Ялгызлыктан җыелган уйларын сөйләп, кемгәдер түгеләсе килә иде. Озак итеп сөйли иде, мин тыңлап кына утыра идем.

Урманнарда бергә йөргәндә ауган агач, ботаклар күрсә: «Нәрсә ясап була?» — дип уйланып, озак итеп карап торыр иде. Агачның җанын аңлый иде ул. Кайвакыт ул ботакларны җыеп алып кайта идек. Хәзер дә аның белән алып кайткан ботаклар алмагачка эленеп тора.

Язу сәләте дә бар иде анда. Җанын бушатырга теләп, хатлар яза иде ул. Миңа Әхсән кырыктан артык хат җибәрде. Чынлыкта аларны хат дип атап та булмый, рухи көндәлек дияр идем. Анда көндәлек гади күренешләр түгел, уйлый белүче кешенең җан авазы, тирән фикерләре тупланган.

Күләме буенча да хат дип атап әйтүе авыр, машинкада бастыргач, кайбер хатлар 70-80 биткә җитә. Хатларны миңа почта аша җибәрмәде, Казанга килеп, кулыма тапшырды. Мин сагынам аны. Хәзер дөньяда адәм күп, кеше аз, диләр», — ди Равил Фәйзуллин.

«Барысының да иясе бар, тимәгез!»

Әхсән Фәтхетдиновның иҗатына килгәндә, аның агачтан ясалган декоратив скульптура сыннарыннан торган үзенчәлекле цикллары бар. Агач җанлы останың «Кабер ташлары», «Ияләр» циклы аерым игътибарга ия.

«Яшерен, хисле сүзләр язылган кабер ташларына охшаган серия ясарга теләде Әхсән. Шунда минем кыска шигырьләргә тап булган, ә кыска шигырьләр — минем стихиям, бәлкем, асылымдыр, тик беркайчан да „кабер ташына“ уелырлар дип уйламадым. Әхсән аларны такта бәгыренә уеп язды, ул эш бик зур тырышлык таләп итте», — ди Равил Фәйзуллин.

«Ияләр» циклы Әхсән Фәтхетдинов иҗатының асылын тәшкил итә дисәк тә хата булмас. Агачтан ясалган җир иясе, күк иясе, урман иясе, зират иясе, чишмә иясе, юл иясе, су иясе, йорт иясе, абзар иясе, капка иясе — барысы да аның карамагында. «Әхсән Фәтхетдинов нинди генә ияләрнең иясе булмады!» — ди Равил Фәйзуллин.

Әхсән Фәтхетдинов «Ияләр» сериясеннән торган күргәзмә өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган. Табигатьне рәнҗетүгә бик борчылып ясаган эшләр ул: «Барысының да иясе бар, тимәгез!», — дигән кебек», — диде Равил Фәйзуллин.

Татар халкында Тукай таныткан данлыклы су һәм урман ияләре билгеле, башкалары күләгәдә калган иде. Ни өчен алай булган соң?

«Су үзенә тарткач, урманда кеше адашкач, борынгылар анда ияләр булуга ышанганнар. Ияләр кешедән качып, куышларында яшәгәннәр дип уйлаганнар. Күпер һәм юл ияләрен күзаллау авыр, чөнки ияләрнең качар урыны юк. Өй, мунча, абзар ияләре барыбер халыкта таралган иде», — дип аңлатты Равил Фәйзуллин.

«Табигатькә табыну дөресрәк тә түгелме икән?»

Әхсән Фәтхетдинов эшләренең нигезендә мифология ята. Татар галиме, фольклорчы Марсель Бакиров мифологиягә аңлатма бирде:

«Мифология — ул борынгыларның дөньяга карашы, иң борынгы идеология формасы. Борынгы кешеләр бөтен табигатьне җанландырганнар, икенче стадиядә шулар нигезендә ияләр уйлап чыгарганнар һәм мәҗүси Аллалар барлыкка килгән. Кеше үзенең табигать белән берлеген аңлаган һәм уртак тел табарга тырышкан.

Әхсән асылда шуны аңлаган — кешене табигать белән бәйләүче җепләр юкка чыга. Ул ясаган ат иясе моңсу: атлар хәзер юкка чыгып бара. Шүрәле кысан урында утыра, чөнки урманнар киселә, аларга да урын калмады. Тарихи хәтеребезне яңарту максатыннан мифологик образларны материал итеп файдаланган ул».

Равил Фәйзуллин фикеренчә, элек кеше бөек көч булуга ышанган. «Мифлар кешелекнең уйлануларыннан туган. Табигатькә табыну дөресрәк тә түгелме икән? Хәзерге вакытта төрле диннәр идеологиясе бар һәм шул нигездә сугышлар да булмый тормый. Әхсән табигатьнең чын баласы булырга тырышты һәм эчендә тәңречелек бар иде», — ди язучы.

Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдинов 1939 елның 7 июнендә Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында туа.

Һөнәри белемне ул Түбән Тагил педагогия институтының сәнгать-графика факультетында ала.

1969 елда Татарстанга кайта һәм 30 елдан артык Түбән Кама шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

Әхсән Фәтхетдинов агачтан уеп декоратив-нәкыш ясый һәм монументаль рәсемнәр иҗат итә.

1992 елда Венгриядә аның шәхси күргәзмәсе оештырыла.

2012 елның 15 июлендә якты дөнья белән хушлаша.

Бүгенге көндә Әхсән Фәтхетдиновның күп хезмәтләре Түбән Кама музеенда, ТР сынлы сәнгать музеенда, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Мәрҗани фондында саклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100