Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул исәндер дип өметләндек» – 21 яшьлек Әнвәрне үлеменә ел ярым узгач кына җирли алганнар

news_top_970_100
«Ул исәндер дип өметләндек» – 21 яшьлек Әнвәрне үлеменә ел ярым узгач кына җирли алганнар

Башкортстанның Мәчетле районын Олы Ыктамак авылында 21 яшьлек Әнвәр Солтановны җирләгәннәр, дип яза newsbash.ru.

Әнвәр Солтанов 2020 елда хәрби хезмәткә китә, аннары контракт яза. Ул огнеметчик булып хезмәт иткән. Махсус операция башлануга, ул Украинага эләгә һәм 3 көннән – 2022 елның 27 февралендә һәлак була. Бу хакта Мәчетле районы буенча военком Рафис Фатыйхов әйткән.

Ни өчен хәрби үлеменнән соң 1,5 ел узганнан соң гына җирләнгәне хәбәр ителми. Әнвәр Солтанов, үлгәннән соң, Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән. Орденны әнисенә биргәннәр.

UFA1.RU сайты аның бертуган апасының ире белән сөйләшкән. Әнвәрнең якыннары соң көнгәчә, ул исәндер, дип өметләнеп яшәгән. Алар ел ярым, Әнвәр турында хәбәр киләчәк, дип көткән.

Әнвәрнең 2 апасы, 1 абыйсы булган. Ул әйбәт егет була, ПТУда укый, аннары кибеттә, кафеда эшли. «Ул хәрби юнәлеш белән кызыксынмады, әмма армиядә вакытта алтын таулар вәгъдә иткәч, контракт язды», – дип сөйләгән җизнәсе.

– Ел ярым без аны бөтен җирдән эзләдек. Әнисеннән 2 тапкыр ДНК алдылар. Без кая гына бармадык. Без, ул югалгандыр, дип уйладык, частька да бардык, Оборона министрлыгына да. Ул хәбәрсез югалган, дип әйткәннәр иде. Күптән түгел, аның җәсәден таптылар, дип хәбәр иттеләр, – дигән җизнәсе.

3 ай элек Әнвәрнең абыйсы да махсус операциягә киткән. Әнвәрнең әнисе әле дә шок хәлендә, сөйләшә алмый икән. «Без соң көнгәчә, ул исәндер, дип өметләндек. Без әле дә, ул исәндер, ялгышканнардыр, дибез. Тагын бер ДНК ясатмакчы идек, әмма цинк табутны ачу өчен, хәрби прокуратура һәм судка мөрәҗәгать итәргә кирәк, бик авыр, диделәр. Әнисе кайгыда – аның исән түгел икәненә ышанмый», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100