Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул хоккей турында нәрсә булса да беләме соң?» - «Ак Барс TV»да яңа алып баручы

Камилә Харисова – Казан хоккей клубы телевидениесенең яңа алып баручысы. Яр Чаллы кызы шушы көннәрдә беренче туры эфирын үткәрде.

news_top_970_100
«Ул хоккей турында нәрсә булса да беләме соң?» - «Ак Барс TV»да яңа алып баручы
Камилә Харисованың инстаграм аккаунтыннан

Зөһрә Уразбахтина Казан клубы телевидениесеннән китте һәм аның урынына Камилә Харисова килде. «Ак Барс» Камиләне алай ук аерып тәкъдим итмәде. Җанатарлар яңа алып баручы турында уен алдындагы пост аша гына белделәр.

Камилә Харисова КФУның «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнеш» бүлеген тәмамлап, инглиз теле тәрҗемәчесенә укыган. Аңа хәзер 23 яшь. Камилә 2017 елда «Мисс - Татарстан» бәйгесендә «Мисс - Казан» таҗын алган. Ул моңарчы модель гына булган һәм беркайчан да алып баручы булып эшләмәгән.

Камиләнең телевидениедә эшләү тәҗрибәсе булмавы туры эфирда да күренде. Артык борчылгангамы, теманы тулысынча белмәгәнгәме, ул язылган текст буенча гына барды һәм артык сүзен чыгармады.

Камилә белән Зөһрә бергә эшләргә тиеш булганнар, Уразбахтина соңгы моментта киткәнгә күрә, барлык җаваплылык Камилә өстенә төшкән. Ләкин җанатарларга аны аңлатып буламыни? Син тамашачыларың алдында бернигә дә карамастан төз, матур, кызыклы һәм профессиональ булырга тиеш.

Канәгать булмаган җанатарлар: «Ул хоккей турында берәр нәрсә беләме соң?», «Бик күңелсез иде. Тышкы кыяфәтеннән башка бернәрсәсе дә юк», — дип комментарийлар язалар.

Камилә алга таба да шулай эшләсә, чынлап та, «Ак Барс TV»ны карау бик күңелсез булачак. Аңа карамастан, Камилә әлегә Зөһрә кебек кычкырып көлми, тупас итеп шаяртмый һәм килгән кунакларның сүзен бүлдерми. Алда нәрсә көтелер — билгесез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100