Алып баручы Зөһрә Уразбахтина «Ак Барс TV»дан китә
Бу хакта Зөһрә үзенең инстаграм челтәренә пост урнаштыргач билгеле булды.
2019/2020 сезонында Казан клубы «Ак Барс TV» дип исемләнгән проект ачып җибәрде. Әлеге проект тапшыру форматында уен алдыннан, периодлар аралыгында ТНВ телеканалында эфирга чыкты. Проектның алып баручылары Зөһрә Уразбахтина белән Мәхмүд Аракаев булдылар.
Зөһрә сезон дәвамында җанатарларда төрле хисләр уятты: кемнәрдер аңа сокланып, «яраткан алып баручыбыз» дисә, калганнары аны ошатмадылар.
Бу көннәрдә Зөһрә үзенең инстаграм битендә бик кызыклы пост урнаштырды. Анда ул популяр булган федераль спорт каналының хэштегын куеп, студиядән фото керткән. Аннан тыш, җанатарларга:
«Барлык нечкәлекләр — бераз соңрак», — дип язып куйган.
Шулай ук алып баручы үзенең инстаграмына спорт телеканалы студиясеннән сторизлар керткән.