Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул фәрештә кебек иде» - унбер яшьлек Радик Зөя елгасында батып үлгән

Чүпрәле районында яшәүче 11 яшьлек Радик Е. дуслары белән су коенырга чыгып китә һәм кире кайтмый... Өйдән ерак китми торган тыныч баланы ун км ераклыкта урнашкан Зөягә әҗәле илткәнме?

news_top_970_100
«Ул фәрештә кебек иде» - унбер яшьлек Радик Зөя елгасында батып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

Җәйге эссе көн. Рәхәтләнеп суга керәсе килә. Унбер яшьлек Радик та шундый уй белән су коенырга киттеме икән? Ул үзеннән ике яшькә зуррак дуслары белән Зөягә бара. Бер мизгелдә дуслары аны күздән югалта. Курыккан дуслары бу турыда беркемгә дә хәбәр итми. Кич әниләре борчылып, дусларының берсе янына бара, шунда гына дөресе ачыклана. Төнге сәгать икедә елгадан унбер яшьлек баланың мәетен табып алалар…

Мәетнең Буа районы Әлши авылы янында табылуы билгеле булгач, авыл җирлеге идарәсенә шалтыраттым. Җитәкче Валерий Сюрмин малайның ул авылдан һәм хәтта районнан да булмавын әйтте. Малай Чүпрәле районы Борындык станциясе бистәсендә яшәгән. Зөягә кадәр ул җәяү ун км юл узган.

Беләсезме, әҗәл йөртә дип әйтәләр ич әле. Унбер яшьлек баланы да әҗәл йөрттеме икән әллә?

Радик күп балалы гаиләдә үскән. Гаиләдә — биш бала. Әтиләре комбайнчы булып эшли, кечкенә Радик та аның белән эшкә йөри торган булган. Ә ул көнне комбайн ремонтта булган, шул сәбәпле генә баланың буш вакыты барлыкка килгән. Радикның әнисе элеваторда эшләп йөргән.

«Зөягә кадәр алардан ким дигәндә бер сәгать барырга кирәк»

Чүпрәле районының Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцев баланың шулай ерак чыгып китүенә гаҗәпләнүен әйтте. Юкса, аны авыл читендә дә күргәне булмаган, гел йорт тирәсендә, күз уңында йөргән.

«Иптәшләре, аның югалуын аңлагач, куркып кайтып киткән. Аның әйберләрен йорты янына яшереп куйганнар. Малайларның берсе күршеләрендә яши диярлек. Радикның әнисе аларга кергән, егет барысын да сөйләп биргән.

«Мин бит аны еш күрә идем. Спорт мәйданчыгына да килде. Мине күрсә, ерактан ук исәнләшә иде. Машинада узып киткәндә дә кул болгап кала. Мин дә баланың күңеле булсын дип сигнал биреп китә идем. Ул шундый шатлана иде — әле дә күз алдымда. Шундый аралашучан, якты, тырыш бала…

Узган елны дүртенче сыйныфны тәмамлап, Иске Шәйморза авылына урта мәктәпкә укырга китте. Ул бервакытта да өеннән ерак китми иде. Мин бит еш юлда йөрим, аны авыл читендә дә күргәнем булмады. Зөягә кадәр алардан 10 км ара бит! Ким дигәндә бер сәгать барырга кирәк. Бу эсседә нишләп алай ерак барырга уйлаганнардыр инде», — ди Владислав Ранцев.

«Радик шундый „деловой“ малай иде»

Радик белем алган башлангыч мәктәп директоры Елена Душечкина малайның бик сәләтле булуын берничә тапкыр кабатлап әйтте. Ул барлык конкурсларда катнашкан, призлы урыннар яулаган.

«Шундый әйбәт малай иде. Менә әле видеосын карап утырабыз… «Бәхет — гаиләм, бәхет — яшәү…» — дип сөйләп тора… Авыррак гаиләдән, әмма мәктәпкә бер көн дә сәбәпсез килмичә калганы булмады. Белсәгез, ул шундый «деловой» малай иде, аны күрүгә елмаясы гына килеп торды. Кулларын гел чалбар кесәсенә тыгып йөрде. «Радик, чыгар инде кулларыңны», — дип әйтә идек. Менә ярата иде шулай йөрергә! Бөтен концертларда аңа гына карап тордык, аның үзенә җәлеп итә торган сәләте бар иде.

Кайбер балалар кире була бит, ә ул ни сорасаң да, ни кияргә кушсаң да тыңлый иде. Чыгышлар ясаганда «мин моны кимим» дип бер тапкыр да киреләнмәде. Җырлый, бии, шигырьләр сөйли… Халыкара конкурста катнашып, җиңүгә дә ирешкән иде. Бик тырыш бала булды, математика фәнен дә яратты. Аның тәртип бозып йөргәнен бер тапкыр да күрмәдем.

Нигә шулай еракка чыгып киткәндер?! Ул бит икенче район. Менә җәй тәмамланып килә, бер тапкыр да анда барганы булмаган. Ул үзе йөзә белә, бар ситуациядән чыга торган бала иде. Барысын да җиңә иде бит. Башкалардан аерылып торды. Күз алдында кулын кесәсенә тыккан малай булып калды», — дип сөйләде мәктәп директоры.

«Ул кемнедер көткән кебек иде»

Башлангыч мәктәптә Радикның сыйныф җитәкчесе булган Светлана Тарасова да бик зур авырлык белән сөйләде. Ул Радикны үз баласы кебек күргән.

«Кичә өйләренә барган идем. Әти-әнисенә бик авыр. Аның күзләре бераз ачык. Мәетнең күзе йомылып бетмәгән булса, күрәсе килгән кешесен көтә дигән ышану бар. Ул кемнедер көткән сыман иде. Әнисе елый: «Ул сезне көтәдер. Улым, яраткан укытучың килде», — ди баласына. Безнең аеруча җылы мөнәсәбәтләр булды. Үземнең балам кебек күрдем.

Репетицияләр ясарга минем янга өйгә килә иде, без бакча аша гына яшибез. Ул барысын да бик тиз отып ала иде. Бәйгеләрдә чыгыш ясаганда, жюри, торып басып, аның чыгышын видеога төшерә иде. Ул бәйгедә җиңгәч, аның белән бергә КФУга бүләкләү тантанасына барган идек. Шундый ихластан шатланды. Шундый мөлаем бала… Репетициядән соң кочаклап рәхмәт әйтте. Ничек хушлашырга аның белән?!

Ул гел «4"ле, «5"ле билгеләренә генә укыды. Әнисе дә рәхмәтләр әйтә иде. «Минем балалар беркайчан да андый билгегә укымады, Радик ничек булдыра соң?» — дип гаҗәпләнде. Булдыра иде.

Ул башка балалардан аерылып торды. Радик күп балалы гаиләдән булгач, мин аның барысыннан да яхшы булуын тели идем, җиңеп чыга алуына ышандым. Ярдәм итәсем килде. Минем балалар да яратты аны. Радикны ике атна күрми торган идем, укытучыларны ялга җибәрделәр. Утыз сәгать юлда булдык, кайтып керүгә бу хәбәрне ишеттем...

Ул бик тырыш иде, әтисе белән комбайнда йөрде. Кич безнең алдан узалар: арыган, әмма шундый бәхетле. Инде хәле беткән булса да, исәнләшмичә узмый иде.

Мин үзем дә дүрт бала әнисе. Аларның һәрберсе кадерле бит. Бала кайгысыннан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын», — дип сөйләде Светлана ханым.

«Приютка да алып киттеләр, урамнан да тотып алып керделәр»

Мәктәп бинасында ук урнашкан балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Ирина Ранцева сүзләренчә, Радик балалар бакчасына йөрмәгән. Аның өчен дә Радик ихлас, ачык күңелле бала булган.

«Минем аны беркайчан да моңсу килеш күргәнем булмады. Ул фәрештә кебек иде. Әти-әнисен шундый кызганам. Без дә гел ярдәм итәргә тырыштык. Гомере бигрәк иртә өзелде шул баланың. Үсте, аякка басып килә иде бит. Аны шундый сакладылар. Укытучылар да янына барып йөрде. Бәләкәй бит әле, ничек анда китәргә булгандыр? Бездә якын-тирәдә су коенырга урын юк. Андый урыннар булмагач, шатланып та торган идек.

Ул бала күп авырлыкларны җиңде. Приютка да алып киткәннәр иде. Бөтенләй бәләкәй вакытында кыш көне урамнан тотып кергәннәр иде, яланөс кенә чыгып йөгергән булган», — дип искә алды ханым.

«Исәндер дип өметләнгән идек»

Иске Шәйморза урта мәктәбендә Радикның сыйныф җитәкчесе булган Зөлфия Бикчурова аның физкультура, хезмәт, рәсем дәресләрен яратуын әйтте.

«Миңа ул үзе генә күрше авылдан килде. Кечкенә генә буйлы, ягымлы, тере, ачык йөзле бала сыйныфташлары белән шунда ук уртак тел тапты. Дәресләргә дә әзерләнеп йөрде. Эшкә иң беренче булып тотынды, ихлас күңелле иде. «Апа, здравствуйте», - дип килеп керә иде. Сәбәпсез дәрес тә калдырмады.

Каникулда нишләргә ярамаганны гел искәртеп тордым бит. Әле соңгы өч көндә әнисе белән дә сөйләшеп тордык. Бер баланың югалуы турында хәбәр таралгач, безнең мәктәп укучысыдыр дип йөрәк әрнеп куйган иде, минем бала булып чыкты. Ул төнне йокламадык. Исәндер дип өметләнгән идек...» — диде укытучы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100