Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул җеннәрне дә биетер» — Гүзәл Уразова Корея кунакларын татарча биеткән

Мунгем белән Таля әллә ни арада татарча бию хәрәкәтләрен өйрәнеп өлгергән.

news_top_970_100
«Ул җеннәрне дә биетер» — Гүзәл Уразова Корея кунакларын татарча биеткән
Салават Камалетдинов

Челтәрле «бизнесмен» җырчылар бер-берсеннән калышмый. Шушы көннәрдә генә бер компания «челтрәвик»ләренең «Казан Экспо» ны тутырып концерт оештырулары турында язган идек. Җырчы Гүзәл Уразова командасы да Яңа ел бәйрәме уздырган. Әлеге чарада Гүзәл Кореядан килгән кунакларны татарча биеткән. Мунгем әфәнде белән Таля ханым татарча бию хәрәкәтләрен кай арада өйрәнеп өлгерделәр икән? Инстачылар фикеренчә, Корея кунаклары чын татарлар кебек шәп бии. «Болар алдан әзерләнгән кебек», «Бик яхшы килеп чыга», — дип мактаганнар биючеләрне.

Ә менә чын татар Гүзәл Уразованың татарча биюен ошатмаучылар табылган.

«Татарча бии белмисез», «Җырчы буларак сез супер, әмма бию юк икән сездән» — дип язганнар аңа.

«Сез үзегез белмисез, каткан аяклар», — дип шунда ук яклап чыгучылары да булган.

«Безнең Гүзәлнең белмәгән эше юк», «Гүзәл ул җеннәрне дә биетер», — дип тә мактаганнар җырчыны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100