Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Милләтнең бер начар сыйфаты бар – кеше кадерен белми...»: Резедә Вәлиева белән хушлашу

Бүген танылган шагыйрә Резедә Вәлиеваны соңгы юлга озаттылар. «Интертат» хәбәрчесе хушлашу мәрасимендә булып кайтты.

news_top_970_100
«Милләтнең бер начар сыйфаты бар – кеше кадерен белми...»: Резедә Вәлиева белән хушлашу

Үзәкне өзә торган салкын көн. Шуңа өстәп, сирәк-сирәк кенә кар бөртекләре төшә. Шундый салкын көнне танылган шагыйрә Резедә Вәлиеваны Шуртыгина урамында урнашкан фатирыннан соңгы юлга озаттылар. Иске генә йорт, ике бүлмәле зур фатирда мәрхүмә рухына дога кылынды.

Халык, мәрхүмә яткан бүлмәгә сыешмыйча, керү юлына тезелде. Икенче бүлмәдә Резедә апаның дуслары сөйләшеп утыра иде.

Без якташлар, дуслар идек.

Мин 15 еллап нәшриятта эшләдем. Ул, мин килгәнче, бик озак мөхәррир булып эшләгән. Безнең янга килеп йөрде. Аралашып яшәдек, кунакка килә иде. Бер елны туган көнгә чәйник бүләк итте.

Шушы бүлмәдә менә шушында (кулы белән күрсәтә) Фирая Зыятдиновалар белән сөйләшеп утырган идек. Сагынабыз.

И-и, монда кем генә булмады инде!

Әйе, җырчылары да, шагыйрьләре дә...

Икенче бүлмәдә хәзрәтнең тавышы ишетелде: «Резедә апаның урыны җәннәттә булсын».

«Кич кунача кил, дигән иде»

Бүлмәдә – иске пианино, шкафлар. Диварда Резедә апаның әтисе Тәүкәлүн белән әнисе Мәрзия апаның фотосурәте, үзенең инде саргаеп барган фотолары эленеп тора. Ул фатирга тарих төсе сеңгән.

Резедә Вәлиева Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында туган. Әтисе Тәүкәлүн – РСФСР һәм Башкорт АССРның Атказанган укытучысы, мәктәп директоры, ике тапкыр Ленин ордены иясе. Әнисе Мәрзия башлангыч сыйныфлар укытучысы була.

 

Фото: © Абдул Фархан

Әтисе яклап туганнан туган сеңлесе Зәфирә апа инде берүзе калган.

Бер шалтыраттым, улы Айрат белән сөйләштем: «Бүген йөреп керергә чыгабыз», – ди. «Әйдә, бергә чыгабыз, безгә килегез», – дим. Айрат машина белән килде. Өчәүләп, Җиңү паркына бардык. Айрат багажнигында ике запас урындык йөртә, утырып торырга. Берсе – Резедә апага, берсе – миңа. Икесен дә алдык та, паркта шактый йөреп кайттык. Кайтканда миңа кереп тормады, аяклары да авырта иде. «Кич кунарга кил инде», – диде. «Киләм, киләм, Резедә апа, бакча эшләре бетсен», – дидем. Менә шулай үлеп тә китте. Кич кунача килә алмадым, кызганыч инде. Җәннәттә булсын. Матур яшәде, бик ачык кеше иде.

Әтиләре үлгәндә, без Сахалинда идек, Фаршат абый киткәндә дә була алмадым. Машинага эләкте бит, фаҗига белән үлде. Аларны да күреп кайтыйм, дим, – ди Зәфирә апа.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Толымнарың синең»

«Илгә килгән бәла минем өчен

Синең чәчләреңнән башланды:

Күз алдында куе көлтә кебек

Толымнарың кисеп ташладың».

Резедә Вәлиеваның «Толымнарың синең» шигыре – каткан бәгырьләрне дә йомшарта торган шигырь. 18 яшендә үзе теләп Бөек Ватан сугышына киткән сөекле апасы Раузиянең якты истәлегенә багышлап язган шигырен сугыш турындагы чараларда елата-елата сөйлиләр иде.

Яраткан апасының истәлеге – кызы Гөлшат. «Резедә апаны яратмыйча булмый», – дип сөйләде, инде үзе дә олыгаеп килүче Гөлшат апа. Ул Резедә апаның тормыш иптәше Фаршат абый турында сөйләде. Фаршат абый 2005 елның 15 августында фаҗигале төстә һәлак була. Бакчага дип чыгып киткән җиреннән КамАЗ машинасы астына эләгә ул.

Резедә апаны яратмыйча булмый. Хәбәр бирми торсаң, шалтырата иде. Телефоннан берешәр, икешәр сәгать сөйләшә идек. Мине бик ярата идек. Мин дә аны бик яраттым.

Фаршат абый да бик яхшы кеше иде. Без аның бөтен иҗат кичәләренә бара идек. Сәхнәгә менеп, туганнар белән фотоларга төшә идек.

 

Фото: © Абдул Фархан

Фаршат абый фаҗигале үлде. Электричкага йөгергәндә, КамАЗ астына кергән бит ул. Без Казанда түгел идек, каядыр ял итәргә киткән идек. Резедә апа бик елады. «Мин аңа әйттем, барма, дидем. Юк, мин бакчага барам, диде. Барма, дип, ишектән чыгармый тотып тордым», – дип сөйли иде. Шундый әйбәт абый иде. Шундый яратты ул аны!..

Йомшак кеше иде. Совет заманында төзелештә җитәкче иде үзе. Аның белән һәрвакыт тыныч иде. Айрат менә Фаршат абыйга охшаган. Аларның бу урында кара пианино тора иде. Шунда төрле вальслар уйный иде, – дип сөйләде Гөлшат апа.

Резедә апаны соңгы көннәрендә карашкан Таня аның үкенечен дә әйтте. «Нигә мин өченче бала – кыз бала тапмадым икән? Фаршат та теләгән иде бит. «Чәчләрен үрер идем» дип әйтә иде, – дип сөйли иде».

Ркаил Зәйдулла: «Итагатьле юмор хисе бар иде анда»

Өйдә дога кылгач, йорт янында хушлашу мәрасиме узды. Мәрасимне язучы Вакыйф Нуриев алып барды. Сүзне, беренче булып, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага бирделәр.

Резедә апа минем өчен бик якын кеше иде. Ул минем беренче китабымның редакторы булды. Аның шигырьләрен укып үстек бит. Аны күргәч: «Шундый итагатьле шагыйрәләр дә була икән», – дип шаккатып куйдым. Ул күңелне аңлый торган шәхес, шагыйрә иде.

Шактый еллар үткәч, без аның белән шифаханәдә ял итүчеләр янына очрашуга бардык. Барганда, мин бик сөйләшеп барам инде үземчә, бик чаты-чоты. Ул арткы урындыкта, шыпырт кына бара. Мин инде: «Резедә апа, син мондамы?» – дигән булам. «Монда, улым, монда», – ди.

 

Фото: © Абдул Фархан

Бардык, мин, бик ярсып, шигырьләр укыдым – бик исләре китмәде. Аннары Резедә апа укыды. Аның апасы сугышка киткәндә толымын кистерә. Менә шуның турында йөрәккә шулкадәр үтә торган шигыре бар. Хатын-кызлар мышык-мышык елый башлады. Ул тыныч кына укый, минем сыман тавыш күтәреп, ярсып түгел.

Китаплар сату оештырганнар иде. Минем бер-ике китапны алдылар. Алары да минем белән институтта бергә укыган кызлар булып чыкты. Резедә апаның бөтен китабын сатып алып бетерделәр.

Кайтканда, минем кәеф юк, шыпырт кына кайтам. Ул нәрсәдер сөйләде дә әйтеп куйды: «Ркаил, улым, син мондамы?» – ди. Менә шундый итагатьле генә юмор хисе бар иде анда.

Халыкка танылганчы, үз каләмдәшләрең арасында танылу кыенрак, дип әйтәләр. Ул мин әдәбият мәйданына килгәнче үк танылган шагыйрә иде. Каләмдәшләренең хөрмәтен тоеп, үзенең кем икәнен белеп яшәде һәм шулай дөньядан да китте. Урыны оҗмахта булсын! – диде Ркаил Зәйдулла.

 

Фото: © Абдул Фархан

Татар җәмәгатьчелеге бер көндә ике шагыйрен югалтты. Бер көндә ике иҗат кешесен соңгы юлга озаттылар. Ркаил Зәйдулла, сүзен әйтеп бетерүгә, кичә бакыйлыкка күчкән Нурмөхәммәт Хисамов белән хушлашуга китте. «15 ел элек бер көндә Рәшит Ягъфәр белән Мәгъсүм Хуҗин китеп барганнар иде. Бүген менә Резедә апа белән Нурмөхәммәт ага Хисамовны озатабыз», – диде Вакыйф Нуриев.

Фоат Галимуллин: «Концерттагы җырларның яртысы Резедә апаныкы иде»

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Фоат Галимуллин да Резедә Вәлиева белән бәйле истәлекләрен сөйләде.

2004 елда, Салават Юлаевның 260 еллыгы уңае белән, Башкортстанның Салават төбәкләрендә зур бәйрәмдә катнашырга туры килде. Шунда Резедә апаның туган ягының ни кадәр гүзәл икәнлеген күрдем. Кайткач: «Резедә апа, ничек бу матур җирне ташлап китә алдыгыз?» – дидем. «Туган ягымны мин дә бик яратам, ләкин анда Казан университеты, аның татар теле һәм әдәбияты бүлеге юк, татар әдәбияты үзәге юк шул. Мине кечкенәдән безнең сүз сәнгатенә, Габдулла Тукай һәм башка бөекләребезнең иҗатына мәхәббәт белән тәрбияләделәр. Әтием Тәфкәлүн Башкортстанның бик тә мактаулы кешесе иде. Ул мәктәп директоры булып эшләде. Ул вакыттагы зур илебезнең иң югарын бүләген ике тапкыр алды. Шуңа күрә минем кыйблам Казан булды, милләт булды», – дип җавап бирде.

Мин шушы сүзләрдән аны тулысынча аңладым һәм аңа кадәр иҗат ителгән барлык әсәрләрен бөртекләп өйрәнеп, укып, аның турында җылы сүзләр әйткән булсам да, аңа кадәр Резедә апаны мин чынлап та белмәгәнмен икән. Шуннан мин аңа бөтенләй икенче төрле караш белән карый башладым.

Аның белән бик күп сәфәрләрдә булдым. Берсен генә әйтәсем килә. Ул да булса, Нурлат җитәкчесе Фатих Сибагатуллин чакыруы буенча, Сабантуйга бардык. Ул безне Самара шәһәре Сабан туена алып барды. Шунда концерт куйдылар. Концертта башкарылган җырларның яртысы Резедә апа сүзләренә язылган иде. Менә шуннан аңлагыз инде аны халкыбызның яратуын, белүен. Мәңгегә хуш, Резедә апабыз.

 

Фото: © Абдул Фархан

Йолдыз Шәрапова: «Резедә апа – бөтен татар балаларының Дәү әнисе»

Резедә Вәлиева – үз артыннан дәвамчылар калдырып киткән шагыйрә. Аның белән хушлашырга шундыйларның берсе – Йолдыз Шәрапова да килгән иде. 92 ел яшәп, чын балалар шагыйрәсе булып танылган Резедә Вәлиеваның Абдулла Алиш премиясе юк икән. Йолдыз апа шул турыда борчылуын әйтте. Тик киткән поездның артыннан чабуның мәгънәсе юк шул…

 

Фото: © Абдул Фархан

Резедә апа – бөтен татар балаларының Дәү әнисе иде. Дәү әниләр шикелле ягымлы, якты, нур чәчеп тора торган иде. Аллаһы Тәгалә аны безнең милләтебез балаларына Дәү әни итеп җибәргән иде.

Ләкин безнең милләтнең бер начар сыйфаты бар: ул кешенең кадерен белми. Кичә генә белдем: ул әле Алиш премиясен дә алып җиткерә алмаган. Югыйсә, Тукайга ничә тапкыр тәкъдим ителде. Тукайга тагын кемне тәкъдим итәргә мөмкин соң инде? Данларга 92 ел гомер җитмәсен инде. Мин бүген, Тукай әйтмешли: «Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән, мыр-мыр итеп мәче чыга», – дип әйтә алам. Шуның хәтле җаным әрнеде.

«Резедә апа Тукайсыз да, Алишсыз да калачак бит инде», – дип, мин тәкъдим иткән идем. Аны берсүзсез үткәрделәр. Ләкин боерыгы, указы, бүләкләрен белмичә китте инде. Без моның өчен барыбыз да гаепле. Балалар әдәбиятына шундый мөнәсәбәтне үзгәртергә иде.

Балалар әдәбиятына шул хәтле хезмәт иткән, 40лап китабы чыккан. Мин – аның «Пионерка Гөлназ» дигән шигырен укып кына түгел, яттан сөйләп үскән кыз. Ул балаларны әйбәт, тәртипле булырга өйрәтте.

Якташлардан – яран гөл...

Салават Фәтхетдиновның «Тәрәз төбем минем берничә, тәрәз саен яран гөл үсә» дигән җырының авторы – Резедә Вәлиева. Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылыннан килгән якташлары Резедә апага яран гөле алып килгән иде. «Яран гөле тамыры җәйгән туган туфрагының әз генәсен китереп, шушы чәчәкне аның кабере өстенә кую теләге белән килдек», – диде татар теле укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллина.

 

Фото: © Абдул Фархан

50 елга якын мәктәпләрдә Резедә апа иҗаты белән балалар тәрбиялибез. Ул безгә шагыйрә генә түгел, дәү әни шагыйрә. Чөнки балаларның күңеленә дәү әничә нур һәм моң сала торган иң кадерле, иң талантлы шәхесләребезнең берсе ул. Башкортстанның бөтен татар теле укытучылары исеменнән якыннарының, иҗатташлырының кайгысын бүлешәбез.

Резедә апа миңа туган апам кебек. Үзем Күгәрчен районыннан булсам да, апам Федоровка районында булса да, аңа караганда Резедә апага ешрак килеп тордым. Елга бер, ике тапкыр килдем. Килгән саен, укучыларым белән килдем. Резедә апаның җылысы, чәе, аның балаларны күкрәгенә кысып яратуы белән урыннар алдык. Мин телемне ихластан укытам. Киләчәктә дә Резеда апа иҗаты белән эшләргә исәбем бар. Мин аны бик яраттым һәм аңа зур рәхмәтемне белдерәм, – диде Җәмилә ханым.

Балалар яратучы шагыйрә

Яраткан шагыйрә белән хушлашырга Казанның татар теле укытучылар, татар балалар бакчалары тәрбиячеләре дә килгән иде. Бала җанлы булган Резедә апа балалар бакчаларына, мәктәпләргә очрашуларга йөрергә ярата торган була. 1960 елда аның «Минем дусларым» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң «Калган эшкә кар ява» дигән әкият-поэмасы, «Нәниләргә бүләк», «Канатлы җайдак», «Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Батырлык турында җыр», «Ипекәем, ипекәй», «Әниемә бүләгем», «Зәңгәр иртә», «Язгы сулар», «Шиңмәс чәчәкләр», «Дәү әнигә барабыз», «Китмә, сөю» дигән шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Н.Верзилинның «Робинзон эзләреннән», Н.Поповның «Андрейның яшьлеге», Л.Воронкованың «Дәү апа», А.Бартоның «Безнең бәйрәм», С.Михалковның «Дустым белән икебез» һ.б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.

Резедә апа безнең өчен ике гасырның кыңгыравы шикелле булды. Үзе зур булмаса да, шулкадәрле бөек шәхес. Резедә апа белән эшләргә насыйп булганга шулкадәр горурланам. Без, татар балалар бакчалары хезмәткәрләре, бөтен эшебезне, татар телен өйрәнүебезне Резедә апа белән башладык.

Бик авыр еллар иде ул. 1994 елда «татар-рус бакчаларын татарчага әйләндерергә» дигән указ булгач, эшебезне нәрсәдән генә башлыйк икән дип, исебез китә иде. Бик зур эш Резедә апа белән башланды. Гомердә хәтеребездән китәчәк кеше түгел, – диде Татар балалар бакчасы мөдире Тәнзилә Сөнгәтуллина.

 

Фото: © Абдул Фархан

Нәфкать Нигъмәтуллин: «Китәр алдыннан төшемдә күрдем»

Якташлар арасында Дүшәнбикә авылы хакимияте башлыгы Филнүс Гыйззәтуллин да бар иде. «Дүшәнбикә турындагы җыры – безгә мәңгелек истәлек», – диде ул.

Резедә апа Башкортстанда туса да, татар авылында туган. Дүшәнбикә бик зур түгел, 216 йорт бар. Татар авылында туганга татар теленә бирелгәндер инде. Дүшәнбикә турында җыр да язды, безгә мәңгелеккә истәлеккә калды. Нәфкать абый җырлый ул җырны. Барлык Дүшәнбикә авылы халкы исеменнән, урыны оҗмахта булсын, дип телибез, – диде Филнүс Гыйззәтуллин.

Резедә Вәлиева – балалар шагыйрәсе генә түгел, күпләгән җырлар авторы да. «Нигә икән, нигә шундый без», «Агыйдел агышлары», «Яран гөл», «Китмә, сөю», «Каршыма килсәң иде», «Сипкелле кыз», «Сүрелмәс җырым син» һәм башка бик күп җырлар иҗат иткән.

Нәфкать Нигъмәтуллин Резедә апаның 30га якын җырын башкара. 

 

Фото: © Абдул Фархан

Резедә апаның 30га якын җырын башкарам. 30га якын җырның һәрберсе үзенә күрә кадерле. Без аның белән 30 елга якын таныш. Училищене бетергәч, ул миңа үзем өчен генә шигырьләр иҗат итеп биргән иде. Ул минем өчен әнием кебек якын кеше иде. Тавышлары да әнинекенә охшаган, шулкадәр якын иде.

Еш кына Башкортстанда аның туган авылында була торган идем. Дүшәнбикә авылы чишмәсенә кереп, суларын эчкән чакларым күп булды. Шуннан аңа сәлам тапшырып, җырлар башкара идем.

Китәр алдыннан төшемдә күрдем. Бик матур итеп күрдем, – дип сөйләде Нәфкать абый. 

«Син – дөньядагы иң яхшы ул!»

Резедә апа белән Фаршат абыйның ике уллары – Марат белән Айрат абыйлар бар. Үзе дә олыгаеп баручы Айрат абый Резедә апаның соңгы көненәчә янында була. Нурания Җамали аңа бөтен халык исеменнән рәхмәт әйтте.

 

Фото: © Абдул Фархан

Мин Резедә апаны иң бәхетле кеше, дип саныйм. Ул бәхетле хатын-кыз иде. Алар Фаршат абый белән шулхәтле матур гомер кичерделәр, мин аларга шулхәтле соклана идем, көнләшә дә идем. Алар кешеләрне бик яратып кабул итәләр иде, пилмәннәр пешереп, мантыйлар пешереп... Хәтерлисез бит, әйеме? Фаршат абыйның да урыны җәннәттә булсын. Менә бүген алар очрашырлар.

Ул бәхетле әни кеше иде. Кыз балалар карый инде, ә Айрат шикелле әнисен караган кеше... Баланы караган шикелле, вакытында даруын биреп, вакытында уколын кадап, хастаханәләргә алып барып, ахыргы минутына кадәр... Әле, сөйләшкәндә: «Әни сөйләшә алмый инде, кулыннан сыпырып, әни белән сөйләшеп утырам», – дигән иде. Айратка Резедә апаны шушы яшькә кадәр яшәткәне өчен бик зур рәхмәт, – диде ул.

Айрат абый исә күз яшьләрен тыеп тора алмады.

 

Фото: © Абдул Фархан

Ул, чыннан да, эпоха. Барысы да минем күз алдында үтте. Әнине туганнар да, җитәкчелек тә бик яратты. Мин шуңа бик бәхетле һәм горурланам. Ул бөтен Россияне йөреп чыкты. Аны Камчаткадан алып Мәскәүгә кадәр беләләр иде. Ул мәхәббәттә йөзде. Бу чыннан да шулай.

Бабай турында да берничә сүз әйтәсем килә. Тәүкәлүн бабай – кызыклы кеше иде. Кызыклы язмышлы кеше. Шуңа өстәп, без әле күп әйберне белмибез. Революция булганнан соң, ул, белем алган кеше буларак, үзе авылда белемне күтәрә башлый. Нәтиҗәдә бик зур уңышларга ирешә. Мәктәпләр төзи, башка авылларга күченә дә, анда да мәктәпләр сала. Шул өлкәдә ике Ленин ордены ала. Шуларның берсен аңа Бөтенсоюз старостасы Калинин тапшыра. Өйдә бабай иң яраткан кеше иде. Әни, бераз хәтере алмашына башлагач, уяну белән: «Әти кая? Әти кая? Фаршат кая?» – дип сорый иде. «Әни, инде йөз еллап, берсе дә юк», – дип шаярта идем. Ул көлә, көн дәвамында аңлый башлый.

2005 елның 15 августында әти үлгәч, әнине җылыткан мәхәббәт китте, ул өлешне үз өстемә алырга туры килде. Башта авыр булды, аннары ул гаять зур бәхет китерде. «Аллаһы Тәгаләгә 80гә, 90га җиткәнемә рәхмәт. Минем бит болай озак яшәгән туганнарым юк. Аллаһы Тәгаләгә һәм менә аңа рәхмәт», – дип миңа күрсәтә иде.

 

Фото: © Абдул Фархан

Улы шагыйрәнең соңгы минутларын да искә алды. «Мин өйдән 5 минутка чыккач, китеп барды. Безнең якыннарыбызның берсе әйтте: «Син аны тотып торгансың, җибәрмәгәнсең. Һәм ул шул мизгелдән файдаланган. Син 5 минутка чыгып киткәч, ул ике тапкыр сулыш алды да үлде», – диде. Дәүләт җитәкчелегенә, депутатларга, бүген килгән дусларым, туганнарыма зур рәхмәт», – диде Айрат.

Хушлашырга килгән һәркем аңа кычкырып рәхмәт әйтте. «Син молодец», «Син – дөньядагы иң яхшы ул!» – диделәр. Айрат абый, күз яшьләрен сөртеп, читкә китте.

Татар халкының сөекле шагыйрәсе, бөтен балаларның Дәү әнисе булган Резедә Вәлиеваны Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр. Мәрхүмәнең рухы шат, караңгы гүрләре киң, урыны оҗмахта булсын.

 

Фото: © Абдул Фархан

 

Фото: © Абдул Фархан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100