Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул безне хәвеф-хәтәрдән саклый кебек». Балык Бистәсендә борынгы мәчет ишекләрен ачты

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында җомга көн бәйрәм: XIX гасыр татарның агач архитектура сәнгате үрнәге булган 1879 елгы борынгы мәчет төзекләндерүдән соң мөселманнарны кабул итте. Тантаналы чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

news_top_970_100
«Ул безне хәвеф-хәтәрдән саклый кебек». Балык Бистәсендә борынгы мәчет ишекләрен ачты
Салават Камалетдинов

«Безнең дин, халык өчен бу мәчет файда китерер дип уйлыйм»

— Җомга көн мөбарәк булсын! Изге эшләр башкарабыз: төзекләндерелгән мәчетне ачып җибәрәбез. 140 ел элек ата-бабаларыбыз нигез салган шушы мәчетне кайтардык. Безнең дин, халык өчен бу мәчет файда китерер дип уйлыйм. Безнең горурлык бу! Игелекле сәгатьтә булсын! — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов реставрациягә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтен белдерде. Мәчетне төзекләндерүдә катнашкан Кострома һәм Казан төзелеш компанияләренә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Президент, компания җитәкчеләре үзләре православие диненнән булса да, мөселманнар өчен шундый изге эшләре үзләренә игелек булып кире кайтсын дип тә теләде.

Ул киләсе елда Идел буе Болгарында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. Казанда да зур мәчеткә нигез салыначагын әйтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин бүгенге көн өчләтә бәйрәм булуын әйтте.

— Беренчедән, Мәүлет ае. Икенчедән, изге җомга көн, өченчедән, шушы борынгы мәчет — Аллаһ йорты ачылышы. Яңа мәчет ачылса да бәйрәм, ә монда бит борынгы, XIX гасыр мәчете.

Соңгы ике елда өч борынгы мәчетне кайтардык: Әҗем мәчете, Түбән Бәрәскәдәге мәчет һәм бүгенгесе. Аллаһы боерса, ул тагын 100 ел хезмәт итәр. Ул нәкъ элек эшләнгәнчә иттереп торгызылды. Заманында ул 50-60 ел эшләп ябылган. 1937 елдан төрле юнәлешләрдә хезмәт иткән, 1993 елда гыйбадәтханә иттереп кайтарылган. Хәзер, тулысынча яңартылды, иске бүрәнәләрнең 70 проценты саклап калынган. Үткән буыннар белән бәйләнеш булсын өчен, тарихи мәчетләрне торгызу мөһим.

Агач мәчетләр республикада бик үк сакланмаган. Башта агач булса да, аның урынында таш мәчет салынган, — диде мөфти.

Рөстәм Миңнехановка тарихи мәчетләргә игътибар өчен рәхмәтен җиткерде.

Камил хәзрәт журналистларга тагын ике борынгы мәчеткә — Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы һәм Казанда Ак мәчеткә реставрация үткәрү кирәклеген әйтте.

Тантаналы ачылыштан соң, рәсми затлар тәкбир әйтеп эчкә узды, аларга мәчетне реставрацияләү процессы презентацияләнде. Кунаклар барысы да җыелышып, өйлә намазы укыдылар.

337,6 кв.м мәйдандагы манаралы агач мәчет архитектура һәйкәле санала. Ул Казан губерниясе идарәсе раслаган проект буенча төзелгән. XX гасыр башында мәчет мәхәлләсенә 330 хуҗалык караган. Мәчет мәдрәсәсендә 30 малай һәм 20 кыз укыган. Мәчет 1937 елда ябылган, аннары бинасы хуҗалык максатларында кулланылган, ашлык склады итеп тә файдаланганнар.

Мәдәни мирас объекты статусын мәчет 1993 елда ТАССР Министрлар Кабинеты карары нигезендә алган.

 «Безнең авылга кергәндә маяк кебек ул»

Ябылганнан соң ашлык амбары булган чагында да мәчетнең манарасы урынында булган, дип сөйләде мәчетнең имам-хатыйбы Таһир хәзрәт Гайнетдинов «Татар-информ» агентлыгы .

— 1974 елда безнең фронтовик-аксакаллар Уфага барып, мәчетне ачарга рөхсәт сораган. Аннары аларны Мәскәүгә Косыгинга (Алексей Косыгин — СССРның Министрлар Советы рәисе — Т.И. искәрмәсе) җибәргәннәр. Косыгин картларга бирергә дип ризалыгын әйткән. Шуннан картлар, идәннәр җәеп, гыйбадәт залы ясаганнар. Мәчет гамәлдә булган.

Бу мәчет бик мөһим роль уйный. Безнең авылга кергәндә маяк кебек ул, юл күрсәтеп тора һәм ниндидер явызлыктан, начарлыктан, хәвеф-хәтәрдән дә саклыйдыр шикелле.

Төзекләндерелгәнче ул бик начар хәлдә иде, манаралары авышкан, идәннәре салкын... 2019 елда мәчетне төзекләндерергә алып киттеләр. Монда чүп үләне баскан иде, без чистарттык. Бу - изге урын. Аллаһка шөкер, урынына кайтты, күңел тыныч хәзер. Халык та канәгать. Мәчеткә намазга күбрәк килерләр дип өметләнәбез инде, — дип сөйләде имам.

«Бүген махсус укудан сорап, мәчет ачылышына кайттык»

Ни куаныч, мәчет ачылышына Казаннан укучы малайлар да кайткан.

— Реставрациягә кадәр үк без бу мәчеткә намаз укырга йөрдек. Аннары 2018 елда мәчет ябылды да, икенче яңа мәчеткә йөри башладык. Бүген горурлык хисе кичерәбез. Иске мәчетне яңартып, архитектура һәйкәле ясадылар бит. Хәзер яңадан монда йөри башлыйбыз инде. Тик монда андый безнең кебек намазга йөрүче малайлар юк никтер, без икәү генә йөрибез. Бүген махсус - укудан сорап, каникулга авылга әбиләргә кайттык. Каникулдан соң укытучыга, классташларга безнең авылда шундый тарихи мәчет ачылды дип сөйләячәкбез, Аллаһы боерса, — дип сөйләделәр Казанның Куюки бистәсе «Алгоритм» мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Камил Ибраһимов һәм 180 гимназиянең 10 сыйныфында белем алучы Мөхәммәт Шакирҗанов.

Мәчет ачылышында авылның өлкән яшьтәге апа-әбиләре шактый иде.

— Яңа мәчет булгач, Аллаһы шөкер дибез инде. Гомерләребезне, сәламәтлегебезне биреп, шунда йөрсәк иде дип әйтәм. Җомга намазларында, Коръән гаетләрендә килеп тыңлап торырга язсын иде, — дип уртаклашты 1939 елгы Мәрзия апа «Татар-информ» хәбәрчесе белән.

Аның кызы Миннегаян апа әнисенең шушы мәчеттә яшьрәк чакта белем алганын әйтте.

— Кече Елгадан Мөнирә исемле мөгаллимә килеп, гарәп графикасын өйрәткән иде. Ул елларда алар 10-15 ләп хатын-кыз берсеннән берсе уздырып, җаны-тәне белән укыдылар. Идәннәре салкын булса да, урыны тар булса да, күңел сыйгач, кинәнеп йөрделәр инде. Хәзер инде алар мәетләр дә юып йөриләр. Сөбханалла, әни өйдә Коръән дә укып утыра. Ә без үзебез яңа мәчеткә йөреп өйрәндек. Мөгаллимәбез Фәния апа бик тырышты инде, гарәп графикасын бик яхшы таныйбыз.

Бездә халык динле, шәт килерләр. Балаларыбыз да намаз дип сөйләшә, халык тартылыр инде. Ике мәчетле авыллар бик сирәк бит инде алар, — диде Миннегаян апа.

Олы Елга авылында яшәүче Фәния апа Мингалиева быел «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Хәзер авыл халкына мәчеттә дин сабагы бирү белән мәшгуль.

— Өч ел укытып, бер төркем — алты хатын-кызга чыгарылыш ясадык, өченче елын йөрүче тагын дүрт хатын-кыз бар. Әле балаларны да укытырга исәп. Бу коронавирус зәхмәте чигенсә, бу уйлар тормышка ашар. Кыз балаларны да дингә тартып, әхлак нигезләрен бирәсе иде, аннары дин сабакларына да күчәр идек.

Быел дүртенче елымны укытам. Мәктәптә 36 ел башлангыч классларда белем бирдем, шуңа хәреф укыту җиңел бирелә, — диде.

Реставрация тарихы

Борынгы мәчеттә реставрация эшләре җиңел генә бармаган: шушы эшкә тотынган төзелеш компаниясе белән килешүне өзеп, башка оешмага да тапшырырга туры килгән. Яңарту 2019 елның 5 гыйнварында башланган. Проект авторы булган «Реставрация үзәге — архитектура, производство, укыту» («РЦ-АПО» ҖЧҖ) җәмгыяте 2020 елның гыйнварына кадәр эшне алып барган. Әмма бу предприятие реставрация эшен җитди алып бармый. Шул сәбәпле, 2020 елның августында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "РЦ-АПО» оешмасы белән килешүне өзә, объект Казанга күчерелә. Мәчет Казанның «Берләштерелгән төзелеш компаниясе» реставрацияләү оешмасы карамагына күчерелә. Төзекләндерү эшләре 2021 ел октябрендә тәмамланган.

Мәчет реставрациясенә бүленгән гомуми акча күләме 54,09 млн сум тәшкил итә. Реставрация барышында мәчетнең бурасы 70 процентка сакланган, чарлак түшәмәләре һәм башка элементлар яңадан торгызылган. Тәһарәт бүлмәсе, котельный төзелгән. Моннан тыш, мәчетнең әйләнә-тирәсендәге территория тәртипкә китерелгән.

«Әтиләр бу иске мәчетне ташламадылар»

Реставрациянең җиңел генә бармавын авыл халкы да раслады.

— Мәчетне бит бөтен буралары белән яңартырга алып киттеләр дә, ул югалды. Шушы эшкә алынучыларга, күрәсең, акча җитмәгән. Аннары җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп, яңадан акча өстәргә сорагач, ул оешмадан алып, Казан янындагы Сокурыга алып кайтып бушаттылар. Нигезләре бик беткән булган, бүрәнәләр өстәгәннәр. Алар манаралары, стеналары беткән дип уйлаганнар, сүтеп карагач, нык гаҗәпләнгәннәр: манарасына нибары берничә агач кына өстәгәннәр, стеналары шулкадәр яхшы сакланган, бүрәнәләре нык булган. Сокурыда бер кат төзи башлагач, аннары монда ташыдылар да, бөтен команда җыелып, көне-төне кунып эшләделәр. Аларга Яңа елга кадәр өлгертергә дигәннәр, ул иртәрәк тә җитеште.

Безнең әти мәчет карты иде. 90 нчы еллар азагы — 2000 еллар башында шушында йөрде. 10-12 бабай иде алар. Ул вакытта бит әле үзләре дә эш кешеләре, яңа мәчет булса да, бу иске мәчетне ташламадылар. Биш вакыт намазга менәләр иде. «Мәчет бетеп бара шул» дип йөриләр иде инде. Безнең әтинең үзенең кечкенә генә тракторы бар иде, урманга бара, агачын ала кайта, кыек-мыекларны үзләренчә төзәткәләп тә йөрделәр әле. Агачлар утырттылар, бик тәмле алмалар бирә башлады бу алмагачлар. Быел яңадан яңа агачлар да утыртканнар. Әти ун ел элек үлде, инде хәзер иптәшем дә йөри мәчеткә, — дип сөйләде Зөлфия Исмәгыйлева.

— Бүген шатлыклы көн. Мәчет берәр кайчан бүгенге кыяфәтенә килер дип уйламаган идем. Бик таушалган хәлдә иде бит ул, — дип өстәде килендәше Фәния апа.

Алар бу мәчетне авылның иминлек сагында торучы бер изге урын дип күрә.

— Нәрсә генә булса да, давыллар-ниләр вакытында, шөкер, бездә тыныч. Әле быел да карап торабыз: заправка тирәләрендә бернәрсә күренми, ком тузаны, Кече Елгада хәвефле яңгырлар булды, түбәләр дә алып ташланды… Шушы мәчет саклап кала торгандыр, зыян күргәнебез юк, шушы мәчет саклыйдыр шикелле, — диләр Зөлфия һәм Фәния Исмәгыйлевалар.  



Галерея: Балык Бистәсе Олы Елга авылында реставрацияләнгән мәчет ачылышыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100