Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул - Афродита»: Камал театры артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узды

Камал театрында 18 мартта Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узды. Кичәнең сценарий авторы - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры - Радик Бариев.

news_top_970_100
«Ул - Афродита»: Камал театры артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узды
Рамиль Гали

Кичә бик үзенчәлекле башланып китте.

Бөекләрнең дә бөеге, дөнья сәнгате Алласы Аполлон иңде. Аның тугыз илһамчысы да биредә: трагедия, комедия, изге мәдхияләр, эпик шигърият, лирик шигърият, мәхәббәт җырлары, биюләр, тарих һәм астрономия илһамчылары.

«Бөекләрнең дә бөеге, Зевс атабызның сөеклесе булган сәнгать Алласы Аполлон, без, тугыз музагыз, Сезнең хезмәтегезгә әзер», — дип баш иделәр алар. Тегесе исә, ягъни барлык чагыштырулардан да өстен булган, осталарның остасы, талантларның таланты, сәнгать Алласы Аполлон: «Тугры музаларым минем, сезне бүген Олимп тавының иң югары ноктасыннан, күкләрдән сәламлим, белегез, сез бүген миңа түгел, җир йөзендә булган иң чибәр, иң талантлы гүзәллек алиһәсе Афродитага хезмәт итәчәксез», — дип дәште үзләренә.

Менә Афродита үзе дә күренде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина, ә сәнгать музалары телендә әйткәндә, Афродита, дип сәламләделәр үзен сәхнәдә. Тәхеткә дә утыртып куйдылар. «Зөләйха», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Бирнәсез кыз», «Өч аршын җир» кебек көчле классик спектакльләрдән монолог өзекләре башкарды Рузия ханым. Ялт-йолт өс-киемен алмаштырып кына торды. Образдан образга сикерде. Нәкый Исәнбәтнең «Зөләйха»сы булып ачынды, елады, күз ачып йомганчы инде Марсель Сәлимҗанов белән Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендәге шук Диләфрүз булып шаркылдап көлде. Тотты тамашачыны. Авызына каратып. Әллә сихерләде шунда?

«Программаның беренче өлеше тәмам, 15 минутлык тәнәфес игълан ителә», - дигән тавышка гына сискәнеп киттем. Кичәнең беренче өлешен тулысынча Рузия тәшкил итте. Бер Рузия. Бер Рузиянең мең йөзе, мең образы, мең төсмере. Исертте. Сихерләде.

Икенче өлештә исә җыр, биюләр, Башкорт драма театры, «Казан» бию ансамбле котлаулары яңгырады. Кичәне юбилярның кызы - «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова алып барды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Президентның мәдәният үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова юбилярны рәсми төстә котлап уздылар.

«Татар милләтенең бриллиантларының берсе булган Рузия ханымның юбилей киченә килдек. Бу безнең өчен олы вакыйга», — дип сүзен башлады Вәсил Шәйхразиев. Аннары тамашачыларның игътибарын Рузия ханымның түшендә балкыган дәүләт бизәгенә юнәлтте. Искәртеп үтик, 7 мартта Президентыбыз Рузия Мотыйгуллинаны театр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде.

«Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәүләтнең иң зур бүләкләренең берсен алу — хактан да, зур күрсәткеч. Бүген хөкүмәт, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Сезгә зур рәхмәтебезне белдереп, гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бүген Сезнең күпме образларыгызга янәдән шаһит булдык, сокланып утырдык. Барысы бергә 60тан артык ролегез бар, дип исәплибез. Моның белән чикләнмәскә язсын. Киләчәктә яңа образлар туа бирсен. Сезнең гаиләгез гел игътибар үзәгендә. Бар гомерегезне милләткә хезмәттә үткәрсәгез дә, янып, яратып хезмәт куя торган гаилә сез. Тормыш иптәшегез Ринат Зиннуровичка баш иям, кызыгыз Чулпан Закирова олы хөрмәткә ия. Сезнең гаиләгез — республикабыз күләмендә, татар дөньясында үрнәк гаилә», — дип җылы тәбрикләвен җиткерде Вәсил Шәйхразиев.

Рузия ханымның оныклары Айшә белән Ясмин дә бәйрәм кичендә чыгыш ясадылар. Айшә әбекәенә багышлап шигырь укыды, Ясмин биеде. Бу — кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр дисәм, юк икән. «Үземнең шушындый олы бәйрәмемдә әнкәм белән әткәмне искә алмый булдыра алмыйм. Алар — йөрәгемнең яртысы», - дигән сүзләреннән соң Рузия ханым гаять моңлана төшеп, җыр суза башлады. Наил Касымов сүзләренә, Луиза Батыр-Болгари көенә язылган «Сагынырмын» җыры иде бу. Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән дуэт башкардылар. Менә бу мизгелдә күпләрнең күзләреннән яшь тәгәрәде.

Тагын бер матур мизгел - артистканың якташы, хезмәттәше, сәхнә партнеры Әхмәт Хисмәтовның котлавы булды. «Чәчәк тотып чыкмыйча сиңа, аннары бит син ачуланачаксың», -дип кочагына алды артист юбилярны. «Мин Камалга Рузиянең артыннан ияреп йөри торгач килеп эләктем бит. 42 ел бергә эшлибез. Ул күбрәк эшли инде. Кияү белән кәләш тә булдык, ир белән хатын да. Иңгә-иң куеп эшләдек, Аллага шөкер. Якташым, Ходай сине саулыктан аермасын, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим сиңа. Юбилеең белән, Рузия!» — дип җыр да бүләк итте ул.

«Хөрмәтле тамашачым! Бүген мин 40 елдан артык эшләгән иҗатымның җимешләрен сезгә күрсәтергә тырыштым. Имтихан тоттым. Бу театрда нинди бөек шәхесләр белән эшләдем мин! Шушы мизгелләрем өчен Ходайга рәхмәтлемен! Атаклы режиссерыбыз Марсель Хәкимовичның шәкерте булуым белән горурланам. Театрга килеп керүем бәхетле чорга туры килде. Бөек драматург Туфан абый Миңнуллин чорына туры килгән бәхетле артистка мин.

Бүген минем көнемне, бәйрәмемне шундый дәрәҗәдә уздырып җибәрүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Иҗатташларым, сәхнәдәшләрем, рәхмәт сезгә! Шулай ук мине бүген сезгә шушылай матур итеп тәкъдим иткән Радик Бариев белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиевка баш иям. Тик барыннан бигрәк сезгә, тамашачыларыма рәхмәтлемен», — дигән ихлас сүзләре белән артистка бәйрәм кичен йомгаклап куйды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100