Укытучы Сиринә Насыйбуллина: «Мәктәптә көн саен 24 сәгать эшләсәң, миллионер була аласың»
«Биек үкчәле туфли, күлмәк киеп, култык астына журнал кыстырып, коридордан атлап бару – минем хыял иде», – ди Казанның 18нче татар гимназиясендә башлангыч класс укытучы Сиринә Насыйбуллина. Яшь белгеч һәм «Татар кызы-2022» бәйгесе финалисты белән укытучының хезмәт хакы, хөрмәт һәм татар телле мәктәпнең киләчәге турында сөйләштек.
Сиринә Ринатовна, сез – яшь белгеч. Әйтегез әле, хәзер мәктәпләрдә укытучыга хөрмәт бармы?
Замана бер урында тормый бит. Замана белән бергә балаларның тәрбиясе дә үзгәрә. Укытучы һөнәренә, укытучыга карата мөнәсәбәт тә үзгәреш кичерә. Без мәктәптә укыганда да «укытучының карашыннан курку» дигән әйбер бар иде. Хәзер дә балалар арасында синең әйтәсе сүзеңне күзеңнән үк аңлаучылар бар. Тик барыбер дә авыр характерлы балалар җитәрлек.
Ничә еллар узса да, укытучыга карата хөрмәт барыбер бар һәм булачак, дип уйлыйм. Укытучы һөнәре һәрвакыт актуаль, аңа карата хөрмәтне дә бетереп булмас. Чөнки кешенең башлангычы, киләчәккә карашлары мәктәп бусагасыннан башлана, формалаша.
Гомумән, кешегә карата мөнәсәбәт кешенең үзеннән тора. Үзеңне ничек итеп күрсәтәсең, балалар, әти-әниләр алдында үзеңне ничек куясың – хөрмәт итү дә шуннан тора. Әти-әниләр белән дә, балалар белән дә дөрес итеп сөйләшергә кирәк. Бөтен кеше дә үзе белән матур сөйләшкәннәрен ярата.
Балалар да, әти-әниләр дә укытучыны хөрмәт итсен өчен, ул алар белән матур итеп сөйләшергә тиеш, димәк?
Матур сөйләшеп кенә, бөтенесен дә җиңеп булмый. Бу дөньяда бөтен кешегә дә ошап һәм ярап бетеп булмый. Үз позицияңне белдереп, үз таләпләреңне куеп, артык кырыс та, йомшак та булмыйча, үз эшеңне башкарырга кирәк. Беренче чиратта син балаларның белеме өчен җаваплы.
Әти-әни бөтенесен дә балалар күзлегеннән күрә бит. Бала кайтып: «Менә минем укытучы шулай дип әйтте, шулай эшләде», – дип сөйли. Әти-әнинең күз алдында укытучының портреты барлыкка килә. Аның үзе белән танышып сөйләшкәч кенә кем икәнен аңлыйсың. Иң мөһиме – ул укытучы балага ошасын. Син укымыйсың бит ул укытучы белән, сиңа билге куймый ул. Балаңа рәхәт икән, укытучысын ярата икән, аның укырга да теләге булачак.
Шуңа күрә, укытучы кеше, иң беренче чиратта, гадел булырга тиеш. Балалар арасында «укытучының «любимчиклары» дигән сүз бар бит. Үземнең дә ул әйберне кичергәнем булды. «Ул – минем «любимчик», мин аңа «5»ле куям», – дигән сүз, кемнедер якынрак кабул итеп, кемнедер читкә этәрү булырга тиеш түгел. Укытучының эшлисе килгәне, теләге һәм балалар өчен борчылып торганы сизелергә тиеш. Баласына карата мөнәсәбәтне әти-әниләр аермачык итеп сизә.
Ата-аналар мөнәсәбәтне сизә, дисез. Әти-әниләрнең тәүлек дәвамында язу, шалтыратуларына карашыгыз нинди?
Җыелышларда әйтәм: «Хөрмәтле әти-әниләр! Һәркемнең дә шәхси вакыты була, ул сезнеке дә бар, минеке дә бар. Мин 6га хәтле эшләдем, 6га хәтле мин элемтәдә, ә аннары – минем шәхси вакыт, мине борчымагыз», – дим. Әлбәттә, төрле хәлләр була, чирләп китәргә, берәр җире сынарга, көтелмәгән хәл булырга мөмкин. «Андый чакта миңа язып җибәрегез. Авыр очрак булса, мин сезгә үзем шалтыратам», – дим.
«Шалтыратыгыз, мин тәүлек әйләнәсе сезнең белән элемтәдә», – дигән укытучылар үзләрен үзләре үк төнге 12дә дә телефон ала торган кешегә әйләндерәләр.
Укытучылар ике төргә бүленә – тыңлыйсы килгән һәм тыңлыйсы килмәгән. Ничек кенә хөрмәт итсәң дә, дәресен тыңлыйсы килми. Анысы да укытучының шәхси сыйфатларыннан торамы?
Була шундый балалар – хет каршысына чыгып бие, алар барыбер бернәрсә эшләми. Балаларның һәрберсе уникаль. Алар тормышка төрлесе төрлечә карый бит. Аларның бөтенесенә дә ярап бетеп булмый.
Дәресне кызык итеп төзесәң, тик утырмый торган баланы да тыңлатып була. Дәрестә «куштылармы – куштылар» дип, кызыксыну белдермичә генә эшләп утырган балалар да була. Минем класста да бар андый бала. Дәрестә аңа кызык түгел, шуңа без аның белән тәнәфестә берәр нәрсә эшлибез. Икәү бергә буяп та утыра алабыз. Шунда гына мин аның нинди бала икәнен, нинди уйлар белән йөргәнен аңлыйм.
Тыңлатасың килсә, артист та буласың. Мәгълүматны ничек җиткерү эмоциядән, мимикадан, тавышны бер көчәйтеп, бер тынычландырудан да тора. Бер монотон тавыш белән генә сөйләсәң, кем тыңласын сине.
Сезне тыңлыйлармы?
Аллага шөкер. Бу – минем икенче класс. Без алар белән узган елның апреленнән бирле таныш. «Мине тыңламыйлар, мине яратмыйлар» дигән борчылуларым юк. Мин балаларны яратам, һәм ул сизелә. Балалар ул яктан бик сизгер. Дәрестә мин укытучы, тәнәфестә – дус. Тәнәфестә минем янга килеп серләшәләр, моң-зарларын сөйлиләр, дәрестә – конкрет дәрес турында гына. Айлар, еллар узган саен балаларны аңлый башлыйсың икән ул. Алар белән «мин – укытучы, син – укучы» дип кенә сөйләшеп булмый икән. Алар белән сөйләшергә, көлешергә, дус булырга кирәк икән.
Балаларны яратмыйсың, алар белән эшли алмыйсың икән, тавышка, тәнәфес саен балаларның нәрсәдер сөйләгәннәрен тыңларга әзер булмасаң, мәктәпкә килеп тә торма инде.
«Укытучы профессиясен дәфтәр тикшереп, билге кую дип кенә уйлый идем»
Укып бетергәннән соң беренче классны алу авыр булдымы?
Эшкә килгәч тә миңа: «Беренче классың – иң истә кала һәм бик күп күз яше түгә торганы булачак», – диделәр. Шулай булды да.
Практикага йөреп, 45 минут дәрес бирү – бернәрсә түгел. Эшли башлаганда, әле син – кичә генә укып бетергән 20 яшьлек кыз. Синең канатың астына 25 бала кертәләр һәм сиңа әти-әниең яшендәге ата-аналар белән элемтә корырга кирәк. Бик авыр булды.
Башта бик борчылдым. Балалар берәр мәсьәләне чишә алмый торса, «бәлки, мин өйрәтә белмимдер, бәлки, миңа монда эшлисе түгелдер, бәлки, китәргәдер» дип уйладым. Булгалады шундый чор: иртән торам һәм елыйсы килә. Минем эшкә барасы килми, чөнки мин куркам, чөнки мин белем бирмим шикелле. Аннан соң мин тиз генә «җыелдым». Миңа әни белән сөйләшүләр булышкандыр.
Бер сөйләшкәндә: «Китәм», – дидем. «Кит», – диде. «Нишләп шулай кыска итеп җавап бирәсең?» – дим, аптырап. «Соң, кит. Сиңа 1 сентябрь көнне генә 25 баланы тапшырдылар. Сиңа, кичә генә студент булган кешегә, ата-аналар, ышанып, 25 бала тапшырды. Син үзеңдә нәрсәдер барып чыкмаганга, курыкканга, шул 25 баланы ташлыйсың да китәсеңме? Бар, җөрьәт итсәң, кит, – диде. – Мин ул әти-әниләр урынында булсам, сиңа бала бирергәме-юкмы икән, дип бер 20 кат уйлар идем. Ә алар бирделәр. Синең 25 баланы кеше итәсең бар», – диде.
Шул сөйләшүдән соң мин бик озак уйладым һәм үземә «шул 25 баланы укытып чыгарам» дип максат куйдым. 25 баланы алдым, 25ен дә чыгардым.
Шул беренче классымның чыгарылыш кичәсендә бик каты елашып, кочаклашып аерылыштык. «Бетте дә бит бу. 4 ел үтте дә китте», – дигән уйлар гына калды. Бик борчылдым, берсен дә җибәрәсем килмәде, чөнки мин аларны өйрәнеп кенә бетердем, хәзер барысы да әйбәт, дигәндә генә 5нче класска чыгып киттеләр.
Без ул классым белән әле дә элемтәдә. Көн саен дәресләрдән соң килеп, «Сиринә Ринатовна, ничек хәлләрегез?» дип сорашып, хәзерге беренче класс балалары белән мәсьәләләр чишеп, уйнап-көлеп китәләр. Дөрестән дә, иң истә кала торган классым булгандыр алар.
Укытучы һөнәренең романтикасы мәктәпкә эшкә килү белән чәлпәрәмә килмәдеме?
Укытучы булу теләге 6нчы класста ук бар иде. Биек үкчәле туфли, күлмәк киеп, култык астына журнал кыстырып, коридордан атлап бару – минем хыял иде. Тик мин укытучы профессиясен «балаларны укыттым, дәфтәрләрен тикшердем, көндәлекләренә билге куйдым да кайтарып җибәрдем», дип күз алдына китерә идем. Практикада шулай иде безнең.
Ә монда эшли башлагач, яшерә торган түгел, андагы кәгазь эше! Укытып, балаларны кайтарып җибәргәннән соң, шул кәгазь эше башлана. Чирек саен анализлар, контроль эш саен анализлар, кәгазь варианты да, электрон варианты да булырга тиеш планнар, һәр уку елы башында һәр фәнгә кагылышлы программа төзү, аңа үзгәрешләр кертү, тәрбия эше планы, озынайтылган көн төркеме журналы, түгәрәк журналлары, классның социаль паспорты, ашау таблицасы, отчетлар, көн саен 3әр-4әр фәннән 25шәр дәфтәр тикшерү, билге кую... Шул кәгазь эше белән авыр булды.
Укытучының бик авыр профессия икәнен мин белә идем. Әниемнең дәү әтисе укытучы булган, әнием дә, укытучылыкка укып, тәрбияче булып эшләгән. Шуңа күрә укытучы профессиясен күзаллавым чәлпәрәмә килмәде, мин аны белә идем, тик кәгазь эше кебек авырлыкларын өнәп бетермәдем. Бер җаена кергәч, тиеш дип кабул итәсең дә, эшлисең инде аны.
Яшь укытучы дигәннән, мәктәптә укытучылар, җитәкчелектән генә түгел, укучылардан да игътибар җитәрлектер.
Яңа җирдә, яшьме-картмы, башта барыбер шикләнеп карыйлар. Тәҗрибә булмагач, сыныйлар. Яшь укытучы дигәннән, бер хәл искә төште.
«Татар кызы» бәйгесенең кастингында үземне тәкъдим итү этабы өчен партнер кирәк булды. Зур сәхнәгә чыгарга әзер булган таныш егетләр дә юк. Ярымфиналга бер атна вакыт калып бара, борчылуның чиге юк. Шул вакытта гимназиябезнең актерлык дәресләренә йөргән, гомумән, бик актив булган югары сыйныф укучысы Ирек искә төште. Бик озакка сузмыйча, җитәкчелек белән сөйләштем дә, ризалык алдым. Рәхмәт төшкере, Ирек үзе дә каршы килмәде. Шулай итеп, әзерләнгән номерны башкарып чыктык. Минем финалга узуда аның да ярдәме бик зур. Рәхмәт аңа, каршы килмичә ярдәм иткәне өчен.
Бераздан мәктәптә каникуллар башланды, югары сыйныф укучылары чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Көннәрдән бер көнне Ирекнең класс җитәкчесе килеп, миннән ярдәм сорый. Ирек белән бергә вальс биюче кызлары чирләп киткән. «Ирек сиңа ярдәм итте, хәзер синең чират!» – дигәч инде, мин каршы килмәдем. 2 көн эчендә вальс өйрәтеп куйдылар. Бөтен класслары белән бергә миңа яраклы форма табып, чыгарылыш кичәсендә вальс биедем. «Форма кигәч, сезне балалардан аерып та булмый», – диделәр. 9 елдан соң, мәктәп формасы киеп, вальс бию – үзе бер кызык булды.
«Уңышка ирешү татарча, яки русча укудан тормый»
Мәктәптә балалар коридорда үзара татарча сөйләшәләр икән. Хәзер бит балаларның теле дә рус сүзләре белән ачыла. Сез 18нче татар гимназиясенә махсус «татарча укытам» дип килдегезме?
Әйе. Бездә инглиз теле, рус теле һәм рус әдәбиятыннан кала бөтен дәресләр дә татарча укытыла. Әйләнә-тирә дөнья, математика, физика, химияләр – һәммәсе татарча. 10-11 классларга, имтиханнарга әзерләнү сәбәпле, русча укырга рөхсәт ителә.
Кайвакыт татарча шундый авыр сүзләр очрый. Балалар түгел, мин белмәгән сүзләр. Аларны үзем сүзлектән карап кына беләм тәрҗемәсен. Без татарча эшләсәк тә, 100 процент татарча белә торган балалар юк. Тема аңлау, сөйләшү, аралашу – татарча, тик рус сүзләре кертеп тә сөйләшәләр. Мәсәлән, әйләнә-тирә дәресендә «төклетура» дип килеп чыга. Бала аңласын өчен, ручасын да әйтергә туры килә.
Хәзерге заманда математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрне татарча укыту кирәкме?
Казанда татар мәктәпләре әз. Елдан-ел татар телен белгән кешеләр кими. Татар мәктәпләрен булдыру һәм аларны саклап калу – бик кирәк һәм бик дөрес эш.
«Татарча гына укыды, Ходаем, имтиханын ничек бирер инде», – дигән сүзләр бик күп яңгырый, әлбәттә. Казанда дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләр – авылда татарча белем алган кешеләр. Уңышка ирешү, киләчәктә үзеңне табу бер дә синең татарчамы, русчамы укуыңнан тормый. Имтиханга әзерләнү вакытында да ул русча сүзләрне өйрәнеп бетерәсең инде.
Татарча уку – балалар кагыйдәне татарча гына ятлый дигән сүз түгел. Без һәрвакыт татарча өйрәнәбез, аннары русчага да тәрҗемә итеп, ике телдә дә аңлыйбыз. Терминнарны да, кагыйдәләрне дә балаларга ике телдә ятлаттырабыз. Монда бит татарча гына укып, русча сөйләшергә ярамый, дигән әйбер юк.
Мәктәптә генә татар телендә укыту җитәме?
Юк. Мәктәптә татарча сөйләшеп, өйгә кайткач, чип-чи рус телендә аралашса, бала бернәрсәне дә үзләштерә алмый. Күп кенә ата-аналар киләләр: «Сезнең гимназиягә, татар телен өйрәнсен, дип алып килдек. Тик безнең өйдә татар теле юк», – диләр. Мәктәптә 3-4 сәгать татарча сөйләште, ди, кайтып русча сөйләшкәч, ул мәктәптәгене үзләштерми бит, аның исендә калмый ул татар сүзләре. «Сез моны ничек күз алдыгызга китерәсез соң?» – дип сорагач, «Монда өйрәнәләр дә инде, шулай истә калдыра», – диләр. Алай булмый ул берничек тә. Чөнки һәрбер әйбергә практика кирәк.
Инглиз телен өйрәнгәндә дә сөйләшергә, аралашырга кушалар бит. Татар теле дә шулай ук. Ул – аерым бер тел, аның аерым кагыйдәләре, нигезләмәләре була. Балалары татар гимназиясендә укый икән, өйдә дә татар мохите булырга тиеш.
Әти-әниләр үзләре теләгәнгә балаларын татар мәктәбенә бирделәр, ди. Ул бала яратып укыймы соң татарча?
Ул балага «әйдә, татарча өйрән» дип әйтмисең, билгеле. Килде дә, татарча гына сөйләшә алмый бит ул. Татар теленә кызыксыну уятырга кирәк. «Татар телен белмәгәч, нигә килдең монда? Өйрәнәсең калган», – дип әйтергә ярамый, ул, киресенчә, бу телдән ваз кичәргә мөмкин. Аңа терәк булырга кирәк. Бүтән балалар белән аның өчен күнегүләрне, сүзләрне рус теленә тәрҗемә итәргә була. Шул вакытта бала үзенең ялгыз түгел икәнен аңлый.
Алдагы класста күп иде андый балалар. Кайберләре сөйлисе сүзләрен тәрҗемә итеп, кәгазьгә язып киләләр иде. Менә ул балалар татарча өйрәнеп, яратып калдылар. Өйрәнә алмасалар, әти-әниләренә әйтеп, икенче мәктәпкә күчәргә теләрләр иде. Алар берсе дә башка мәктәпкә китмәде.
«Укытучы хезмәт хакы белән мактана алмый»
Укытучы булып, баеп буламы?
24 сәгать буе эшләсәң, миллионер булып була (көлә). Укытучы үзенең хезмәт хакы белән мактана алмый. Күп кенә профессияләр белән чагыштырганда, белем бирү өлкәсендә – тәрбиячеләрнең дә, укытучыларның да хезмәтен гадел бәяләмиләр. Эш күләме белән хезмәт хакы тәңгәл килми.
Мин зарланмыйм, башлап җибәргән генә кешегә бер җирдә дә миллионнар бирмиләрдер.
Киләчәктә «Атказанган укытучы» булачакмын дигән бөек хыялыгыз бармы?
Киләчәктә кем һәм кайда буласымны гомумән белмим. Мин хәзер «шулай-шулай булам, шулай итәм» дип хыялланып яшәмим. Хәзерге вакыт белән яшәргә тырышам – менә минем класста балалар бар, мин аларны укытам, мин бүген үз эшем белән канәгать, миңа рәхәт, кызык.
Яшь белгечләргә ярдәм итәргә торалар, идеяләрне тыңлыйлар. Бәлки, мәгариф өлкәсенең башка бүлегендә эшләрмен. Мин үземне белем бирү өлкәсеннән башка бүтән өлкәдә күз алдына китерә алмыйм.
Димәк, укытучы һөнәре – сезнең «призвание»?
Бу эштә авырлык сизмәгәч, әйе, дип уйлыйм. «Татар кызы»на баргач, үз-үземә «син бигрәк җайлы эштә эшлисең икән, Сиринә» дигән нәтиҗә ясадым. Чөнки башка кызлар эшләгән эштә мин эшли алмас идем. Мәсәлән, программист, архитектор, табибә. Башка төрле профессия әйтсәләр, минем каз тәннәре йөгереп, кыен булып китә.
Бөтен эшне дә «җырлап эшләп» булмый, билгеле, кыен яклары да бар. Ул вакытлыча гына. Мәктәптә миңа рәхәт, мин үз урынымда.