Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучының купальникта фотога төшәргә хакы бармы?

Омск мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән Виктория Попова белән килеп чыккан гауга педагогның хокукы һәм бурычлары хакында күпсанлы бәхәсләр китереп чыгарды. Укытучының купальникта төшәргә хакы бар, ди күпсанлы укытучылар армиясе. "Татар-информ" хәбәрчесе бу гауганың хронологиясен искә төшерде һәм татарстанлыларның фикерләрен белеште.

news_top_970_100
Укытучының купальникта фотога төшәргә хакы бармы?

Укытучылар гадәти кеше түгел дигән стереотиплар алар балачактан килә. Мәктәп елларында кечерәк чакта һәркемнең башына “укытучы ашамый, бәдрәфкә йөрмидер ул” дигән уй кереп караганына иманым камил. Укытучыларның да авызы бар, су коенасылары да, ниндидер мәнфәгатьләрен канәгатьләндерәсе дә, акча эшлиселәре дә килә. Моны гаеп итү, әллә яклау – һәркемнең үз эше.

Омскидагы 26 яшьлек Виктория Попова тарих укыту белән генә чикләнеп калмаган, үзе өчен модель агентлыгында да эшләгән. Дөрес, бу хирыслыгы хобби гына булган, моның киң җәмәгатьчелеккә фаш ителүен теләмәгән дә кебек. Ләкин модель агентлыгының фотографияләр белән үзләре теләгәнчә эш итә алуын укытучы исеннән чыгарган булса кирәк. Без капчыкта ятмый, югыйсә, андый җирдә эшләвең иртәме-соңмы беленәчәге көн кебек ачык. Фотолар Интернетта таралгач, ата-аналар укытучыны азгынлыкта гаепли башлый. Виктория белән завуч сөйләшә, ул үз теләге белән эшеннән китә. Укытучы үзенең этик кагыйдәләрне бозуын таный, үзенең гаепле булуын әйтә. Виктория, фотоларын интернеттан алуны сорап, модель агентлыгына яза.

Дәгъвага сәбәпче булган Виктория Попова фотосы

Бу вакыйга турында массакүләм мәгълүмат агентлыклары язып чыккач, коллегалары бу хәлне укытучыларның хокукларын кысу итеп кабул итә. Виктория Поповага теләктәшлек йөзеннән төрле төбәкләрдә яшәүче мөгаллимнәр #укытучылар да кеше (#учителятожелюди) хештэгы белән социаль челтәрләрдә купальникта төшкән фотоларын урнаштыра башлый. Инстаграмны купальниктагы хатын-кыз фотосурәтләре тутыра. Хәзер бу хештег белән 5 меңгә якын укытучы фото урнаштырган. Интертат ул фотоларның кайберләре белән таныштыра.

#учителятожелюди

"Мин укытучыларның ачык булуын яратам - аның нәрсә яратуын белсәң, бик әйбәт. Ә инде укытучы укучыларының шөгыльләрен белсә, тагын да шәбрәк! Мин "соры", класска акыра торган апаларны яратмыйм. Укытучының шәхси тормышы - ул аның шәхси тормышы. Аның тормышында актарынып, аннары "ул безгә ошамый" дип әйтү дөрес түгел. Чөнки укытучы "бу укучының әтисе алкоголик, мин аны укытмыйм" дип әйтә алачак. Укытучы "минем турында нәрсә уйлыйлар" дип яшәсә, үзенең йөзе булмаган, бер типтагы педагоглар барлыкка киләчәк", - дип яза Санкт-Петербург укытучысы Алиса Троицкая. Ул үзенең купальникта төшкән фотосын урнаштырган.

"Укытучылар менә шушылай фотога төшәргә тиештер инде", - дип шаярткан Екатеринбург укытучысы Валентина Елпатова.

"Әйе, мин педагог, купальниктан йөрим, фигурам идеаль түгел, алкоголь дә эчәм, татуировкам да бар. Бу мин начар белгеч һәм эштән китәргә тиеш дигән сүз түгел. Бу педагогларны аерым раса дип санарга ярый, алар ахмак кагыйдәләрне үтәргә тиеш дигән сүз дә түгел", - ди Санкт-Петербургтан Нина Бенгеревич.

"Укытучыларның ничек ял иткәнен күрегез", дип язган Надежда Нуримова.

"Купальниктагы фото бала психикасына зыян китерми", - дип саный Людмила Александровна.

"Кирәкмәгән әйбер күрәсегез килмәсә, укытучыларның шәхси битләрен актармагыз", - ди Ксения Романова.


Татарстанда ни уйлыйлар?

Укытучының купальниклы килеш фотога төшәргә хакы бармы? Укытучы модель агентлыгында эшли аламы? "Татар-информ" хәбәрчесе берничә шәхеснең фикерен сорашты.

"Илдан-Лик" мода театры администраторы Ләйсән Шәйдуллина:

– Укытучылар да кеше бит, алар нигә купальникта фотоларын күрсәтә алмаска тиеш?! Модель булып эшләүче хатын-кызлар җәмгыятьтән читләштерелгән кешеләрмени? Мәктәп укучылары, студентларны әниләре үзләре дә шундый җирләргә китерә бит. Ул бит берние белән аерылмый, шундый ук түгәрәк. Бию, гимнастикада да ачыграк костюмнар, купальникларда шөгыльләнәләр бит. Шуңа күрә аны тәнкыйтьләргә кирәкми дип саныйм. Без бит барыбыз да пляжга барабыз, купальникта үз аккаунтларыбызда фотоларны урнаштырабыз. Ачык аккаунтмы ул, ябыкмы – анысы һәркемнең үз эше. Әгәр инде эротик эчтәлекле фото булса – анысы икенче мәсьәлә. Ә купальниктагы гап-гади фотоның нәрсә начарлыгы бар?

Бездә педагогик уку йортында укыган ике модель булды. Алар вузны тәмамлагач, модель булып эшләвен туктатты. Башка юлдан киттеләр. Берсе татар теле, икенчесе инглиз теле укытучысы булды.

Арча районы укытучысы Фәрит Вафин:

– Нишләп хакы булмасын инде? Дөрес, ситуациясен дә карарга кирәк. Мәсәлән, пляжда, су коенуда икән, ничек төшә алмасын инде? Укытучы да кеше бит инде. Әгәр әдәпле, әхлаклы дип саный икән үзен, андый фотоны Интернетта куймаса да була инде. Бер уйлаганда мондый фотоларны нәрсәгә куярга кирәк? Укытучы һәрвакыт үрнәк, күз уңындагы кеше бит инде. 

Икенче караганда, элекке совет заманы укытучысы бетте бит инде хәзер, яңа буын укытучылар килде. Бу буын өчен иске кыйммәтләр, язылмаган законнар берсе дә юк. Алар - хәзерге заман яшьләре. Укытучының үз-үзен тотышы бер кысалар белән чикләнергә тиеш иде бит инде. Аны язып кына тыеп булмый, ул кешенең күңеленә салынган, тәрбия белән кергән. Аның хәзер җәмгыяте дә бозык бит, нишләтәсең. Мораль-этик нормалар бетте бит инде хәзер. Укучысы белән йөрүчеләр, аннан да яманрак фотолар куйганнары бар.

Ә бу Омск укытучысына килгәндә, модель агентлыгында да эшли ала, дип уйлыйм. Әгәр аның төп эшенә зыян килми икән, кемнең нинди эше бар? Кем ничек эшли ала инде? Ул укытучыларга түләнә торган 20-25 мең сумга ничек яшәргә кирәк? Аны 35 мең сум дип язалар гына бит, кулга 20 меңен генә алабыз. Аның күбесе 1,5,-2 ставкага эшли, анысы да булмаса, каян акча таба? Мин, мәсәлән, модель агентлыкта эшләүнең бернинди начарлыгын күрмим. Эшләсен, акча таба ала икән, нишләп эшләмәскә ди аңа. Аның эштән алынуы да законсыз булган бит. Безнең татар теле укытучыларын кыстылар бит, шуның кебек инде. Ул вакытта да бөтен директорлар да бергә чыккан булса, башкача булыр иде.

Казанның "СОлНЦЕ" мәктәбе директоры Павел Шмаков:

– Безнең күп кенә органнар укытучы ул гадәти кеше үк түгел дип саный. Бу көлке дә. Дәүләт Думасының Гаилә һәм аналар буенча комитет җитәкчесе дә, безнең хатын-кызларга чит ил кешеләре белән йоклаудан тыелырга, дип кычкырып әйтте. Ничек бу хакта шулай әйтергә була соң? Купальник белән шул ук хәл. Мин, мәсәлән, кызымның үзен шулай тотуын теләмәс идем, ләкин моны тыю, сүгү, эштән куу кирәкми, моның өчен репрессияләргә ярамый. 

Балаларны дөрес итеп тәрбияләүгә игътибар бирергә кирәк – монысы белән килешәм. Малайларны итагатьле, кызларны тыйнаграк итеп тәрбияләү кирәктер. Укытучы модель агентлыгында да эшли ала, әлбәттә. Моның бернинди сәерлеге юк. Әле чибәр ханым да булса, яхшы гына акча эшләячәк. Мин, бәлки, үз мәктәбемдә андый укытучы эшләвен теләмәс идем, ләкин эштән куу һич кенә дә ярамый. Этик нормалар бер әйбер, закон нормалары – бөтенләй башка нәрсә. Минем әнием дә, әбием дә укытучылар. Әбием башта завуч, аннары директор, РОНО мөдире булып эшләде. Ленин ордены кавалеры да ул. Ул авылда укытучыга мөнәсәбәт турында сөйли торган иде. Бездә генә шушы хөрмәт югалган бит. Мин 11 ел Финляндиядә эшләдем. Анда да укытучыларга ихтирам элек бездә булганча, хәзер дә күбесенчә сакланган ул. Дәүләт укытучылар абруен күтәрә, педагогик белгечлекләргә сайлап алу катгыйрак. Бу кешеләр әхлаклырак, тәрбиялерәк булсын өчен.

Укытучының фотога төшәргә хакы бар, билгеле. Ләкин укытучы булырга ниятләгән кешеләр, аларга аерым миссия йөкләнгәнен, үзләренең әхлаклы кеше үрнәге булуын, яхшы киенергә кирәклеген аңларга тиеш.

Нахакка рәнҗеткәч, әлбәттә, коллегалары яклап чыга инде. Мин үзем моңа каршы чыкмыйм, ләкин минем укытучылар тәрбияле, алай эшләмәсәләр дип өметләнәм. Укытучылар үз коллегасына ярдәм итәргә, хупларга тырышуы дөрес әйбер, ләкин нинди ысул белән – монысы инде интеллект, тәрбия дәрәҗәсеннән килә. Инде бүтәнчә ничек ярдәм итеп булуын белмәгән кешеләр, һичьюгы, шулай эшләсеннәр. Ләкин ничек кенә булмасын, моның цивилизацияле юллары да бар. Хатлар язарга, очрашулар оештырырга була.

Татар теле белән дә шулай булды бит. Федераль закон бозылган дип тә әйтергә буладыр, ләкин моның өчен укытучыны түгел, 20 ел эндәшмәгән прокурорларны беренче итеп эштән алырга кирәк. Аннан Рособрнадзорны. 25 ел шушы хилафлыкларга күз йомып килгән бит алар. Бер гаепсез кешеләргә карата санкция куллану дигән сүз бит ул.

Өч бөртек ашлык өчен утыртырга ярамый. Омскида да җәза адекват түгел дип саныйм. Мәктәптә педсовет җыеп, психолог белән сөйләшергә була, шушы гамәлгә анализ ясасыннар иде, ләкин эштән җибәрү ярамый. Билгеле, без укытучылар белән очрашкач, бу хакта сөйләшәчәкбез.

Лариса Виноградова, химия укытучысы:

– Минемчә, укытучы һөнәре барыбер кешене күпмедер чикли, кысаларга кертә инде ул. Этик нормалар, этика кодексы дигән нәрсә бар. Минем карашка, бу укытучы укучыларын кайгыртса, үзен чын укытучы итеп санаса, болай эшләргә дә тиеш булмагандыр. Әмма директор бу карарларга тәэсир итә алмый, кешене этик яктан бик үк дөрес тотмаган өчен эштән куу кирәкмәс иде. Укытучы үзенең хокукларын яклап дөрес эшләгән. Тәне күренгән фото кую-куймау – һәркемнең үз эше. Омск укытучысы үз шөгыле турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле булуын теләмәгән диләр. Ә модель эшли башлагач, фотографияләр кулланышы алар карамагында булуы турында килешүгә имза куя бит. Ул агентлыкның фотоларны ачыктан-ачык күрсәтергә мөмкинлеген күз уңында тотарга тиеш иде, югыйсә.

Берьюлы модель агентлыгында да, мәктәптә дә эшләүне гаеп итүчеләр бар, янәсе, ике куянның койрыгын берьюлы тотып булмый. Лариса Виноградова исә, болар берсе икенчесенә комачауламый дигән фикердә.

– Әгәр бу модель агентлыгы икән, бу офис-менеджер, секретарь кебек үк эш. Ул бит панельга чыкмаган.

Лариса Виноградова хештег белән фотолар урнаштыручы коллегаларын хуплавын әйтте. Укытучылар үз шәхси битләрендә фотографияләрен куярга хаклы, ди ул.

Казанның Авиатөзелеш районы 33 нче мәктәбендә татар теле укытучысы Альбина Хөснетдинова:

– Мин бит элегрәк укытучы булып эшләгәч, 9 ел бу һөнәрдән аерылып тордым, аннары хәзер кайтканыма да 4 ел. Минем дә “Вконтакте” челтәрендә үз битемдә купальникта төшкән фотографияләрем бар иде. Ләкин безне директор киңәшмәгә берничә тапкыр җыеп, кызлар, мондый һөнәр сайлагансыз икән, зинһар, алып ташлагыз, сезнең һөнәр ниндидер кысалардан тайпылмауны да күздә тота, диде. Мин берсүзсез алып куйдым, чөнки, беренчедән, җитәкчеләрне дә оятка калдырасы килми. Ул кадәр мөһим әйбер түгел инде, мин аны алып куймасам, бетте дигән сүз түгел бит. 

Минем фикерем шул: Омск укытучысының анда эшләвенең бернинди начарлыгы юк, мин ул хатынны гаепләмим, ләкин миңа эш бирүчем үтенеч белән килгән икән, без аның үтенечен үтәдек. Компанияләрдә шампан шәрабе тотып төшкән фотолар да бар иде. Укытучы һөнәре ул шундый катгый кануннарны күз алдында тота, дигәч, мин аңа каршы да килмәдем, үпкәләмәдем дә, баш күтәрерлек бернинди әйбер юк. Мин аның яклы да түгел, ләкин барыбер шундый урында эшлисең икән, тыелырга кирәк бераз. Дресс-код дип атала бит инде ул. Банкларда да бит хезмәткәрләр өчен дресс-код бар. Мәктәптә дә хәзер укытучыларга укучыларга кебек форма тектерү турында сорау булган иде. Шәхсән мин балалар кебек бертөрле йөрергә риза. Заманча фасоннар булса, ник кимәскә?


Укытучылар җиңде: Виктория үз эшенә кире кайта

Интернетта зур тавыш-гауга чыгуның нәтиҗәсе шул булды: Омск мәгариф митинстрлыгы Виктория Поповага кире үз эшенә кайтырга тәкъдим иткән. Августта ул үз мәктәбендә кабат эшли башлаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100