Укытучы: «Гаилә таркалуын авыр кичергән баланың агрессиясе тышка чыга»
5 октябрь - Россиядә Халыкара укытучылар көне. Бу уңайдан, укытучы һөнәреннән тәм тапкан, Төмән шәһәреннән күченеп, Татарстанның Апас бистәсендә төпләнгән, 45 ел балаларга белем биргән Насыйбуллина Гөлнур Хәйдәровна белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Гөлнур Хәйдәровна - Татарстанның атказанган укытучысы, РФ гомуми белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, халыкара һөнәри бәйгеләр лауреаты. Аның берничә дистә укучысы тарих фәненнән Россиякүләм, республикакүләм бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган.
Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, Гөлнур Насыйбуллина Балалар иҗат үзәгендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән өстәмә белем бирү белән шөгыльләнә һәм Апас районы Ветераннар советын җитәкли.
Безгә ул Төмәннән Татарстанга күченү тарихын, Себер татарларының катнаш никахларга каршы торуын, яшь чагындагы мәктәп белән бәйле кызыклы вакыйгаларын, бала тәрбияләү серләрен сөйләде һәм бүгенге мәктәп системасына карата фикерләрен белдерде.
«Унлап ир-ат Столыпин реформасы нигезендә үзләренә җир алырга дип Себергә чыгып китә»
Тормыш юлыгызны сөйләгез әле. Кайсы якта туып үстегез? Әти-әниегез кемнәр?
1909 елда Казан губернасы Тәтеш өязе Чурибураш авылыннан (хәзерге Апас районы) унлап ир-ат Столыпин реформасы нигезендә үзләренә җир алырга дип Себер якларына чыгып китә. Шулар арасында минем Габдрахман бабам да була. Төмәнгә баргач, аларга Тайга урманында делянка бирәләр. Шунда бер зур землянка казып, кыш чыгалар. Һәркем үзенә агач кисеп, йорт әзерли. Ике елдан соң, туган якта калган гаилә әгъзаларын да үзләре янына күчерәләр һәм матур гына яши башлыйлар. Барысы да чыгышлары белән Казан губернасыннан булгач, төпләнеп яши башлаган урынны Казанка дип атыйлар. Габдрахман бабай бик эшчән булганга күрә, хәлле кешегә әверелә, хәтта Себердән Мәскәүгә дә баргалый.
Бабайга 40 яшь тулгач, ике баласын калдырып, хатыны үлә. Бу вакыйга 1921 елгы ачлык вакытына туры килә. Тәтеш өязе халкында Себергә күченеп киткән татарлар яхшы яши дигән сүз таралу сәбәпле, ачлыктан котылуны эзләп, Саҗидә әбием бер төркем кешеләргә ияреп, Төмәнгә чыгып китә. Шунда аны ике бала белән ялгыз калган Габдрахман бабама кияүгә бирәләр. Гаиләдә бер-бер артлы балалар, шул исәптән әнием дә дөньяга килә. Пар барлыгы 10 бала тәрбияли. Шулай итеп, әни ягыннан тамырлар хәзерге Апас районына килеп тоташа. Әтинең ата-анасы да 1921 елгы ачлык вакытында хәзерге Буа районыннан Себергә барып төпләнә.
Мин Төмән шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туып үстем. Әти гомере буе машина йөртүче булып эшләде. Ул бик тырыш кеше иде, Россия буенча шоферлар арасында узган конкурсларда беренче урыннар алды. Аның беренче машинасының двигателе утын ягылып эшләгән. Сүз уңаеннан, шофер сүзе француз теленнән мичкә ягучы дип тәрҗемә ителә. Әни фабрикада хисапчы булып эшләде. Ул җырга бик сәләтле иде. Хәзерге көндә дә өлкәннәр әнинең җырлавын искә төшерәләр. Алар җиде класс белемле генә булсалар да, бик акыллы кешеләр иде.
Бала вакытыгыз ничек узды? Шәп яшәдегезме, әллә ниндидер кыенлыклар аша уздыгызмы?
Яшьлек чагым, Аллага шөкер, рәхәт узды. 1970нче елларда Төмән өлкәсендә газ һәм нефть чыгарыла башлаганлыктан, шәһәр кибетләрендә азык-төлеккә дә, кием-салымга да кытлык булмады. Мин кечкенә чакта Төмәнгә концерт белән Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова килә иде. Без гаилә белән шуларның концертларына йөрергә ярата идек.
Әти-әни безнең тормышны бар яктан да җитеш итәргә тырышты. Гаиләдә ике кыз үстек. Сеңлем хәзер дә Төмәндә яши. Дөресен генә әйткәндә, минем бөтен туганнарым Төмәндә калды.
«Апам мине Татарстанда адаштырып калдыручы булды»
Сез Татарстанга ничек килеп төпләндегез?
Җан тартмаса, кан тарта, диләр. Мин рус мохитендә үстем. Класста бердәнбер татар баласы идем. Әти өйдә татарча сөйләшүебезне таләп итте. Сеңлем белән русча сөйләшә башласак: «Бер рус та өендә французча сөйләшми, сез дә өйдә үз телегездә сөйләшегез», - дип әйтә иде. Әти дә, әни дә туган телне сакларга тырыштылар, безне татар кешесенә кияүгә бирергә теләделәр. Әбиләр таныш-белешләре белән очрашсалар, якын-тирәдә татар кияүләрен барламыйча калмыйлар иде. Ул заманда өлкән буын татарлары үз балаларын катнаш никахлардан сакларга нык тырышты, шуңа күрә безнең буын кызларының күпчелеге татар егетләренә кияүгә чыкты. «Булмаган татар киявен Татарстаннан посылка белән кайтарыйммы?» — дигән сорау да биргәнем булды әбигә. Әбинең догасы кабул булды бит.
1975 елда әнинең Галия исемле сеңлесе Татарстан ягына кияүгә чыгып китте. 1978 елда мин җизниләргә кунакка бардым һәм шунда булачак ирем Рафаил белән таныштым. Бер ел хат алышканнан соң, ул Төмәнгә кайтып, әти-әнидән минем кулны сорады. 1979 елда мин Апаска килеп төпләндем. Галия апа 1986 елда гаиләсе белән Себергә күченеп китте. Шулай итеп, ул мине Татарстанда адаштырып калдыручы булды. Монда 41 ел буе туганнарымнан башка яшәсәм дә, беркайчан да язмышымнан зарланмадым, Аллага шөкер дидем.
Ирегез кем?
Ирем — Рафаил Насыйбуллин, Апас кешесе. Ул гомере буе төзелеш өлкәсендә мастер, инженер булып эшләде, хәзер ялда.
Нык гаиләнең сере нидә?
Алтын төбе - сабырлык, диләр. Чыннан да, тормышта сабыр булырга кирәк. Аллага шөкер, бер-беребезне аңлап яшәдек. Яшәгәндә төрле чаклар булырга мөмкин, ләкин безнең тормышта үкенечле вакытлар булмады.
Кайсыгыз күбрәк сабырлык күрсәтә?
Сабырлык күбрәк миндәдер. Мин үзем эштә бик актив кеше. Миннән: «Син өйдә нинди кеше?» — дип еш сорыйлар. Өйдә мин — ирне көйләп торучы хатын. Мәктәп — ул эш, ә гаилә минем изге урын.
Төмәннән Казанга чыгып китәргә курыкмадыгызмы?
Яшь чакта тормышка бөтенләй башкача карыйсың. Хәзер, бәлки, читкә китәргә куркыр идем. Рафаилгә ышанганмын инде. Ул яшьтән ышанычлы, таянырлык кеше булды.
«19 яшемдә 44 балалы класс тапшырдылар»
«Дөрес юлдан киттем микән?» — дигән уйлар килгәне булдымы?
Әнинең бертуган апасы укытучы иде. Шуңа кызыгып, мин дә башлангыч сыйныфтан укытучы булырга хыялландым. Аның балалар белән төшкән фоторәсемнәренә карап туя алмый идем. Беренче укытучым Мария Вячеславовнаның да йогынтысы булгандыр. Ул бик яхшы кеше иде. Сигез классны тәмамлагач, Төмән педагогия көллиятенә укырга кердем. Дүрт ел укып, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алгач, миңа Төмән мәктәбендә бер ел өлкән яшьтәге укытучы укыткан 44 балалы классны тапшырдылар. 19 яшьлек чагымда беренче мәртәбә ата-аналар җыелышы үткәрдем. Ата-аналарның: «Бу бала нәрсә эшли алыр икән?» — дип үзара сөйләшүләрен, тезләремнең калтыравын һаман да хәтерлим.
Көчле дисциплинада тәрбияләнгән класс иде. Йомшак кеше килгәч, бер атна эчендә тәртип юкка чыкты. Ике ай буе ул балаларны үз канатым астына җыйдым. Таяк методы белән түгел, дуслашу юлы белән нормага керделәр. Балалар өченче сыйныфны тәмамлаганда, без нык дуслашкан идек. Бераздан мин Татарстанга киттем дә, ул мәктәп белән аралар өзелде. Озак еллар узганнан соң, социаль челтәрләр барлыкка килгәч, мин үземнең беренче укучыларым белән очраштым һәм шулкадәр күп җылы сүз ишеттем. Алар хәзер илле яшьтән узган кешеләр инде.
«Кушаматым булмады»
Укытучыны балалар яратсын өчен нишләргә кирәк?
Мин 45 ел балалар белән эшлим. Беренчедән, балаларны хурламадым һәм аларга кычкырмадым. Икенчедән, укучылар алдында ихлас һәм гадел булдым. Шул ике сыйфаттан башка авторитет яулап булмый. Әйткән сүземдә тордым. Мәсәлән, юк дип әйтсәм, ничек кенә ялынсалар да, фикеремне үзгәртми идем. Балалар шуңа бер ияләнгәч, укытучыны «бөгәргә» башкача тырышмыйлар да. Нәрсәдер вәгъдә итсәм, эшемне җиренә җиткереп башкара идем. Җавап бирә алмаган сорауларга курыкмыйча белмәгәнемне әйтә идем һәм икенче дәрескә җавапны әзерләп килә идем. Укучылар ялганны һәм буш сүзне яратмый. Балалар тормыш кануннарын аңларга үзләре өйрәтәләр. Аларны ишетә белергә генә кирәк.
Белемле булсаң, фәнеңне яратсаң, балаларга да фәнгә карата мәхәббәт күчә. Белемне арттыруда китап белән генә чикләнмәдем. Мин сәяхәт итәргә бик яратам. Чит илләргә чыкканым булмаса да, үзебезнең илдә төрле шәһәрләргә, музейларга күп йөрдем. 1990нчы елларда мәктәптә Татарстан тарихы укытыла башлагач, Казан тарихын ныклап өйрәнергә керештем. Хәзер Казанда экскурсовод булып та эшли алыр идем.
Балалар белән тарих конкурсларында катнашып, төрле җирләргә йөреп, укучыларда тарихка кызыксыну уята алдым дип уйлыйм. 20 ел буе Апас районының тарих укытучылары методик берләшмәсен җитәкләдем. Райондагы барлык тарих укытучыларын да төрле конкурсларда катнашырга өнди идем. Конкурста катнашкан кешенең белеме арта, ул төрле кызыклы шәхесләр белән очраша, аның сәяхәт итәргә, грантлар отарга мөмкинлеге туа. Мәсәлән, үзем конкурслар ярдәмендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Суздаль шәһәрләренә бушлай барып кайттым. Гомер буе укыткан кенәзлекләрне күреп кайткач, дәресне дә бөтенләй башкача бирә башлыйсың. Үзең күргән, кичергән вак кына детальләрне дә дәрестә сөйләсәң, бала күңеленә кереп кала икән. Мәктәпне озак еллар элек тәмамлаган укучыларым, очрашканда, мин дәрестә әйткән сүзләрне искә төшерәләр.
Дәрес вакытында шук балалар Сезне «кызык» хәлгә калдырганнарын хәтерлисезме?
Мәктәптә укыткан елларым бик кызык үтте. Бөтенесен дә сөйләп бетерә торган түгел инде. Экскурсияләргә йөрергә ярата идек. Анда барсаң, кызыклы хәлләр булмыйча калмый инде. Укучыларым белән очрашканда барысын да яратып искә алабыз. Мине балалар азаплаганын хәтерләмим. Кушаматым да булмады дип беләм. Бүгенге көнгә кадәр ишеткәнем юк. Укучыларым бик акыллы кешеләр булды, йөзгә кызыллык китермәделәр.
Горурланып әйтерлекләре булдымы?
Барысы да диярлек горурланырлык. Аерым исемнәрен әйтмим, чөнки берсен әйтсәм, искә алмаганы үпкәләргә мөмкин. Мәскәүдә дә, Казанда да, районда да үрнәк күрсәтеп эшләүчеләр күп араларында. Иң мөһиме — үкенечле язмышлы балаларым булмады, Аллага шөкер.
«Гаилә таркалуын авыр кабул иткән баланың агрессиясе тышка чыга»
Мәктәптә тәртип бозучы баланы туры юлга бастырганыгыз булдымы?
Андый хәлләр булды. Класста бер малайның тәртибе үзгәрүен сизеп алдым. Бу малайны дәрестән соң алып калдым да, аның белән озаклап сөйләштем һәм үзем өчен көтелмәгән җавап алдым. Әти-әнисенең аерылышып йөргән вакыты булган икән. Гаилә таркалуын авыр кабул иткән баланың агрессиясе тышка чыга башлаган. Мин аңа: «Әтиең исән, ул сине барыбер ярата. Яхшы гамәлләр белән әтиең соклана алырлык булып үс. Начар эшләр эшләп, үзең турында начар фикер уятканчы, яхшы гамәлләр белән авторитет яула», — дип аңлатырга тырыштым. Ике ел узгач, бу малайның спорт ярышын карарга атасы килгән һәм үзе белән бүләкләр дә алган. Ярышта җиңүенә атасының ничек сөенгәнен миңа килеп сөйләде. Баланың психик тайпылышын вакытында күреп калырга кирәк шул.
Икенче очрак. Мәктәпкә башка авылдан килеп укучы кыз бар иде. Берзаман дәрестә бу моңсуланып утыра башлады. Калып сөйләшкәч, аның авыл арасындагы юлда юеш балчыкны изеп йөрү кәефен төшергәнен аңладым. Мин аңа: «Җәяү йөргәндә аяк астындагы пычракка карама, табигатьнең матурлыгына соклан. Көз көне юл буендагы агачлар бигрәк матур, аларның көн саен төсләре үзгәрә. Шуны сизәрсең микән?» — дидем. Озак еллар узгач, бу кыз миңа: «Теге вакытта тормышның пычраклыгын түгел — матурлыгын күрергә өйрәндем», — дип килеп әйтте.
Һәр балага йогынты ясый алырлык дәрәҗәгә ничек ирештегез?
Зирәклек тормыш тәҗрибәсе белән киләдер инде. Аннары кечкенәдән китаплар укырга яратам. Китабым булмаса, үземне ач кеше кебек хис итәм. Китаплардан бик күп гыйбрәт һәм гыйлем алам.
«Хәзерге мәктәпнең бер генә кимчелеген күрәм — укытучы белән бала арасында якын аралашу кимеде»
Хәзерге уку-укыту системасына карата фикерегезне беләсе килә. Бердәм дәүләт имтиханын хуплыйсызмы, юкмы?
Тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханы кертелгән вакытта без башта югалып калдык. Укучыга да, укытучыга да аңа ияләшү авыр булды. Хәзер мин БДИга каршы түгел. Ни өчен? Чөнки балалар бер мәртәбә имтихан биреп, баллы җиткән теләсә кайсы югары уку йортына керә ала. Документларны өстәмә имтиханнарсыз берничә җиргә тапшырып булу да зур өстенлек бирә. Әлбәттә, БДИга алдан ныклап әзерләнергә кирәк. Хәзер әзерләнү өчен әсбаплар да, электрон чыганаклар да күп, укытучылар да имтиханга әзерләү буенча зур тәҗрибә туплады. Минемчә, имтихан тапшырасы фәннәрне тугызынчы сыйныфтан сайлап, максатчан әзерләнсәң, аларны уңышлы биреп була.
Мин хәзер мәктәп программасына таянып, «Сәләт» үзәгендә балаларга тарих фәненнән өстәмә белем бирәм, тугызынчы сыйныфтан өлкәнрәкләрне имтиханнарга әзерлим. Быел тарихтан һәм җәмгыять белеменнән БДИны туксан балл тирәсенә бирүче укучыларыбыз булды. Тырышкан бала аны уңышлы тапшыра ала бит.
Мәктәптән 2016 елда китсәм дә, мин һаман балалар белән эшлим, түгәрәкләр алып барам. Мәктәп системасы белән тыгыз элемтәдә торучы буларак, заманына күрә, укыту системасына әйбәт бәя бирәм. Хәзер укытучыдан үзенең фәненнән тыш, башка өлкәләрдә дә тирән белемгә ия булу таләп ителә. Дәресен югары дәрәҗәдә бирергә теләгән педагог заманнан бер адым алда барырга һәм һәрвакыт өстәмә белем алырга тиеш. Мәсәлән, компьютер буенча яңа терминнарны, программаларны белмәсәң, укучылар алдында уңайсыз хәлдә каласың. Балаларны алдап булмый, алар шундук хәйләне сизеп ала.
Хәзерге мәктәпнең бер генә кимчелекле ягын күрәм — укытучы белән бала арасында якын аралашу кимеде. Программа шулкадәр зур — 45 минут эчендә укытучы тиешле материалны биреп бетерсенме, бала белән аралашсынмы? Билгеле, беренче чиратта, укытучы алдында укыту программасын үтәү бурычы тора. Бала белән психологик элемтә булдыру икенче планга күчә. Шулай да, укытучы балаларны үзенә каратырга тырыша. Чыннан да, күбесе авторитет яулый ала. Пандемия белән бәйле мәктәпләрнең ябылып торуы укытучы хезмәтенә хөрмәтне арттырды дип саныйм.
«Улларым турында кешеләрдән начар сүз ишеткәнем булмады»
Укытучы баласы укымышлы, тормышта үз урынын таба торган кеше була дигән язылмаган закончалык бар. Сезнең гаиләгә дә туры киләме ул?
Үзебезнең ике улыбыз бар. Яшь аралары зур түгел, шуңа күрә игезәкләр кебек дус булып үстеләр. Хәзер дә Апаста тату гына яшиләр. Олысы электроэнергетика өлкәсендә эшли, кечесенең һөнәре компьютерлар белән бәйле. Икесе дә тырышлар, кечкенәдән эшчән булдылар. Алар турында кешеләрдән начар сүз ишеткәнем булмады. Вакыты җиткәч, икесе дә бер-бер артлы өйләнде. Олысының гаилә корып яши башлавына 15 ел булды, киләсе елга кечесенең гаиләсенә дә 15 ел була. Шулай туры килде: икесенең дә беренче балалары - кызлар, икенчеләре малайлар туды.
Бала тәрбиясендә нинди ысуллар кулланырга? Аларны ничек чын кеше итеп тәрбияләргә?
Балаларны махсус ниндидер ысуллар кулланып тәрбияләдем дип әйтә алмыйм. Аңлашып, дусларча яшәдек. Балаларга каты бәрелгән булмады. Ирем аларга ирләр эшен өйрәтте. Элегрәк мал-туар асрый идек. Бакчабыз бар. Авыл җирендә ир-егеткә эш бетми. Кызыбыз булмагач, малайларга кайвакыт идән, табак савыты юарга да туры килде, ашарга да пешерергә өйрәнделәр.
Малайлар мәктәптә укыганда сугышмыйча һәм берәр юләрлек эшләмичә генә тормыйлар. Сез андый вакытларда нишли идегез?
Без малайларның араларына кермәдек. Башка малайлар белән килеп туган аңлашылмаучанлыкларны икесе бергә хәл иттеләр. Алар тәртип бозып йөрмәделәр, акыллы булып үстеләр. Дөресен генә әйткәндә, завуч булуыма карамастан, журналны актарып, билгеләрен дә тикшергәнем булмады.
Сезгә онык тәрбияләү эләгәме?
Ничек кенә әле! Без үзебез мәктәп янында яшибез, ә балалар Апасның читендә төпләнде. Улларым, киленнәрем көне буе эштә. Оныклар дәресләрдән соң җыелышып безгә кайталар. Түгәрәкләренә дә бездән йөрергә бик уңайлы. Кичкә кадәр өйдә күңелле. Шулай итеп, гөрләшеп яшәп ятабыз.
Мәктәпне диннән аерылган, дибез. Бәлки Сездә алай түгелдер. Сезнең дингә карата мөнәсәбәтегез ничек?
Аллаһның барлыгына ышанам. Совет чорында руслар арасында үссәм дә, әбиләрнең дини йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышуы күңелгә сеңеп калган. Әни ел саен аш уздыра иде. Өйдә Коръән укыткан көннәр якты, нурлы булып истә саклана. Кечкенәдән безгә бисмилланы сеңдереп үстерделәр. Әнидән калган традицияне һаман да дәвам итәм. Алла бирсә, Аллага шөкер — иң яратып әйтә торган сүзләрем.
«Районда өлкәннәр бик актив»
Сез Апас районы Ветераннары советы рәисе булып торасыз дип беләм. Аның эшчәнлеге турында сөйләсәгез иде. Авыл ветераннары җәмәгать тормышында активлык күрсәтәме яки аларны гел кызыксындырып торырга кирәкме? Ул оешманың әһәмияте нәрсәдә?
2016 ел азагында лаеклы ялга киттем һәм мине Ветераннар советы рәисе итеп сайладылар. Бу тәкъдимне бер дә көтмәгән идем. Активлыгым булгач, ризалаштым. Районда өлкәннәр бик актив. Хәзер Халыкара өлкәннәр декадасына багышлап төрле чаралар, очрашулар оештырып йөрибез.
Оешманың өлкәннәр өчен әһәмияте зур дип саныйм. Алар Ветераннар советы ярдәмендә авылларындагы төрле уртак проблемаларны хәл итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, күптән түгел генә актив өлкәннәр тырышлыгы белән берничә авылда зират яннары чистартылды. Теләсә кайсы өлкән яшьтәге кеше, проблемасы килеп туган очракта, төрле кабинетларга йөргәнче, безнең оешмага килсә, мәсьәлә җиңелрәк хәл ителә. Оешма буларак, социаль яклау оганнары һәм районның Башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә торабыз. Аларның җитәкчеләренең безне игътибарсыз калдырганнары юк.
Сәләтле һәм актив кешеләргә үзләрен иҗатта күрсәтү өчен дә Ветераннар советы зур мөмкинлекләр ача. Алты ел буе республикада «Балкыш» фестивале уза. Апаслылар анда иң активлардан санала. Һәр авылда диярлек фольклор ансамбльләребез бар. Өлкән гармунчыларыбыз күп, «Уйна, гармун» фестивале бик матур уза. Спартакиадаларда актив катнашалар. Былтыр безнең район өлкәннәре республикада беренче урын алып кайттылар. Таянырлык кешеләрем булганда, Ветераннар советында эшләве дә рәхәт.
Насыйбуллина Гөлнур Хәйдәр кызы 1956 елның 6 апрелендә Төмән шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа. 1975 елда Төмәннең Педагогия көллиятен тәмамлый, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерә. Шул ук елны Төмәндә балаларга белем бирә башлый.
1979 елда Татарстанның Апас районына күченә. 1982 елда Төмән дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.
1986-2016 елларда Апас районы Апас урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыта һәм шул вакыт эчендә 11 ел тәрбия мәсьәләләре буенча директор урынбасары вазифасын үти. 2016 елдан Апасның «Сәләт» Балалар иҗат үзәгендә педагог булып эшли.
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
«Мәгарифтәге казанышлары өчен» һәм «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре» билгеләре белән бүләкләнгән.