news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укыталар мәктәпләрдә, укыталар: 12 ел укуга күчүне хуплыйсызмы, юкмы – фикерләр

Көн туса – яңа закон, яңа кануннар кертергә, дигән тәкъдимнәр «ә» дигәнче калкып чыга. Күптән түгел, Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә 12 еллык белем бирүне кертү мәсьәләсен өйрәнергә өндәгән иде. Асылы баланы 6 яшьтән үк укырга бирүгә барып тоташа. Әлеге мәсьәләгә карата халык нинди фикердә?

news_top
Укыталар мәктәпләрдә, укыталар: 12 ел укуга күчүне хуплыйсызмы, юкмы – фикерләр
Фото: Ильяс Хаҗиев дизайны

Мәктәпләрдә уку вакытын 11 елдан 12 елга кадәр озайту тәкъдиме белән Иҗтимагый палата секретаре урынбасары Владислав Гриб чыгыш ясады. Аның фикеренчә, укуны 6 яшьтән башларга кирәк. Ә Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә 12 ел укыту турында тәкъдимне ничек шәрехләгәнен монда укып була.

«Күчеш чорында бик күп бала надан калачак»

Казанда яшәүче яшь әни Әдилә Ваһапова:

Мәктәптә 12 ел дәвамында белем бирү системасы тирәнрәк өлкәләрне колачласа һәм күбрәк юнәлешләрдә алып барылса, мин каршы түгел. Мисал өчен, укучылар үзләре теләгән фәннәр буенча тирәнтенрәк шөгыльләнә алса. 12 еллык мәктәпнең тискәре яклары да бар инде: балалар психологик яктан арыячак. Үзем, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, югары уку йортына кердем. Мәктәп тормышыннан нык арыган идем. Миңа калса, 12 нче сыйныф булдырыла калса да – ул бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек яки һөнәри белем бирү юнәлешендә булуы кирәк. Үземнең балалар әле бәләкәй, яслегә дә теләр-теләмәс бирдем. Мәктәп турында уйлыйсым да килми…

Язучы һәм журналист Габдулла Вафин:

12 еллык түгел, мин хәтта 11 ел укытуны да дөрес дип санамыйм. Элеккечә, 10 сыйныф укыту да бик җиткән иде. Кеше тиз генә мәктәп тамамлап, техникум-институтларда үзенең булачак һөнәрен ныграк үзләштерергә тиеш. Аннан, күчеш бик күп акча сорый. Күчеш чорында бик күп бала надан калачак, дип уйлыйм.

«Әле дә 6 яшьтән мәктәпкәчә әзерлек бар бит инде»

Төмәннән Галина Габдуллина:

Мондый белем бирүгә күчүнең бернинди дә мәгънәсен, мәгариф өчен дә отышлы якларын күрмим. Әле дә 6 яшьтән мәктәпкәчә әзерлек бар бит инде. Ә 12 еллыкка күчүгә килгәндә, монда бит бөтен булдырылган һәм җайга салынган системаны үзгәртергә кирәк булачак, дип аңлыйбыз. Бөтен әйберне төптән үзгәртергә туры киләчәк бит. Менә безнең бала да мәктәпкәчә әзерлекне узды.1 нче сыйныфта укыячак бар нәрсәне дә белеп барды. 9 ай буена, 4 мең түләп, мәктәпкә әзерләдек баланы…

Казан шәһәреннән лаеклы ялдагы укытучы Рәмилә апа Гыйләҗева:

Оныкларым мәктәптә белем ала. Гомеремнең бер өлешен педагогикага багышладым, балаларым үскән чакка туры килде ул вакыт. Мин кызымны укырга 6 яшьтән үк биргән идем. Ә cоравыгызга килгәндә, әгәр дә чыннан мондый система бала өчен файдалы булса – уңай караштамын. Шул ук вакытта, хәзерге көндә 9 нчы сыйныфтан соң урта һөнәри белем бирү йортларына керүчеләр дә күп бит. Алар 10 сыйныф тәмамларга тиеш булачак микән?.. Әмма, бәлки, 12 нче ел нинди дә булса һөнәри юнәлешкә тирәнтен төшенү булса? Болай шәп күренә. Шулай да мин элек 8 һәм 10 сыйныфлык белем алудан 9 белән 11 сыйныфлы укуга күчкәнне хәтерлим. Ул чорда да кыенлыклар тугандыр ул. Шулай да өйрәнелде.

«6 яшьтә бала-чаганың уенда уен гына»

Чаллыдан табиб-терапевт Денис Хәйруллин:

12 ел уку – мәктәп укучыларына өй эшләрен арттыра, физик яктан алҗыта гына, дип саныйм. Бу – үз чиратында укучыларның сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясавы ихтимал. Әгәр дә яңа укыту системасына күчү булса, иң башта уйлыйк: бу – безгә ниләр белән файдалы? Болай да Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә бала-чаганың психосоматик авыруларга юлыгуы хакында онытмыйк. Шулай да уңай яклары да бардыр: мәсәлән, уку йөкләнешен җайга салу, укыту программасын үзгәртү. Әле бу закон тәкъдим ителә икәнен белми идем, беренче сездән ишеттем, Юлай.

Актаныштан балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Роза ханым Хуҗина:

Нинди 12 ел ул? Бер елны «нулевой»дан укыта башлап карадылар түгелме соң ул?! Кирәкмидер, болай да фәлән яшьтә генә мәктәпне тәмамлап чыгалар бит инде. Бөтенләй кыскартырга кирәк ул белем бирүне. 9 сыйныфка гына калдырырга, кирәк-кирәкмәгән фәннәрне кыскартырга. Менә минем кызым 9 нчы сыйныфтан китте, Минзәлә медицина училищесында 4 ел укыды, хәзер институтка керде. 30 яшькә җиткәндә институтны тәмамлап чыгаламы әле, юкмы?! Менә иң яшь чаклары укып үтә.

Аннары, әйтүемчә, «нулевой» сыйныф ясап карадылар бер елны. 6 яшьтән баланы парта артына көч-хәл белән алып килеп утыртуның файдасы юк бит инде, ул бала-чаганың уенда уен гына. Мин менә элеккесе Советлар Союзындагы кебек белем бирү кайтуын телим. Элекке зәңгәр тышлы Әлифба китабы, элекке рус теле һәм математикалар. Хәзер бит ул балалар өчен тәгаенләнгән мәсьәләләрне ата-ана үзе дә чишә алмый.

Башкортстан Республикасының Стәрлебаш районыннан 3 бала анасы Люция Дәүләтьярова:

Укытып карамыйча әйтеп булмый. Төркиядә, мәсәлән, белем бирү системасы өчкә бүленгәнен беләм. Иң башта башлангыч, аннары урта белем – 8 нче сыйныфка кадәр. Шуннан 9-12 нче сыйныфлар – лицейда һөнәри юнәлеш белән.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Министрлыкта сүз куертылган мәлдә: мөһим мәсьәлә

Бүгенге көндә бала 1 нче сыйныфка әзерлек белән килә. Һәрхәлдә саный белә, хәрефләрне таный. Шуңа күрә дә, яңадан «нулевой» сыйныфларны кайтарыргамы, әллә инде инде булган төсле калдырыргамы – бу федераль үзәк хәл итә торган мәсьәлә. Шулай да бала үстерүче әти-әниләр, киң җәмәгатьчелек фикере дә исәпкә алынадыр, мөгаен.

Укучы балаларга йөкләнеш турында Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында фикер алышу да билгеле булды. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында 21 октябрьдә ведомство Иҗтимагый советының чираттагы утырышы үткәрелгән. Чарада РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет рәисе Валерий Фадеев катнашкан. Утырыш эшен Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Дмитрий Лутовинов алып барган.

«Мәктәп укучыларына уку йөкләнеше мәсьәләсе – профессиональ бергәлек өчен дә, миллионлаган ата-аналар өчен дә иң мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе», – дигән Кравцов та.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 октябрь 2025
    Исемсез
    Мәктәптә 9 ел эчендә урта белем биреп була. Артыгы бер файдасыз. Япониядә ничек, шуны өйрәнергә кирәк.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар