Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучыларны «Я – русский» дип җырлаткан видео турында җырчылар: «Барып чыгабыз бугай»

news_top_970_100
Укучыларны «Я – русский» дип җырлаткан видео турында җырчылар: «Барып чыгабыз бугай»
видеодан скриншот

Интернетта мәктәп укучыларын «Я – русский» җырына кул күтәрергә мәҗбүр иткән видео турында татар эстрадасы җырчысы Зәринә Хәсәншина үз фикерен белдергән. 

«Шаккатмалы!  Мине бу тема борчый. Бик күп татар танышларымның балалары бары тик рус телендә генә сөйләшәләр. Аларның балалары белән нәрсә булыр? Нигә беркемне дә халкыбызның, туган телебезнең киләчәге борчымый? Сезгә барыбермени?

«Алар бит үзләре өйрәнә, берни эшләтә алмыйм», – дисез. Ә нигә алайса Ландыш Нигъмәтҗанованың бөтен баласы да татарча сөйләшә, алар бит рус телен шул ук дәрәҗәдә яхшы белә. Өйрәнгәннәр, өйрәткәннәр бит. Үзебездән генә тора бит барысы да. Нигә руслар үз халкын яклый, ә без юк?» – дип язган ул сторисларында.

Зәринә, туган телне саклауның уңай мисалы итеп, балалары белән чиста башкорт телендә аралашучы Таиповлар гаиләсен китергән. «Менә бу башкорт гаиләсенә сокланам. Баш иям мин андый гаиләләр алдында», – дигән ул.

Җырчы Алинә Сафиуллина да видеоны сторисларына күчереп куеп: «Барып чыгабыз бугай», – дип язган.

Видеролик кичә социаль челтәрләрдә таралды. Анда бер ханым укучыларны чарага әзерләү кысаларында  Шаманның «Я – русский» җырына укучыларга кулларын күтәрергә һәм «Я – русский» дип кабатларга куша. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 март 2023
    Исемсез
    Мәктәпләрдәге мондый астыртын,мәкерле "тәрбия" чарасы шәхсән миндә тетрәнү һәм кискен канәгатсезлек уятты.Нинди ахыргы максатларны күздә тотып эшләнгән чара бу!?!? Искитмәле!!! Шуны аңладым : хәзер патриотизм девизы астында бар халыктан урыс ясау.( Татар дә юк, мари,мордва,чуваш...берсе дә юк, Бары бер милләт- рус кына бар.Кечкенәдән,балалар бакчасыннан,мәктәпләрдән балага шундый фикер сеңдерелә .
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100