Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Укучының язмышы укытучыдан тора". Республика мөгаллимнәрен Президент котлады

Бүген Казаның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

news_top_970_100
"Укучының язмышы укытучыдан тора". Республика мөгаллимнәрен Президент котлады
Мөгаллимнәрне тәбрикләргә, шулай ук, республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килгән иде. Укытучылар хөрмәтенә телевидение, кино йолдызы, Россиянең халык артисты Ангелина Вовкны да чакырганнар. Бәйрәм чарасында күренекле шәхесләрнең катнашуы бәйрәм рухын тагы да куәтләндереп җибәрә. Зал Ангелина Вовкны аягүрә басып каршы алды. Әйтергә кирәк, мондый тантаналарга танылган шәхесләрне чакыру традициягә кереп китте. Табибларның һөнәри бәйрәмнәренә багышланган “Ак чәчәкләр” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасына, мәсәлән, Ирина Малышева килгән иде.

Рөстәм Миңнеханов - олимпиада җиңүчеләренә: Читкә китсәгез дә, элемтәләр саклансын!

Тантаналы чарага кадәр, Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында халыкара олимпиада җиңүчеләре белән очрашты. Бу символик гамәл булды. Чөнки бит олимпиадада җиңүгә ирешү өчен укучы тырышлыгыннан бигрәк, укытучы хезмәте, аның укучыда аерым фәнгә карата мәхәббәт уята алуы мөһим. 

Республиканың төрле шәһәрләре вәкилләре Илдар Гайнуллин, Диана Гайнетдинова, Андрей Кобелев, Рамазан Рәхмәтуллин, Анна Седова, Семен Табанаков, Элина Телешева, Александр Шиваров информатика, математика, экономика, химия буенча олимпиадаларда җиңүгә ирешкәннәр. Аларның кайсыберләре әле мәктәптә укый, кемнәрдер исә быел югары уку йортларына кергән.

– Безнең өчен яшь талантларның югары казанышларга ирешүе – зур мәртәбә. Бу сезнең тормышыгызда беренче адым. Илнең иң абруйлы югары уку йортларында белем алу мөмкинлегенә ирешүегез безнең өчен мөһим. Шулай да, республика белән элемтәгезне югалтмагыз. Кемдер, бәлки, республикага кире кайтырга теләр. Сезнең карьера үсеше өчен шартлар тудырырга тырышырбыз. Мин шәхсән үзем талантларның республикадан читтә яхшы вузлар сайлавына тыныч карыйм. Иң мөһиме – контактлар саклансын. Бәлки, сез үзегезне башка төбәктә, илдә дә таныта алырсыз. Элемтә булуы мөһим, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов олимпиадада җиңүчеләргә.
 

Яшь зиһен ияләре республика Президентына үзләре турында да сөйләп өлгерде. Шуларның берсе - Диана Гайнетдинова Казанның 7 нче гимназиясен тәмамлап, быел Мәскәүнең Югары экономика мәктәбенә укырга кергән. Диана 2018 елда Италиядә кызлар арасында математика буенча Европа олимпиадасында алтын медаль яулаган.

Вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның яшь олимпиадачылардан: “Программа авыр түгелме соң, куып җитеп буламы”, дип соравына Президент Рөстәм Миңнеханов җавап бирде: “Була, була, авыр булса да, кызлар тырыш алар”, диде.

Президент яшьләр колагына шундый зур уңышларга ирешүнең төп нигезе гаиләдә булуын искәртте: "Мондый уңышларның фундаменты кемдә булуын онытмагыз. Ата-аналарыгыз гел янәшәгездә булган һәм булачак. Ата-аналарны котлыйм. Мондый талантлы балаларны үстерү – горурлык ул", - диде. 
 
Олимпиадачыларның тагын берсе Илдар Гайнуллин КФУның Лобачевский исемендәге лицеенда 10 нчы сыйныфта белем ала. Рөстәм Миңнеханов, аның әнисенә карап: “Әнисенә охшаган, әнисенә охшаган ир бала бәхетле була”, - дип искәртте.

"Нинди укытучы туры килә – язмышың шуннан тора"

Истәлеккә фотога төшкәч, укучыларны олимпиадаларга әзерләгән укытучылар бүләкләнгәч, бәйрәм Зур Концертлар залына күчте. Монда Укытучылар көне уңаеннан тантаналы концерт әзерләнгән иде.   

– Сезне чын күңелдән зур бәйрәм белән котлыйм! Киләчәктә дә бергәлеп гөрләтеп эшләргә насыйп булсын! Сезнең уңышларыгыз безнең күз алдында булсын! - дип башлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.  - Сез иң авыр, әмма кирәкле һөнәр сайлагансыз. Һәркем үз укытучысына таяна. Сиңа нинди укытучы туры килә – язмышың шуннан тора. Бүген Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисад үсеш стратегиясе кеше капиталына юнәлеш тота. Кеше капиталы ул – балалар бакчасы, мәктәп, аннары югары мәктәп. Ләкин башлангыч база булмаса, югары мәктәп була алмый. Без Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен, халыкара олимпиада җиңүчеләрен күрәбез. Без җиңүчеләр, призерлар саны буенча 6 нчы ел рәттән өченче урында. Бу сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Сезгә бик зур рәхмәт! - дигән сүзләр белән котлады Рөстәм Миңнеханов укытучыларны.


Президент мәктәптә иң мөһиме укытучы булуын ассызыклады. Яхшы укытучылары булмаган мәктәпнең технологияләр белән генә ерак китә алмавын әйтте.

– Әгәр укытучы булмаса, теләсә нинди "йолдызлы", текә мәктәп тә үз атрибутлары белән генә әллә ни бирә алмый, - диде ул. Рөстәм Миңнеханов укытучыларның ярты гомере мәктәптә узуын искәртте.

Президент киләсе елда эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс чемпионаты узачагын да искә төшерде.

– Европа чемпионатыннан 5 кеше 3 алтын, 1 көмеш медаль алып кайтты. Бу да сезнең тырышлык нәтиҗәсе! Алга таба да кеше капиталын булдыручы юнәлешкә җитди игътибар биреләчәк. Заманча технологияләрнең барысын да кертеп барачакбыз! – дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов. 
 
Татарстан Президенты тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Үз укучыларыгызга дус булуыгыз кирәк!"

Татарстан укытучыларына котлау сүзләрен Ангелина Вовк та җиткерде. Ул тантаналы чарада төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү өлешен алып барды. Тамашачыларны ул татарча сәламләде: "Исәнмесез!" - диде.


– Үз укытучыларыңны искә алу һәрвакыт дулкынландыргыч. Дәрес нәрсә соң ул? Минем өчен ул, иң элек, укытучы. Алар мине тормышта дөрес яшәргә, дөрес юлны табарга булышырлар дип көттем. Укытучылар, безгә карап, ничек ятларга түгел, ә фикерләргә өйрәтергә икән, дип уйладылар. Бу залга нәкъ шундый укытучылар җыелган. Сезгә дан! Миңа калса, һөнәрегездә иң мөһиме – үз укучыларыгызның дусты булуыгыз, шул вакытта уңышларыгыз да искиткеч булачак. Сезгә карата мәхәббәт, хөрмәт, рәхмәт сүзләре бәйрәм көнендә генә яңгырамасын, көн саен аларны әйтергә форсат табылып торсын иде, чөнки сездән башка күпләрнең язмышлары уңай якка корыла алмас иде, – диде Ангелина Вовк.

Тантана азагында финал җыры яңгырагач, Ангелина Вовк “Татар җире, бәхетле бул!” дигән теләк юллады.  

Илдар Гыйльметдинов хәтерендәге "күлмәкләр көне"

Тантанада төрле номинацияләрдә иң нәтиҗәле эшләүче мәктәп директорлары бүләкләнде. Балалар бакчалары эшен уңышлы алып баручы мөдирләр, иң яхшы һөнәри белем бирү оешмалары, иң яхшы башлангыч сыйныф укытучылары, Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган укучыларны әзерләгән укытучылар да хөрмәтләнде. Аларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, үзе дә 10 ел гомерен укытучылыкка багышлаган Татьяна Ларионова тәбрикләде.

Илдар Гыйльметдинов август киңәшмәләренең үзләре ягында "күлмәкләр көне" дип аталганын хәтерли.

– Бөтен укытучылар район үзәкләренә матур күлмәкләрен киеп төшә иде, - диде.

Татьяна Ларионова Черчилльның укытучының абруен күрсәтүче сүзләрен искә төшерде.

– Мәктәп укытучылары шундый хакимлеккә ия, Премьер-министрлар андый хакимлек турында хыяллана гына ала, - диде. 
 
“Мондый хакимлек файдага гына” дип тә өстәде Татьяна Ларионова. Ул Рөстәм Миңнехановның да, Минтимер Шәймиевнең дә үз укытучыларын җылы итеп һәрдаим искә алып эшләүләрен билгеләп үтте.


Концерт тәмамлангач, бәйрәмнең берничә кунагы белән аралашып алдык.

Актаныштан Гөлдәлифә Әхмәтгалиева Качкын урта мәктәбендә 40 елга якын тарих һәм җәмгыять белем укыткан. 

– Мәктәптән китүемә 10 ел булса да, мәктәп белән араны өзгән юк. Атна саен мәктәпкә кереп, хәлләрен сорашып торам. Минем эшемне күрделәр. Икенче тапкыр шушы зур тантанада катнашам. Моның өчен район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә рәхмәтлемен. Безнең чорның үз авырлыклары булса да, хәзер укытучыларга авыррак дип саныйм. Бүген укучылары да, заманасы да башка. Китапка караганда компьютерлар, телефоннар өстенлек итә. Балалар шулар чолганышында. Тәмле, мәгънәле сүз онытыла бара кебек. 90 нчы елгы ата-аналар безнең чор ата-аналары кебек түгел инде, алар үзләре замана балалары. Укытучыларга шул яктан авыр кебек. Укытучы гомергә сабыр, белемле булды, халык белән аралашты, - дип сөйләде Гөлдәлифә апа. Ул укытучы укучы белән дус булуы бик мөһим, дип саный. Укучысына дәресен дә хәзерләтергә, укучысы белән уртак тел дә таба белергә тиеш, ди

Гөлдәлифә апаның кызы Сөмбел ханым да бүген тарих укыта.  

Ризилә Гафарова – Балтач районы Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы. Бүген ул Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Стажы – 41 ел. 

– Мине укыткан укытучылар җаннарын, тәннәрен биреп эшләделәр. Минем укытучым Татарстанның атказанган укытучысы Ләлә Һадиева булды. Ул биология дәресләрен һәрвакыт табигатьтә үткәрде, практик өлешенә бик игътибар бирде. Мин дә аның үрнәгендә биология дәресләрен табигатьтә алып барам. Үсемлекләрнең, хайваннарның Кызыл китапка кергән төрләрен саклау буенча күп эш алып бардык. Балалар белән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз. Балалар белән мәктәптән соң калып та, өйдә дә эшләдек. Шушы тырышлыкның нәтиҗәләре буларак, укучыларым арасында бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр, призерлар бар. Класстагы 26 укучының 15 тән ким булмаганы биологиядән БДИ сайлый. Алар арасында 100 балл җыючылар да, 90 нан артык балл алучылар да бар. Ел да 10-12 укучы биология юнәлеше буенча медицина югары уку йортларына керә, - диде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100