Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уку йортлары бик күп, кайда соң ул кешеләр?»: Татарстанда кадрлар кризисы

Машина дисәң машинасын, самолеты, вертолеты, теплоход-корабларын, тагын әллә нәрсәләр төзи-җитештерә торган предприятиеләр, заводлар Татарстанда бихисап. Җиһаз-җайланмалары да җитәрлек, ә эшнең рәтен белеп эшләүчесе әз. Кадрлар кризисы турында Татарстанның Куркынычсызлык Советы утырышында сөйләштеләр.

news_top_970_100
«Уку йортлары бик күп, кайда соң ул кешеләр?»: Татарстанда кадрлар кризисы
president.tatarstan.ru

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хезмәт базарында бүген сәер вазгыять күзәтелә: эш урыннары кими кебек, ә предприятиеләр эшче көчкә дефицит тоя. Президент сүзләренчә, сәбәпләрнең берсе хезмәткәрләрнең квалификациясенә таләпләр үсү белән дә бәйле.

— Квалификацияле кадрлар, инженерлар, эшче һөнәр ияләре җитмәве җитештерүне һәм яңа производстволар булдыруны тоткарлый. Иң зур ихтыяҗ сәнәгать предприятиеләрендә. Реаль икътисад секторы тиешенчә түли аламы? Ул сорау да бар. Эш хакын арттырмыйча, лаеклы хезмәт хакы булмый торып, белгечләрнең ихтыяҗларын тәэмин итеп булмый, — диде Президент.

Яшьләр таләп итә белә хәзер, ихтыяҗлары, мәнфәгатьләре зур, ә үзләренең эш күнекмәләре, булдыклыклары ихтыяҗларына тәңгәл килеп бетәме икән соң? Рөстәм Миңнеханов та шул мәсьәләне күтәрде.

— Яшьләрнең таләпләре һәм үзләренең һөнәри компетенциясе арасында җитди каршылык хасил булды, — дип белдерде. 

 Кайда соң ул кешеләр?

Президент урта һөнәри белем системасына да шелтәсен белдерде. Көллият-техникум тәмамлаган яшьләрнең яртысының квалификациясе түбән булуын яки производствода эшләргә бөтенләй әзер булмауларын әйтте.

— Уку йортлары бик күп. Кайда соң ул кешеләр? Белгечләр кая? Һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру ничек бара? — диде Рөстәм Миңнеханов.

Хезмәт министрлыгының 2022-2028 елларга фаразына күз салсак, киләсе елга һөнәри белем системасында белгечләр әзерләүгә ихтыяҗ 22 процентка, югары белем системасында 37 процентка артачак. Өстәмә ихтыяҗ яңа производстволар ачышы һәм хәзергеләре үсеше белән бәйле. 27 мең 700 кеше җитми дип исәпләнә. Ихтыяҗ 40 процентка арткан.

Таякның авыр башы Сәнәгать министрлыгына төшкән, кадрларга кытлык 39 процент дип билгеләнгән. Зур предприятиеләрдә кадрларга ихтыяҗ бүген 11 меңгә якын. Кама аръягында хәл аеруча катлаулы.

«Wildberries» предприятиеләрдән эшчеләрне тартып ала

Кадрлар җитешми башлауга электрон сәүдә дә аяк чалган. Заводта интеккәнче, күпләр «Wildberries» та эшләүне хуп күрә.

Татарстан вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Яшел Үзәндә «Wildberries» күпләрне эш белән тәэмин иткәнен, эшчеләргә таләпләр дә анда түбәнрәк булуын әйтте. Нәтиҗәдә, сәнәгатьтән һәм традицион сәүдәдән китүчеләр күп. «Wildberries» 10 меңнән артык эш урынын булдырган, тагын 2,5 мең урынны булдыру планлаштырыла.

Альберт Кәримов чыгышында предприятиеләрдә эшче куллар җитмәвенә 90 нчы еллардагы демография упкыны да, коронавирус чикләүләре аркасында эшче мигрантлар китүе, чир аркасында кешеләр үлеме дә йогыты ясаганын әйтте.

Предприятиеләр бигрәк тә урта һөнәри белемле кешеләргә мохтаҗ. Сәнәгать министры эш хакын күтәрү кирәк дип саный.

— Хезмәт хакын арттырырга кирәк, шул вакытта проблема үзеннән үзе юкка чыгачак. Нефть чыгару өлкәсендә уртача эш хакы 70 мең сумнан артык булса, машина төзү тармагында ул 50 мең сумга да җитми. Бу проблеманы хәл итәргә кирәк, — диде.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хезмәт хакын күтәрү генә проблемадан коткармаячак.

— Бу белгечләрнең бер предприятиедән икенчесенә күчүенә генә китерәчәк. Билгеле, хезмәт хакын арттыру кирәк, ләкин кадрлар җитмәсә, эш барып чыкмаячак. Катгый чаралар кирәк, бәлки, бик үк гадәти булмаганнары да, без моны ничек тә башкарып чыгарга тиеш. Әллә «Алабуга» да көллият болай гына ачылдымы? Кадрлар килми башлады чөнки, эшче көчләр булмаса, икътисади потенциал үсмәячәк. Безгә читтән килеп укып, эшләргә калу өчен дә шартлар тудырырга кирәк, — диде.

«КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин кадрлар белән бәйле хәлне «коллапс» дип атады.

— Безнең заводта 24 мең кеше эшли, тагын 4 мең кеше җитми. Бу әле кайбер производстволарда роботлар эшләвен исәпкә алып та шулай.

Ничек үсәргә соң? Яңа эш урыннары күп булдырыла, ә 11 класстан соң Чаллыда калучылар 34 процент тирәсе. Без инттелектуаль потенциалсыз калабыз дип әйтергә була. Без эш көнен нормадан тыш сәгатьләр хисабына озайттык инде, ләкин ул бит гел алай була алмый. Кешеләр алҗый. Вакансияләрне тутырырга кирәк, — диде.

Когогин чыгышыннан соң Президент янына килеп, күпме кадрга ихтыяҗ турында запрос ясалганын һәм күпмесе эшкә килүен чагылдырган схеманы да күрсәтте. 

«Малосемейка»лар кирәк, әнә Чаллы «малосемейка»дан күтәрелде…»

Белгечләргә кытлык проблемасында «иң авырткан нокта» — торак булмау. Мәсьәләне хәл итүнең бер юлы итеп, Татарстан Президенты предприятиеләргә якын урнаштырып, «малосемейкалар» төзергә кирәклеген әйтте.

— «Малосемейкалар» тәҗрибәсе бар иде. Белгечнең эшкә килгәч, үз почмагы булырга тиеш. Аннары ул ипотека алып, алга таба торагын киңәйтә дә ала. Шушы эшләрне башкармый торып, берни үзгәрмәячәк. Чаллы бит «малосемейка»дан күтәрелде. Торагы булмаса, кая почмак бирәләр, шунда китә ул, шунсыз кадрларны үзебездә тотып калып булмый, — дип белдерде.

Миңнеханов тулай тораклар да булырга тиешлеген әйтте. Аларда урыннарны бер елдан производствога китәргә әзер булган кешеләргә бирергә кирәк, ди. 

«Производство халык булган урында булырга тиеш»

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова районнарда производстволарны урнаштыру буенча комплекслы программалар кирәклеген әйтте.

— Бүген Казан тирәсендә зур агломерация — Лаеш, Питрәч, Биектау районнары. Ун территориядә вазгыять аеруча кискен — бу Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Чүпрәле, Мөслим, Менделеевск, Мамадыш, Сарман, Спас районнары. Көньяк-көнчыгыш районнарда халык Башкортстанга, Самара өлкәсенә дә китү белән бәйле бу.

Алабугада вазгыять аеруча кискен тора. Сәнәгать предприятиеләре белән берлектә, өстәмә чаралар күрү кирәк. Кадрларны җәлеп итеп кенә түгел, булган кадрларны да эш урыннарында беркетеп калдырырга кирәк. Торак, эш хакы һәм соцпакет мөһим, — дип белдерде Эльмира Зарипова.

Ул Казан дары заводын мисалга китерде. Анда югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларга өстәмә айлык түләүләр каралган.

Эльмира Зарипова, кадрларга кытлык проблемасын хәл итү өчен, кыска әзерлек программалары кирәк, дип саный. Аның сүзләренчә, бюджет өчен бу чыгымлы булса да, Мәгариф һәм фән министрлыгы аша ресурс үзәкләре өчен кыска әзерлек программалары буенча дәүләт биреме үтәлмәсә, ихтыяҗ капланмаячак. Барыннан да бигрәк слесарь, станок операторлары, монтажчылар, эретеп ябыштыручыларга, токарьларга ихтыяҗ зур.

Министр, Татарстанда эшләү өстенлекләрен күрсәтеп, «Татарстанда яшәргә һәм эшләргә» дигән лозунг белән махсус мәгълүмати кампания тәкъдим итте.

«Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов та эшчеләр җитмәү турында чаң сукты. Соңгы 20 елда кытлык сизелмәгән, ләкин узган ел азагында ПОЗиС та проблема белән күзгә-күз очрашкан. Бүген оешмага 400 хезмәткәр, Горький исемендәге Судно төзү заводына 1 меңләп кеше җитми.

Радик Хәсәнов та «Wildberries» ише мәйданчыкларга зарланды, Wildberries һәм Ozon логистика үзәкләре ачылу предприятиеләрне эшчесез калдырганын искәртте, чөнки эше дә җиңелрәк, акчасы да күбрәк.

— Бәлки, катырак та әйтелер, ләкин югары белем аласы урынга кеше складка эшләргә бара, — диде ул.

Хәсәнов журналистларны да, блогерларны да шушы проблемага игътибар юнәлтергә өндәде. «Болай дәвам итсә, иртәгә соң булачак. Хезмәт кешесенең абруен үстерергә кирәк. Заводлар эшләп торганда ил яши», — диде.

«Студентларны предприятиеләрдә өйрәтеп укыту киң кулланылмый»

Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары эшчәнлегенә карата шелтә ишеткән мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга да чират җитте. Ул тәнкыйтьне кабул итте, ләкин, үз чиратында, предприятиеләрнең сүлпәнлеген дә әләкләде. Аның фикеренчә, студентларны предприятиеләрдә өйрәтеп укыту тәҗрибәсе киң кулланылмый.

— Хәзер эш бирүче оешмалар ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләүнең иң нәтиҗәле ысулы — дуаль белем бирүне тормышка ашыру. Бу очракта уку чорының яртысыннан да ким булмаган өлешен студент предприятиедә уздыра. Анда тулы хокуклы хезмәткәрләр булып торалар, — диде.

Илсур Һадиуллин бүген колледж, техникумнарда 3 меңнән артык студент дуаль система буенча укыганын, аларны 500 остаз өйрәткәнен әйтте. Кызганычка каршы, бүген бу практика тулы куәтендә кулланылмый. Министр сүзләреннән аңлашылганча, бу очракта оешмалар акчасы, кирәк-яраклары белән тәэмин итеп торырга тиеш булачак. Студентка стипендия яки хезмәт хакы, остазга хезмәте өчен түләү, махсус кием бирү һәм башка мәшәкатьләр, чыгымнар.

Мәгариф министры максатчан укытуга бирелгән урыннар да тулысынча кулланылмавын әйтте.

— Быел вузларга 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелде, бу узган елга караганда, 20 процентка күбрәк. Бюджет урыннарның 15 проценты максатчан укытуга бүлеп бирелә, ләкин предприятиеләр аны тулысынча кулланмый. Инженер-техник белгечлек буенча максатчан укытуга 870 урын каралган, әмма 43 процентында гына максатчан белем алучылар исәпләнә, — диде Илсур Һадиуллин.

Мәгариф һәм фән министры махсус урта белем системасында бүген 72 мең студент укыганын, ел саен 17 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарылуын, шуның 11 меңе икътисад секторы өчен әзерләнгәнен әйтте. Аларның 57 проценты өстәмә эшче һөнәр ала.

Илсур Һадиуллин көллият-техникум тулай торакларын ремонтлау программасын киңәйтүне сорады.

— Безгә чит төбәкләрдән дә колледжларга укырга киләләр, ләкин заманча яшәү шартлары булса, ул сан тагын да артыр иде. Тулай тораклар узган гасырның 80 елларында төзелгәч, капиталь ремонт күптән үткәрелмәгән. 2020 елда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тулай торакларын төзекләндерү программасы булса да, ел дәвамында 2-3 тулай торакны гына төзекләндерергә өлгерәләр, — диде.

Министр тулай торакларны ремонтлау буенча бөтенроссия программасын эшләү турында федераль үзәккә чыгарга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов чит төбәкләрдән республикага күпме бала килүен сорашты. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, читтән килгән 10 процентның 7 проценты — 9 нчы класстан соң, 2-3 проценты 11 класстан соң Татарстан уку йортларына укырга керә.

— Начар. Бөтенләй башкача булырга тиеш. 11 класстан соң күбрәк килүләрен кайгыртырга кирәк, — диде Президент. Тулай торакларны төзекләндергәч тә, өстенлек аларга бирелергә тиешлеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов утырышны йомгаклап, кадрларга ихтыяҗ проблемасы буенча эшче төркем төзергә һәм махсус программа эшләргә кушты. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100