Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак татар егете Марат Мостафинның әнисе: «Улымның хыялын чынга ашырдым»

Башкортстанның Илеш районы Кече Тәҗәй авылында яшәүче Зөлфира Мостафина Украинада һәлак булган разведчик улы Марат Мостафин хөрмәтенә туган нигезендә зур йорт җиткергән. «Украинадан исән-сау әйләнеп кайтсам, йорт салам», – дип әйткән булган ул. Улының хыялын әнисе чынга ашырган. «Интертат» Маратның якыннары белән аралашты.

news_top_970_100
Украинада һәлак татар егете Марат Мостафинның әнисе: «Улымның хыялын чынга ашырдым»
Зөлфира Мостафинаның шәхси архивыннан

Күп еллар контракт буенча хезмәт иткән, Чечнядагы хәрби хәрәкәттә дә катнашкан өлкән сержант Марат Мостафинга туган якларына Украинадагы махсус операциядән исән килеш кайту насыйп булмаган шул, кызганыч. 19 майда Херсон өлкәсендә һәлак була ул.

Вафатыннан соң, Марат хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Дүртөйледәге үзе тәмамлаган 1нче мәктәп каршында батырга Хәтер тактасы ачканнар. 

 «Исеме дә, медальләре дә бар, акчасын да бирделәр. Үзе генә юк, үзе генә җир астында ята», – әлеге сүзләрне Маратның әнисе Зөлфира апа Мостафина сөйләшүебез барышында берничә мәртәбә кабатлады.

 

Фото: © Зөлфира Мостафинаның шәхси архивыннан

«Үлсәм, иртәгә үк кайтарырлар»

Үлгәненә ярты ел вакыт узса да, Зөлфира апа улын югалту кайгысыннан айный алмаган әле. Аз гына сөйли дә, күз яшьләренә буыла ана кеше.

Без бүген гомер кичерә торган Илеш районындагы Кече Тәҗәй – минем туган авылым. Маратның бөтен балачагы шушы авылда узды. Дүртөйледә яшәсәк тә, җәй көне шәһәргә килеп тә караганы булмады аның. Әби-бабасын бик яратты, алар янына кайтып, рәхәтләнеп тора иде.

Күңеле гел авылга тартылды Маратның. Авылыбызны төзекләндерәсе, кулыннан килгәнчә матурлыйсы килде. Авылдагы күперне ремонтларга ниятләп йөргән иде. Җәй саен авыл тирәсендәге чишмәләрне чистартып, аларның тирә-якларын матурлап тордылар.

Соңгы тапкыр ялга кайтканында, иптәш малайларына: «Украинадан исән-имин әйләнеп кайтсам, зур итеп өй салам», – дип әйтеп киткән булган. Хыялын чынга ашырдым – үзенең акчаларына нигезебездә ташпулат кадәр йорт салдырдык. 100 көн дигәндә җиткереп бирделәр йортыбызны. Ике машина сыярлык гаражы, мунчасы белән бергә төзеттек. Узган атнада гына яңа нигезебезгә Коръән укыттык. «Күршеләр җирләрен күпмегә сата икән, теге йортны җиткерү күпмегә төште икән», – дип, гел шул төзелеш темасы белән кызыксынып, сорашып тора иде Марат. Үзе салдыра алмады, мин салдырдым улым урынына, рухы сөенеп ятсын, – ди Зөлфира апа.

Марат Мостафин мәктәпне тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, Дүртөйледә полициядә эшләп ала. Кабат, әнисе әйтүенчә, зур сынаулар узып, Уфада спецназ булырга имтихан тапшыра. 

2010-2015 елларда Марат контракт буенча хезмәт итә, Чечнядагы хәрби хәрәкәттә катнаша. 2020 елда яңа контракт төзеп, Абхазия якларына китеп бара.

 

Фото: © Зөлфира Мостафинаның шәхси архивыннан

Кечкенәдән тере, җор телле, кызык бала булды. Марат спектакльләр күрсәтә башласа, «Мунча ташы» театры бер якта торсын, шулхәтле кызык итеп уйный иде. Физик яктан һәрвакыт көчле булды, «командовать» итәргә дә ярата иде. Шуңа да, 5нче сыйныфка барганда, мин аны кадет мәктәбенә бирмәкче булдым. Ләкин, эзли башлагач, Дүртөйледә кадет мәктәпләре юк икәнлеге ачыкланды. Башка шәһәргә барып укыйсы булгач, җибәрмәдем инде – баланы интернатларда тотасым килмәде.

Үзен физик яктан гел чыныктырып торды ул. Мәктәптә укыган вакытларын сөйләп тә тормыйм. Хезмәт итә башлагач та, ялга кайткан чагында, башка берәү телефонын тотып ятар иде. Ә Марат 80шәр килограммлы капчыклар күтәреп, иртә-кич йөгерде. Авылда балаларны җыеп, аларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтеп, шулар белән «Аҗаган» уеннары оештырып, барысының күңелен күреп ятты.

Соңгы тапкыр улыгыз белән кайчан күрештегез, Зөлфира апа?

Яңа елда өйдә булды да, 7 гыйнварда кире китте ул. Кабат 13 мартта тагын берничә көнгә кайтып килде.

Украинага җибәрәчәкләрен сезгә әйттеме?

Бу хәлләр башлангач та: «Безне Украинага алмыйлар, әни, борчылып торма», – дип, гел тынычландырып килде. Ә үзләре сумкаларын җыеп куеп, әйтү белән үк китәргә әзер булып торганнар. Соңгы кайтканында бер дустына: «Мин китәм инде, исән кайтмасам, еламагыз», – дип киткән.

«Миңа әлегә шалтыратмыйча тор, үзем хәбәргә чыгармын», – дигәч тә күңелем шомланган иде. Шул китүендә ук алып киткәннәр булса кирәк аларны. 11 апрельдә «барысы да әйбәт» дип шалтыратты. Аннан бер тапкыр видео аша элемтәгә чыкты. Урман фонында утырып сөйләште. «Марат, әйдә, бу хәрбилегеңне ташла да, өйгә кайт инде», – дидем. «Дүрт елдан пенсиягә чыгам да кайтам инде мин, әни. Ашыктырма. Үлсәм, иртәгә үк кайтарырлар», – диде, көлә-көлә. Күзләре никтер пыялаланган иде. Ул кадәр үлем күреп соң…Чәчләре дә ап-ак иде.

Шул видеодан соң гел шалтырату көттем. Нидер буласын тоемладым. Соңгы вакытта үзе дә үлем темасын еш кузгатты. Әле шул соңгы кайтканында да иптәш егете белән чәй эчеп утырганда: «Мин үлсәм, медаль бирерләр, урамга минем исемне кушарлар», – дигәнен ишетеп алдым. «Тәүбә диген, улым», – дидем, сүзләреннән йөрәгем алынып.

«Тәүбә» димәде шул вакытта... Юраганы юш килде – акчасын да, медален дә бирделәр, улым гына юк.

 

Фото: © https://www.bashinform.ru/

«17 кешедән берсе дә исән калмаган…»

Үлеме турында кайчан хәбәр иттеләр?

19 майда Херсон өлкәсе Дослидное поселогында үлгән ул. Миңа командирлары Абхазиядән 21 майда шалтыратты. «Ышанмыйм», – дидем башта. Марат миңа үзе: «Әни, безнең эш шундый. Үлгән, әсирлеккә төшкән, дип шалтыратсалар, ышанма, үземнән хәбәр көт», – дип әйтә иде. Икенче тапкыр шалтыраткач, чын хәбәр икәнлеген аңладым. Кызым шунда ук Дүртөйледәге военкоматка китте. Алар миннән шалтыраткан кешенең номерын алып сөйләшеп, барысын да ачыклады.

Ничек һәлак булганы турында сөйләделәрме?

Разведкадан кайтканнар да, бөтен коралларын тапшырып, бер бинага ял итәргә кергәннәр. Иртәнге якта утка тотканнар Маратлар кергән бинаны. 17 кешедән берсе дә исән калмаган…

Шул көнне үзем кемдер әкрен генә кагылганга уянып киттем. Саубуллашып, улымның җаны китеп баруы булгандыр. Кагылганнарын аермачык тойдым. Уяндым да, карыйм – янәшәмдә беркем юк.

«Үлсәм, икенче көнне үк кайтаралар», – дип шаярткан иде дә, бер атна дигәндә көчкә кайтып җитте гәүдәсе... Аларның мәетләре яткан бинага ике көн буе керә алмаганнар.

Безгә табутны ачарга рөхсәт итмәделәр, тәрәзәсе аша гына карадык. Зур гәүдәле иде улым, ә табутта бәп-бәләкәй калган… Аны карап, хәстәрләп җибәргәннәр инде. Җилкәсе булмаган, бер аягы өзеләм дип торган… «Обстрел»га арты белән эләккән булса кирәк.

Улымны авылыбызда җирләдек. Карт әтисе белән карт әнисе янәшәсенә кереп ятты. Алар бик яраталар иде Маратны, үз яннарына алдылар…

 

Фото: © https://www.bashinform.ru/

Марат – теләсә кайсы кеше белән уртак тел табып, бик җиңел генә сөйләшеп китә торган, ачык күңелле, ярдәмчел бала иде. Күмәргә бөтен Дүртөйле белән Илеш районы җыелды. Туганнар, бергә эшләгән, хезмәт иткән иптәшләре, сыйныфташлары, танышлары, авылдашлар…87 машина белән килделәр… Бөтенесе хөрмәт итә иде аны..

Бик сагындыра (елый)... Еламыйча калган көнем юк. Нервларым какшап, хастаханәдә дә ятып чыктым. Күзем йомылмый иде, анысы, дәвалагач, әйбәтләнде инде. Шул вакыттан авызым кәкрәеп калды…

 

Фото: © Зөлфира Мостафинаның шәхси архивыннан

«Аерышкач, «мин башка өйләнмим» диде»

Марат гаилә корырга өлгермәгән идеме, Зөлфира апа?

Ул бер кыз белән никах укыткан иде дә, тора алмадылар. Бер ай да үтмәде, аерылыштылар. Шуннан соң «мин башка өйләнмим», диде.

Узган ел Нефтекамскидан бер кыз белән очраша башлаган иде. Аның белән дә аралары өзелде. Ичмасам, төсе итеп сөяргә баласы да калмады…

Зөлфира апа, сез үзегез дә күп балалы әни икән. Үзегез, башка балаларыгыз турында да сөйләгез әле.

Язмышым шактый бормалы булды үземнең дә, Гөлназ. Мин үзем шушы Кече Тәҗәй авылында туып-үстем. 1983 елда Марат һәм тагын ике кызымның әтиләре – Марсельгә кияүгә чыктым. Ләкин тормыш җиңелләрдән булмады. Ирем кул күтәрә башлагач, аерылышырга карар кылдым. 3 кечкенә бала белән өйдән чыгып качкан вакытларым да була иде. Яңадан тормышка чыктым. Икенче иремнән тагын 2 бала таптым. Иң кечкенәбез Мөхәммәдкә дә 17 яшь инде хәзер. Мөхәммәдне дә бик ярата иде Марат абыйсы. Берсендә 3 яшьлек Мөхәммәдне матаена утыртып, дискотекага алып чыгып киткән. Төне буе йөргәннәр. Инде үсә төшкәч тә, үзе ялга кайткач, энесен гел табигатькә, урманнарга алып чыгып китә иде.

Кызларым гаиләле инде, Дүртөйледә яшиләр. Улым да шунда укый. Икенче ирем белән дә аз гына яшәдек тә аерылыштык. Нигәдер гомер юлымда кул күтәрә торган ир-атлар туры килеп торды. Хәзер янәшәмдә башка иптәшем бар. Авылда аның белән икәү гомер кичерәбез.

Кайларда эшләдегез, Зөлфира апа?

Үземә пекарняда, кондитерлык оешмасында эшләдем. Авылга кайтып төпләнгәч, сыер да саудым. Хәзер лаеклы ялда инде. Балалар белән аралашып, әкрен генә яшәп ятабыз.

Марат сеңелләренең гаиләләре тату булуын, аларның бәхетле яшәүләрен бик теләде. «Ирләрегез белән торыгыз, берүк аерыла күрмәгез», – дип әйтә иде. Иң яраткан җыры да «Аерылмагыз» җыры иде аның.

Сеңелләренә дип Дүртөйледә 2 фатир алып куйдым. Маратның түләүләрен, үзе теләгәнчә, файдалы итеп тоттым. Шулай итеп, үзе китсә дә, сеңелләренә дә ярдәме тиеп китте.

Үземне 2018 елда Герой ана медале белән бүләкләделәр.

«Татарстандагы туганын эзләп тапты»

Марат әтисенә ачу саклап яшәмәдеме? Аралаштылармы?

Марат әтисе белән бик яхшы аралашып торды. Акча сораса, акча бирер иде. Спецназ булып эшли башлагач, Уфадан өйгә кайтышлый, гел әтисе янына керә иде. Әтисе Кушнаренко районында яшәде. 2019 елда яман шеш авыруыннан вафат булды. Балалар әтиләрен кире какмадылар. Әле бу арада гына олы кыз әтисе рухына Коръән ашы уздырды.

Маратның әтисе һөнәре буенча кем иде?

Маратның әтисе фотограф иде. Алар – нәселләре белән шундый сәләтле нәсел. Маратның карт әтисе (бабасы) Татарстаннан. Башкортстанда яшәсәләр дә, кайнатам һәрвакыт: «Мин – Татарстаннан, мин татар кешесе», – дип әйтә иде. Үзенең язучылар нәселеннән булуын да бик еш искә алды. Чөнки кайнатамның, яки Маратның бабасының бертуган абыйсы – Татарстандагы Мөдәррис Мостафин дигән язучы, журналист иде. Ләкин алар кайнатам белән аралашмадылар. Кайнатам «салгаларга» ярата иде, бәлки, аралары өзелүгә шул да сәбәп булгандыр.  

Марат 2014 елда шул Мөдәррис абыйсын эзләп тапты. Үзенең нәсел-тамырлары белән кызыксынуы көчле иде, кайнатам тапмаганны, Марат эзләп тапты туганнарын. 

Марат үзе дә татар булуы белән чын күңеленнән горурлана иде. Мостафиннар нәселеннән булганга, исемен Мостафа дип үзгәрткән иде әле ул. Иптәшләре дә үзен Мостафа дип йөрттеләр.

  • Мөдәррис Мостафин журналист, ТАССР, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Минзәлә кантоны Мөслим авылында туган. Казан педагогия институтының тарих факультетын, Горький Югары партия мәктәбен тәмамлаган. Мөслим районының «Күмәк хуҗалык» газетасы мөхәррире булып, 1943–1983 елларда (бүленеп) «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән: партия тормышы, пропаганда һәм агитация, авыл хуҗалыгы бүлекләре мөдире булган.1952–1953 елларда КПССның Чистай район комитетының «Сталин байрагы» газетасы мөхәррире. 1953–1954, 1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Партия тарихы институты хезмәткәре. Язмаларының төп темасы – Татарстанның социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсеше. Мостафинның язмалары, республика газеталарыннан тыш, «Казан утлары», «Азат хатын», «Татарстан коммунисты» журналларында басыла.«Колхозның яшь хуҗалары» (1951), «Ышаныч» (1967) һ.б. очерклар җыентыклары авторы. (Татар энциклопедиясе)

Улым бик тә сәяхәт итәргә яратты. Ялт иткәнче Мәскәүгә яки башка шәһәргә барып кайта иде ул. Төрле-төрле шәһәрләрдә төшкән фотолары да бихисап. Казак гаскәрләре составында да торды. Бик ачык күңелле булды, тормышны яратып, аннан тәм табып яши иде улым.

Зөлфира апа, Ходай сезгә сабырлыклар бирсен, улыгызның урыны оҗмах түрләрендә булсын.

  • Марат Мостафин  2019 елда үзен Төньяк-Дон казаклары гаскәре составына кабул итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән булган. «Бер ел дәвамында сынаганнан соң, ул безгә кушылу теләгенең көчле булуын үҗәтлеге һәм конкрет эшләре белән дәлилләде. 2020 елда Дүртөйледә Агыйдел казаклары станицасы оештырды. Воронеж өлкәсенең Новохоперск шәһәрендә мөселман үрнәге буенча казаклар присягасын кабул итте», дип язганнар Крестовоздвиженский собор сайтында Марат турында чыккан некрологта. Шулай ук некрологта Маратның Дон казаклары гаскәрендәге мөселман төркемнәре тарихын җентекләп өйрәнүе язылган.

«Башкаларны да үз артыннан җиңел генә ияртә ала иде»

Маратның балачак дусты Рафис Ханов: 

Без – Марат белән авылдашлар, бергә уйнап үстек. Ул балачактан шаян, ирек яратучан бала булды. Авыр вакытларда да төшенкелеккә бирелеп утырганын хәтерләмим.

Бергәләп балык тотып, аннан уха пешереп, урманнарга төн кунарга барып, бик күңелле узды яшьлек елларыбыз. Маратка аңа табигать булсын инде. Атна саен авылга кайтып йөрде. Аның белән бергәләп Мәскәүдә дә эшләп алдык әле без.

Мин үзем дә вахта ысулы белән эшлим. Шуңа күрә Маратның Украинага киткәнен белмичә дә калдым. Барысы да ничектер кисәк килеп чыкты. Китүе дә, үлеме дә. Бик тә кызганыч, – ди Рафис.

Бәзитамак авыл җирлеге башлыгы Айдар Мосабиров:

Җәйләрен гел авылда уздырганга, Маратны яхшы беләбез. Мин аны, авыл өчен чын йөрәгеннән янып йөри торган егет булды, дип әйтер идем. Кече Тәҗәйне бик яратты. Авылы да искиткеч матур җирдә урнашкан инде аның, яратмаслыкмыни. Авылларында нинди проблема булса да, миңа килеп сөйләп, кабат аларны бергәләп хәл итәргә тырыша идек. Сабантуй, Яңа ел бәйрәмнәре уздырганда да актив булып, бөтен җирдә катнашып йөрде. Бүләкләр мәсьәләсендә үзебезнең көч җитмәсә, район башлыгына кадәр барып җитә иде ул. Башкаларны да үз артыннан җиңел генә ияртә ала торган кеше, лидер булды ул Марат.

Әнисе Зөлфира ханымның улы хөрмәтенә йорт җиткерүе дә – авылыбыз өчен бик тә мөһим вакыйга, – дип сөйләде Айдар абый.

 

Фото: © Зөлфира Мостафинаның шәхси архивыннан

«Ул бик озак яшәргә тиеш иде...»

Маратның авылдагы күршесе Оксана Латыйпова:

Марат теләсә нинди болытлы көнне кояшлыга әверелдерә алган, искиткеч якты егет иде. Андыйлар башка юк. Бу – минем сүзләр генә түгел, тирә-ягыбызда ничә күршебез бар – алар да шулай дип әйтер иде.

Марат минем улым белән бик дус булды. Улыма бик авыр вакытларында да терәк булып, аның өстенә: «Оксана, елама, барысы да әйбәт булачак», – дип, мине дә тынычландырып…

Бер генә бәйрәмне дә бүләксез калдырмады. Быел туган көнемдә мин аны бөтенләй көтмәгән идем. Марат Абхазиядә, дип уйлыйм бит инде. Ә ул шул вакытта берничә көнгә кайткан булган икән. Зур торт күтәреп килеп керде. Ә соңгы тапкыр мин аны Зөлфирага видеоэлемтә аша шалтыратканда күрдем. Нәкъ шул минутта мин дә аларда туры килдем. Барыбыз белән дә соңгы саубуллашуы шул булган.

Минем ирем Раулны «икенче әтием» дип йөртте. Телефонында да шулай язылган иде ул аның. Чечнядан кайтканда, махсус Раулга дип, хәрби кием алып кайткан иде. «Киеп йөр инде, мин сиңа тагын алып кайтам», – диде. Ирем әфганчы минем, шуңа да хәрби кием кияргә бик яратмый. Ләкин Маратның теләген, соңгы теләген була инде, үтәде – аны җирләргә шул форманы киеп барды…

Маратның үлеменә ышана алмыйм. Яңа елга кайтып керер, дип көтәм, эх бу күңелне. Мараттан башка Яңа ел – Яңа ел була алмый. Аны искә алып көн саен яшь түгәбез, йөрәкнең бер кисәкчеген йолкып алдылармыни. Юк, ышанмыйм. Кем-кем, ләкин Марат алай итеп үләргә тиеш түгел иде. Шулхәтле тормышны яратучан егет бит ул. Озак яшәргә тиеш иде әле, ул кояш кебек барыбызны да сөендереп.

Маратның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 март 2024
    Сирень
    Нинди яхшы егетлэр китэ....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100