Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада үлгән Равил белән хушлашу: «Яшьләр калсын, без барыйк, дип киткән»

«Украинада махсус хәрби операция турында ишеткәч, битарафлык күрсәтеп, читтә кала алмаган». Бу сүзләр Түбән Кама заводы слесаре Равил Рамазанов турында. Туганнары аның каһарманлыгын мәңгелеккә онытылмаслык дип бәяли. Түбән Камада 37 яшьлек солдат белән бәхилләштеләр. Тулырак – «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Украинада үлгән Равил белән хушлашу: «Яшьләр калсын, без барыйк, дип киткән»
Равил Рамазановның "ВКонтакте"дагы шәхси аккаунтыннан

«Ул Украинага безне якларга киткән иде»

Равил Рамазанов 1985 елның 29 гыйнварында Кыргызстанның Ташкүмер шәһәрендә туган. Берничә елдан аның әти-әнисе Түбән Кама районының Югары Уратма авылына күченә. Монда урта мәктәпне тәмамлап, Равил Түбән Камага китә. 53 нче һөнәри лицейга кереп, автомеханик белеме ала.

2003 елда лицейны тәмамлап, Равилне Россиянең Кораллы көчләре сафларына алалар, ул вакытта Чечняда хезмәт итә. 2005 елда хезмәтен тәмамлап, запаска чыгарыла. 2014 елда Равил контракт нигезендә кабат хәрби хезмәткә эләгә. Майда контрактны имзалап, Самара өлкәсе хәрби частена китә. Шул ук елның октябрендә хезмәтен тәмамап, Түбән Камага кайта.

Сигез ел запаста булган Равил Түбән Кама механика заводында слесарь-төзәтүче булып эшли. 

Быел Украинада хәрби операция турында ишетүгә, Равил битараф калмаган. читтә калмаган. Янә контракт төзеп, хәрби хезмәткә – «илен һәм Донбасс халкын якларга» китә. «Ул военкоматка килгән дә, "яшьләр монда калсын, без –олыраклар, көрәшкә китик", дип әйткән», - дип сөйләде хатыны Мария.

Май башында, хәрби биремен үтәгәндә, Равил авыр җәрәхәт ала. Яралары тирән була. Узган атнада гаиләсенә Равилнең үлеме турында яман хәбәр килә.

«Ул безгә Украинага барасын әйтмәде. Өйрәнүләргә барам дип китте. Аның кайнар нокталарда беренче генә хезмәт итүе түгел иде бит. Ул анда безне якларга дип, балаларыбыз эләкмәсен дип барды», - дип сөйләде тормыш иптәше.

Равилнең хатыны - тол, ундүрт һәм ун яшьлек уллары әтисез калган.

Фото: © Равил Рамазановның "ВКонтакте"дагы шәхси аккаунтыннан

Гаиләсе өчен терәк, улларын яратучы әти булган

«Гаилә өчен бу зур югалту. Равил яхшы кеше иде, улларын яратучы әти була белде. Аның турында бары тик җылы сүзләр генә әйтерлек. Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз», - диләр дуслары һәм коллегалары.

Туганнары, якын дуслары, Равилне бик аз гына белүчеләр дә соңгы юлга озатырга килгән. Аның үлеме турында хәбәр күпләрне тетрәндергән. Бәхилләшү чарасы кичә иртән Югары Уратма авылында иртән узган. 

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Түбән Камада яшәүчеләр өчен генә түгел, бөтен ил өчен Равил Рамазанов каһарманлыгы батырлык, тотрыклык үрнәге булганын ассызыклады.

«Кайгырабыз. Мондый минутларда һәлак булган кешенең туганнары, якыннарын юатырлык сүзләр табу кыен. Равил ата-анасы, туганнары өчен ышанычлы терәк. Балалары әтиләре белән горурлана ала. Фидакяр солдат каршында барыбыз да баш ия», - дип мөрәҗәгать иткән Рамил Муллин. 

Фото: © Равил Рамазановның "ВКонтакте"дагы шәхси аккаунтыннан

«Равил иптәшләренең аркасы артында качып ятучылардан түгел иде»

Равилнең гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов җиткергән.

«Илебез тарихында җимерергә теләүчеләр һәрчак булды. Безнең солдатлар һәрчак Ватан сагына баса иде. Равил иптәшләренең аркасы артында качып ятучылардан түгел иде. Без чын геройны югалттык», - диде Родион Карпов.

Солдат белән бәхилләшергә Самарадан 30 нчы мотоукчылар бригадасы вәкиле Дмитрий Соколов та килгән. Ул Равилнең элек ата-бабаларыбыз батырлыгын кабатлавын әйткән. 

«Равил чын ир-ат иде. Илебезне һәм Донбасс халкын яклап, хәрби бурычын азагына кадәр үтәде. Нацистлар белән безнең бабаларыбыз көрәшкәнчә көрәште. Геройга мәңгелек Дан!» - дип мөрәҗәгать иткән матәм мәрасимендә Дмитрий Соколов.

Равил Рамазанов дәүләт бүләгенә лаек дип табылган. Мәрхүм бүген Югары Уратма авылы зиратында җирләнгән.

Фото: © Түбән Кама шәһәр хакимияте матбугат хезмәте

Елена Сәләхова

Гөлнар Гарифуллина тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100