Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак булган Дамир Минсәлимовның улы: «Әтием – солдат, мин аны көтәм»

Кайбыч районы Чүти авылында Украинада һәлак булган Дамир Минсәлимовны соңгы юлга озаттылар.

news_top_970_100
Украинада һәлак булган Дамир Минсәлимовның улы: «Әтием – солдат, мин аны көтәм»
kaibicy.ru/

10 март көнне Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган Дамир Минсәлимовны әби-бабасы яшәгән җиргә – Кайбыч районы Чүти авылына алып кайталар. Дамир Минсәлимовның хатыны Регина һәм 4 яшьлек улы Динар ялгызы калды.

Дамирның тормыш иптәше Регина белән сөйләштек.

Без Дамир белән 2017 елның җәендә таныштык. Ул вакытта икебез дә автотранспорт предприятиесендә эшли идек. Мин оператор идем, ә ул машина йөртүче булып урнашты. Бер мизгелдән бер-беребезне ошаттык та, шуннан соң аерылышмадык. Быел көз көне кавышуыбызга 6 ел булыр иде дә... – ди ул, ямансулап.

Дамир Минсәлимовка повестканы 26 сентябрьдә кичке сәгать 7дә тапшыралар. Икенче көнне иртән аңа Яшел Үзән районы хәрби комиссариатына килеп җитәргә кирәк була.

Повестка бирү вакытын бүгенгедәй хәтерлим. Дамир ике дә уйлап тормады. Мин инде үгетләп тә караган идем дә, «Юк. Мин барам, качып йөрергә җыенмыйм», – диде, кырт кисеп. Бер дә икеләнмәде ул. Бик авыр иде ул көннәр. 27 сентябрьдән 23 октябрьгә кадәр ул «Казан Экспо»да булды. Аннан соң аларны Украина ягына җибәрделәр. Сугышка ноябрьнең 5се керделәр, – ди Регина.

Дамир һәм Регина шул вакытта соңгы тапкыр күрешәләр. Соңыннан алар телефон аша гына сөйләшеп торалар.

Өч көнгә бер телефоннан сөйләшеп тора идек. Гел бер үк вакытта шалтырата иде ул. Дөрес, элемтә бик начар, еш өзелә иде. Бер зарланганы булмады аның. Ашарыңа, кияреңә бармы, дип сораганга, һәрвакыт: «Бар, ашадым», – дия иде. Бик тыныч, сабыр булды инде ул. Берәү дә уйламады шул Дамир белән шулай булыр дип, берәү дә... – дип елый хатыны.

Кече сержант Дамир Минсәлимовны Казанда булганда ук взвод командиры итеп билгелиләр. Украинада аны рота командиры итеп куялар. Офицерлар составына кертергә тиеш булалар. Хатыны Регина монда кече лейтенант исемен бирү өчен документларын да җыеп җибәрә.

Мин моннан бөтен документларны җыеп җибәрдем, тик менә шундый хәл килеп чыкты. Бу эшне ахырына кадәр ерып чыгасым килә минем. Аңа, рота командиры буларак, кече лейтенант исеме бирелергә тиеш иде. Ул тумыштан командир иде бит. Казанда да барысын да үзе хәл итте. Үз взводы, ротасындагы егетләре өчен йөрәге янып тора иде аның. Кулыннан килгәнне барысына да эшләде, булмаганны да табарга тырыша иде, – ди ул.

 

Фото: © Регина Минсәлимованың шәхси архивыннан

«Төннәре бигрәкләр дә авыр үтә»

Дамир Минсәлимов 28 февраль көнне һәлак була. Регинага башта иренең госпитальгә эләгүе хакында хәбәр итәләр.

Башта әллә нишләп киттем. Госпиталь дигәч, яраланган гына булырга мөмкин, дип уйласам да, йөрәгем урынында булмады. Сизендем инде, аңлатырлык түгел ул халәтне... Шуннан мин хәрби комиссариатка шалтыраттым. Анда миңа аның үлүен хәбәр иттеләр. Бу 1 март иде. Дамирга 33 яшь кенә иде, үзем дә 29 яшемдә тол калдым, – ди Регина.

Дамир Луганск өлкәсендә Сватовода снаряд төшеп һәлак була. Шул вакытта 3 кеше үлә, 1се яралана.

Дамирның ашына аның белән бергә хезмәт иткән егетләр дә килделәр. Аларның документлары янган була, шуларны торгызырга дип кайтканнар иде. Алар бөтенесе беравыздан: «Ансыз нишләрбез икән. Дамир чын командир булды, безне беребезне дә калдырмады. Дамирсыз бик авыр булачак инде безгә. Без бит бер гаилә кебек идек анда. Дамир безнең олы абыебыз кебек якын иде», – диләр. Дамир яшь булса да, бик җаваплы кеше иде, – ди хатыны Регина.

 

Фото: © Регина Минсәлимованың шәхси архивыннан

Дамир Минсәлимовның туганнары якын арада ялга кайтыр дип көткән була. 20 марттан аларның яллары башланырга тиеш була… Әмма аңа үз аягы белән кайтырга насыйп булмаган. Егетнең җәсәден Ростов өлкәсеннән Минсәлимовлар гаиләсе үзләре алып кайта. Дамир эшләгән «Оргсинтез» заводы моның өчен машина бирә.

Эшләгән җиреннән машина бирделәр, рәхмәт. Бик булыштылар. Дамирның апасының ире аны танырга барды, алып кайтты. Җомга көнне Дамирны җирләдек. Иремне әби-бабасы авылына алып кайтып күмәргә булдык. Үзе башта Чувашия якларында яшәсә дә, балачагы нәкъ әби-бабасы янында Чүти авылында үткән. Ул авылны бик яратты, һәрвакыт җылы итеп искә ала иде шул чакларны, – дип аңлатты Регина.

Дамир Минсәлимовның 2 улы ятим калган. Олы улына 9 яшь, кечкенәсенә – 4.

Әти буларак та бик сизгер, яхшы иде ул. Икесен дә бертигез күреп яратты. Үзенә алмыйча, барысы да аларга булсын дип тырышты. Беренче никахыннан туган олы улы да безгә килеп йөри иде, аралаша идек. Без бит Дамир белән очрашканнан көннән бирле бергә булдык. Бервакытта да аерылышмадык. Кибеткә дә бергә йөрдек, урамга да, башкасына да. Аны хәтта күршеләребез дә «сез бит гел бергә йөрисез» дия иде. Бик гаилә җанлы, мәрхәмәтле кеше иде ул. Ирем белән бер кычкырышканыбызны да хәтерләмим. Үзем генә калгач, бик авыр хәзер.

Улыбыз Динарга Дамир китәр алдыннан барысын да үзе аңлатты. «Әтиең солдат, сугышка китә», – дидек. 4 яшьлек сабыйны аңламый дип уйласак та, бала барысын да күрә, сизә икән. Баланың уеннары үзгәрде, кешеләргә дә: «Әтием – солдат, мин аны көтәм», – дип сөйләп йөрде.

 

Фото: © kaibicy.ru

Әтисе һәлак булгач та, бик озак әйтә алмый йөрдем, бик озак. Күмәр алдыннан аңлатым инде. Бик авыр булды әйтүе... Көндез онытылып алса да, кичләрен бик сагына әтисен, сорый. «Минем әтием герой», – дип йөри. 

Сабыр, тыныч тавышлы Регина әледән-әле туктап елап та алды. Дамир Минсәлимовны соңгы юлга озатырга бик күп кеше кайта. Эшеннән дә берничә автобус кеше килә.

 

Фото: © kaibicy.ru

Дамирны хөрмәт итеп бик күп кеше кайтты. Рәхмәт барысына да. Дамирым бик чибәр иде. Безнең күңелләрдә гел шулай булып саклансын, истә калсын дип, табутын ачтырып тормадык. Ростовта ук бар тиешле эшләрне дә мөселманча эшләделәр.

Йөрәк кенә инде кайвакыт, бәлки, ул түгелдер, дип талпынып куйса да, баш аңлый инде аны да... Тик һаман да, бер шалтыратыр әле, дип көтәм кайвакыт. Дамирсыз бик авыр. Төннәре бигрәкләр дә авыр үтә шул, – ди тол калган хатын.

Дамир Минсәлимовның хатыны, якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 март 2023
    Исемсез
    Дамир сосед Ты наш герой спасибо тебе, спи спокойно.
  • 23 март 2023
    Исемсез
    Дамирнын урны жомахта булсын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100