Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайбычта Украинада һәлак булган Дамир Минсәлимов белән хушлаштылар

news_top_970_100
Кайбычта Украинада һәлак булган Дамир Минсәлимов белән хушлаштылар

Татарстанның Кайбыч районы Чутай авылында мобилизацияләнеп, Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Дамир Минсәлимов белән хушлаштылар. Бу хакта «Кайбыч таңнары» басмасы хәбәр итә.

 

Фото: © http://kaibicy.ru/

Матәм митингында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары урынбасары Илсур Гатиятуллин, Чутай авылы җирлеге башлыгы Петр Тараканов, башка авыл башлыклары, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, авылдашлары катнашкан. Дамирны соңгы юлга озатырга үзе эшләгән «Оргсинтез» заводы хезмәткәрләре дә кайткан.

 

Фото: © http://kaibicy.ru/

Хушлашу мәрасимендә катнашучылар Дамир Минсәлимовны искә алып, аның әнисе Рамилә ханым, тормыш иптәше Румилә, балалары һәм туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр, дип хәбәр итә район басмасы.

 

Фото: © http://kaibicy.ru/

 

Фото: © http://kaibicy.ru/

Дамир Минсәлимов Яшел Үзән хәрби комиссариатыннан 2022 елның 27 сентябрендә мобилизацияләнгән. 2023 елның 28 февралендә Луганск һәм Донецк өлкәләрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Дамир Минсәлимовны туган авылы Чутай зиратына җирләгәннәр.

 

Фото: © http://kaibicy.ru/

 

Фото: © http://kaibicy.ru/

 

Фото: © http://kaibicy.ru/

 

Фото: © http://kaibicy.ru/

 

Фото: © http://kaibicy.ru/

 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 12 март 2023
    Исемсез
    Аллаh шахидлардан итеп, барча туган нарын жаннатка алып кертсен . Амин
  • 11 март 2023
    Исемсез
    Регина сина туземлек сабырлык телим дамирнын урыны ожмакта булсын туганым Регина туземлек сина
  • 10 март 2023
    Исемсез
    Дамирнын урыны ожмакта. Булсын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100