Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина журналисты Курск өлкәсендәге беренче сюжетында подвалда яшәүчеләрне күрсәткән

news_top_970_100

Курск өлкәсендә подвалда яшәүче тыныч халык һәм Суджада украин журналистлары төшергән фотолар телеграм-каналларда чыкты.

Украина формированиеләре Плеховоны контрольдә тота, Общий Колодезь һәм Каучук торак пунктлары янындагы вазгыять «сугыш томаны» белән капланган, дип язган «Рыбарь» телеграм-каналы (военкор Михаил Звинчук) һәм чик буендагы оператив вазгыятьнең картасын чыгарды.

Суджада Украина армиясе биеклекләрне яулаган һәм биналарның түбәләрендә снайперлар урнаштырган. Хәрби корреспондент Михаил Звинчук мәгълүматлары буенча, янгын аркасына Суджа авыл хуҗалыгы техникумы бинасы нык зыян күргән.

Военкор Юрий Котенок язганча, Суджа район үзәге өлеше әле дә булса «соры зона» булып кала – монда Россия көч хезмәткәрләре каршылыгы дәвам итә. «Бу җирләр тулысынча камалышта түгел, «тышкы дөнья» белән элемтәләре бар, бу – шәһәрдә билгеле бер позицияләрне тотарга булыша», – дип яза Котенок.

Украина кораллы көчләре шәһәрне контрольдә тоту турында белдерә, әмма «Ахмат» спецназы командиры Апты Алаудинов сүзләренчә, Украина армиясе Суджаны контрольдә тотмый. Шулай ук Алаудинов белдергәнчә, Украина хәрби командованиесе планнары буенча ВСУ Курск АЭСын 11 августка ук алырга тиеш булган, ә Курск өлкәсендә Украина Кораллы көчләренең төп көчләре туктатылган, дошманның шәхси составының күп өлеше юк ителгән.

Украина матбугатларында Курск өлкәсеннән беренче репортажлар чыкты, дип яза «База». Журналистлар шәһәргә керү юлында пәйда булды һәм элек автомобильләргә аткан «боҗра»дан репортаж алып бардылар. Шулай ук Украина матбугатларында биналарның подвалларында яшеренгән тыныч халыкның фотосурәтләре бастырылды. Украина журналистлары мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 100гә якын кеше кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100