Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина хәрбиләренең Курск өлкәсенә бәреп керүенә 9 көн булды, алга таба нәрсә булачак?

news_top_970_100

9 көн элек Украина Кораллы көчләренең десант һәм механикалаштырылган бригадалары Курск өлкәсенә басып керде. Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, аларның югалтулары 2 меңгә якынлаша, 100дән артык бронемашиналары Курск өлкәсе кырларында калган.

Беренче сабаклар һәм нәтиҗәләр турында Хәрби һәм сәяси конфликтларны өйрәнү үзәге башлыгы Андрей Клинцевич «Комсомольская правда» радиосында сөйләгән.

Чикләрне өзү ни өчен килеп чыкты?

Монда версияләр генә бар. Төгәл җавапны безнең хәрби-сәяси җитәкчелек кенә беләдер, мөгаен. Хәрби хәрәкәтләр – көндәшне алдау сәнгате. Төрле хезмәтләрнең – чик буе сакчыларының, разведчикларның – дошман группировкаларын ныгыту турында докладлары өйрәнеләчәк. Дошман, чик буйлатып, кайбер участокларда тагын ниндидер көчләр булдырган булырга мөмкин. Бәлки, соңгы мизгелдә шулары Суджага җибәргәндер. Ниндидер дезинформация булуы да мөмкин.

Хәзер нәрсә була?

Бу өзеклекне туктату өчен көчләрне һәм чараларны туплау. Бу шул исәптән тиз реакция бүлекләре белән дә шулай. Хәзер Курск өлкәсендәге Украина группировакасы таймеры кушылгандыр дип уйлыйм. Анда аларны кайчан юкка чыгарачагыбыз яки куып таратачагыбыз – вакыт эше генә.

Без аларны ничек тулысынча юкка чыгара алабыз – Суджа тыгыз итеп төзелгән, һәм алар ныгытмаларны ук биләп алды.

Әйе, җиңел булмаячак. Әмма без бит Донбасста Украина Кораллы көчләренең бетонланган ныгытмаларын көчле зарядлар белән актарып чыгарырга мәҗбүр булдык. Монда алар бу кадәр үк оборона чикләре ясап өлгерә алмас, дип өметләнәм. Кыска ату сугышында, штурм гамәлләрендә без яхшырак.

Сез спецназдагы кешеләр белән аралаштыгызмы?

Ул юнәлештә эшләгән махсус операция көчләреннән офицер белән аралаштым. Һәм аның сүзләренчә, бөтен авырлык – без башка участокларда кулланган юкка чыгару чараларының бөтен линейкасын куллана алмауда. Монда бик төгәл, хирургларча исәпләп чыгарырга кирәк. Әмма андагы FPV-дроннар операторлары саны ВСУның бөтен авыр техникасы юкка чыгарылачак, дигәнне аңлата. Барысы да. Анда әле Украина капларга өйрәнә алмаган диапазондагы дроннар җибәрелде.

Украина солдатлары берәр җирдә, мәсәлән, подвалларда качып ята аламы?

Димәк, Росгвардия, спецназ, «Вагнер», десант, морпехлар, шәһәр һәм бистәләргә кереп, аларны чистартып чыгачак. Борчылмагыз.

Украина группировкаларын ничек тәэмин ителә – без Сумск өлкәсе юлларына һөҗүм итмибезме?

Хәзер безгә эләккән әсирләр – Россия территориясенә 2-3 көн элек кергән кешеләр. Операция 9нчы көн бара. Иң башында кергәннәрнең күпчелеге инде яки юкка чыгарылган, яки яраланган. Әйе, бәлки, алар ротация узадыр. Әмма бу җирлектә әллә никадәр упкын һәм елга бар. Анда зур транспортта бары тик каты өслек түшәлгән юлдан гына йөреп була. Ә зур артерия берәү генә – Суджага бара торган трасса. Бу – катлаулы линия, без аңа нокталап кына һөҗүм итәбез.

Әлегә тулысынча ябып булмый?

Аны пехота ябарга тиеш. Ут йогынтысы бар. Әмма йөкләрне төнлә һәм эңгер-меңгердә ташыйлар. Алар зур булмаган төркемнәр булып йөри һәм гаржданскийлар булып маскировкалана.

Болар барысы да бик күп авырлык китереп чыгара инде?

Чыгара, тик аларны юкка чыгару вакытын гына кичектереп тора. Әгәр картага карасак, Украина кораллы көчләре ике елга арасында кысылып калды. Уң яктан – Псел елгасы, ул Суджага кадәр диярлек барып җитә, анда инде елга Суджа шәһәрен икегә аера. Ә сул якта, көнбатыштарак – Снягость елгасы.

Көнбатышның бөтен разведкасы Украинага эшлиме?

Украина хәрбиләре мәгълүматларны НАТОның бөтен спутник группировкаларыннан онлайн режимда диярлек ала. Монда, әлбәттә, алар белән эшләү динамикасында кимендә бертигез булырга кирәк.

Курск өлкәсендәге хәлләр – Украина Кораллы көчләренең башка операция өчен игътибарны җәлеп итеп тору маневры түгел микән?

Мин моны озакламый көньякта булырга мөмкин дип уйлыйм. Зеленский хәзер төньякта эшкә җәлеп ителгәнгә караганда күпкә күбрәк резерв әзерләгән иде. Курск өлкәсендә алар, чикләргә үтеп керү өчен, нигездә көпчәкле машиналарда җиңел десантчыларны файдалана. Ә безнең оборонаны ачарга тиешле авыр дивизияләр кайдадыр әзерләнеп ята ала. Исегезгә төшерәм: аларга 200дән артык «Леопард» танклары тапшырылган иде. Аларның нибары 10 проценты гына зарарланган. Тагын шулкадәр үк сафтан чыккан булсын. Ләкин кайдадыр бу армаданың зыян күрмәгән өлеше дә булырга тиеш әле. Без әлегә F-16 самолетларын да күрмибез.

Сумадагы резервларга без көнен дә, төнен дә һөҗүм итәбез бугай?

Бездә тәүлегенә 70кә якын планлаштырылган бомба дошманга төшә. Соңгы тапкыр, мөгаен, Авдеевкада шундый тыгыз эш булгандыр. Шуңа күрә ВСУ әзерләнүен дәвам итә һәм АКШтагы президент сайлаулары якынлашып килгәндә ниндидер шау-шулы нәтиҗә ясарга омтылырга мөмкин.

Якын арадагы перспективалар нинди?

Сентябрьгә Курск өлкәсен чистартырбыз дип уйлыйм. Беррәттән Донецк юнәлешендә дә безнең һөҗүм дәвам итәчәк, ягъни без хәзер кайда хәрәкәт итәбез, шунда, мәсәлән, Покровск, шулай ук Часов Яр булырга мөмкин. Һәм көзгә таба ВСУның кайдадыр көньяктагы яңа һөҗүменә җавапка әзерләнергә кирәк. Алар «руслар безнең җимгә капмады, Донбасстагы, Запорожьедагы фронттан бөтен резервларын да күчереп бетермәде» дип сөйли. Бу да – бик мөһим фактор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100