Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина дроннары кабат «Мәскәү-Сити»га һөҗүм итте

news_top_970_100
Украина дроннары кабат «Мәскәү-Сити»га һөҗүм итте

Украина хәрби көчләренең пилотсыз очкычлары кабат Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә һөҗүм итте. Дроннарның берсе кабат «Мәскәү-Сити» комплексындагы бинага бәрелеп шартлаган.

Бу хакта Оборона министрлыгы һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итте.

30 июльдә бу бинага дроннар һөҗүм иткән иде инде. Ул көнне Кырымга да 25 дрон һөҗүм итте.

Ике дрон Одинцово һәм Нарофомин районнарда бәреп төшерелгән, дип хәбәр итә министрлык. Бер дрон, радиоэлектрон каршылык чаралары куллану нәтиҗәсендә, идарәсен югалтып, «Мәскәү-Сити»га төште, диелә.

Собянин барлык пилотсыз очкычлар да юкка чыгарылды, ди, әмма бер дрон барыбер «Мәскәү-Сити»га бәрелеп шартлаган. Нәтиҗәдә 21 каттагы фасад җимерелгән, 150 квадрат метрда пыяла ватылган. Бу катта Россия Икътисади үсеш министрлыгы урнашкан.

Дроннар һөҗүме вакытында Внуково аэропорты ябылып торган.

Мәскәүгә 24, 28 июль көннәрендә дроннар һөҗүм иткән иде.

Дрон бәрелеп шартлаган мизгел бүлмә эчендәге видеокамерага эләккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100