news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүгә дроннар һөҗүме: бер дрон «Москва-Сити» бинасына бәрелеп шартлаган

news_top
Мәскәүгә дроннар һөҗүме: бер дрон «Москва-Сити» бинасына бәрелеп шартлаган

Бүген төнлә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүм иткән. Оборона министрлыгы: «Киев режимының террор акты һөҗүме кире кагылды», – дип хәбәр итә.

Бер пилотсыз очкыч Мәскәү өлкәсендә шартлатылган. Икесе радиоэлектрон каршылык чаралары куллану нәтиҗәсендә, идарәләрен югалтып, «Москва-Сити» территориясендә төшкән диелә.

Мәскәү мэры Сергей Собянин ике бинаның фасадына зыян килүен әйтә. Корбаннар юк.

Дронның бәрелгән мизгелен видеога төшергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар