Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үги балалар (Ралина Заһидуллина)

Рәшидә апага акча кирәк иде. Шуңа күрә ул асрамага приюттан өч бала алып кайтты. Авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгәч, хезмәт хакы аз булып тоелды аңа. Үзенең балалары күптән аякка басып, мөстәкыйль рәвештә тормыш итә.

news_top_970_100

Рәшидә апа таныш-белешләрдән сорашып, интернетта актарынганнан соң, ай саен бала өчен күпме күләмдә акча биргәннәрен белгән дә, ире белән Казанга юл тоткан.

Балаларның да, кибеттән кием сайлаган төсле, матурларына кызыккан ул. Рәшидә апаның күзе зәп-зәңгәр күзле, кап-кара кашлы кызга төшкән. Аннары, принципиаль рәвештә, ике малай караштырган, чөнки малларны карашырга кеше кирәк булган. Яшьләре дә картаюга таба бара.

Математика дәресендәге шикелле, үз яшенә сигез елны кушкан да, шул вакытка асрамага алынган балалар мөстәкыйль яши башлаячак, дип уйлаган. Өстәвенә, хөкүмәт фатир да бирәчәк бит!

Көтеп тор! Сине генә көтеп торалар, ди анда. Фатир өчен чиратка бассаң, кимендә тагын ун ел көтәргә кирәк икәнне ул исәпкә алмаган.

Математикасы яхшы булса да, тормышка карашы беркатлы булган Рәшидә апаның.

Көннәрдән бер көнне ул авылга берсеннән берсе матур ун яшьлек балалар алып кайткан, әмма өчесе дә руслар. Татарча бер сүз дә аңламаганнар.

Башта аларга бик авырга туры килгән. Телне өйрәнә алмыйча азапланганнар. Авыл балалары гел аларны кыерсыткан.

Без боларга көненә мең мәртәбә "җүләр", дип әйтә алабыз икән, барыбер аңламаячаклар, - дип көлгәннәр.

Берникадәр вакыттан соң, еш кына Дилә үги әнисеннән мәктәптә зарлана башлаган. Татарчаны вата-җимерә сөйләшеп «Она нас не любит, ругается постоянно! Вот үскәч, мин Казанга китәм һәм башка монда кайтмыйм. Мин деревню не люблю, я родилась в Казани», - дип сөйләгән.

Икенче бала Артур исемле булган. Мәктәпнең тынычлыгын боза торган бала. Ул килгәч, бөтен укытучыларның нервысы беткән. Дәрескә йөрми, килсә, каршы дәшеп, классташларын кыйнап, укытучыларга китап ыргыта торган булган.

Рәшидә апаны директор үз янына чакырып, сөйләшүләр үткәргән.

Чистый геморрой булды. Әти-әниләр җыелышыннан чыктым. Бөтенесе дә Артурдан зарлана. Өч көн элек 4 сыйныфта укыган Динарның башын тишкән. Кем җавап бирергә тиеш моның өчен? Бер-бер хәл итәргә кирәк, - дигән ул.

Рәшидә апа күп санлы зарлануларга түзә алмыйча, аны приютка кире илтергә мәҗбүр булган. Бала югалту кайгысы түгел, аена килеп барган акча күләме аны ныграк борчыган.

Өченчесе үги улы – Филүс. Акылга саерак, әмма терлекләр арасында йөрергә яраткан. Үзенә эләкмәсен өчен, башын юләргә салып йөри биргән. Үзенең буе метр да 56 сантиметр булуына карамастан, кызлар арасында йөрергә кыенсынмаган. Рәшидә апа Филүсне тыңлаучан һәм башка балалар белән уртак тел таба белгәне өчен хөрмәт иткән.

Тик көннәрдән бер көнне күршесе Филүсне тау башында күреп алган. Малай анда сыерларын саклаган. Күршесе, сарыкларын эзләп йөргәндә, Филүсне күреп алган. Ул тау башында үсеп утырган агачка иске кассета лентасын чорнап, 300 метр ераклыкта аны сузган. Лентаның икенче башын иске рәшәткәләргә бәйләп куйган. Аның нишләргә җыенганың күреп, күршесенең исе-акылы киткән. Ул аңа шырпы белән ут кабызып, үзенә кызык ясамакчы булган.

Юньсез! – дип кычкырган күршесе, – Иманыңны алам, әгәр кабызсаң! Хәзер үк кире җый!

Филүс моны күреп, тиз арада җыештырырга керешкән. Бу адымга барырга җыенганын бөтен авыл белгән. Әмма Артурны илткән шикелле кире Казанга җибәрмәгәннәр аны. “Акылга сай бит инде ул, бичара, артыннан караштырырга кирәк. Алайса бөтен авылны яндырыр”, - дигән сүзләр белән генә чикләнеп калганнар.

Шул рәвешле, Рәшидә апа ике үги бала үстергән. Балаларны укырга кертергә вакыт җиткән. Филүсне район техникумына керткән, ә Дилә мәктәпне бетерү белән киемнәрен җыеп, Казанга киткән. Әйтерсең лә шул мизгелне генә гомере буе көтеп яшәгән. Дуслашып өлгергән кызларына:

Сыер артына карап үстем инде, башка авылга аяк та басмыйм, – дигән.

Шулай булган да. Рәшидә апа мәктәптәге коллегаларына әйткән: “Дилә бөтенләй юкка чыкты! Кайда йөргәнен дә белмим, трубкасын да алмый. Рәхмәте шул булды. Мин аны приюттан алып кайткан булам. Киендереп, көненә биш тапкыр ашатып, үстергән булам!” – дип зарланган. Шунда аңа бер үткен теллесе: “Ашаткансыңдыр, Рәшидә, ә яратып карамадыңмы соң?” – дип, кырт кисеп салган.

Әлбәттә, Диләгә фатир бирмәгәннәр әле. Яшьләр Инстаграм битеннән күреп белгәнчә, ул дус кызы белән арендага бер бүлмә яллаган. Матур киемнәрдән генә йөреп, төрле кафеларда гына туклана икән. Үзен Казан кызы итеп күрсәтә.

Ә күптән түгел генә Рәшидә апа эшендә: “Дилә кайткан иде бит әле. Күчтәнәчләр алып кайтты. Үзенең югалуына гафу үтенде, - дигән. - Мин аны үзгәргән дип уйладым бит, ә ул мин аңа мунча ягып йөргәндә өйдәге йөз мең акчаны урлап качты!”

Бүрене бүреккә салсаң да, урманга таба карый, диләр. Диләнең бу адымы авылны тагын да тетрәндерә төшкән һәм чынлап та, бүген аның кайтып күренгәне юк.

Кешесе шундый булган микән яки генетика явыз уен уйнаганмы… Ә бәлки, дөрестән дә, Рәшидә апаның коллегасы әйтмешли, ярату җитмәгәндер, кем белә. Тик язмыш - ул бумеранг. Приюттан акча өчен генә бала алып кайту – зур ялгышлык. Үги балалар да – шәхесләр. Аларга да чын ярату, наз һәм хөрмәт кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100