![Үги анасына өйләнеп танылган Даниилны 2 елга утыртканнар](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/11/20/30831836fa8e1d01291baf3536598474.jpg)
Казанның Вахитов районы суды 24 яшьлек Даниил Зарипов эше буенча карар чыгарды. Дустының банк картасыннан акча урлаган өчен, ул 2 ел колониядә утырачак.
Хокук саклау органнары фаразы буенча, Даниил Зарипов 2024 елның апрелендә дустының банк картасын урлаган. Анда 5600 сум акча булган. Аннан ул Казан буйлап йөрергә чыгып китә һәм барларда шул карта белән түли. Шулай итеп, ул кешенең милкен урлаган, дип яза «KazanFirst» сайты.
Даниил сүзләренчә, ул карталарны бутаган һәм туздырган сумманы дустына кайтарган инде.
«Дустымның өендә булдым. Бары тик карталарны бутаганмын, алып чыгып киткәнмен. Андагы акчаларның барысын да туздырдым. Мин кире кайтуга дустым полициягә мөрәҗәгать иткән иде инде. Дустым белән татулаштык инде, мин аңа акчаны кайтардым», – дип сөйләгән гаепләнүче судта.
![](https://kazanfirst.ru/wp-content/uploads/2025/02/jwan8apkjsi-886x500.jpg)
Фото: © «KazanFirst»
Суд карар чыгарды: Даниил Зарипов 2 елга гомуми режимлы колониягә китәчәк. Егетне суд залында сак астына алганнар. Суд барышында дәүләт гаепләүчесе Зарипов өчен 2,5 ел колония таләп иткән, чөнки җинаятьне ул сынау срогында эшләгән.
Казанның Вахитов район суды матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Даниил Зарипов элегрәк наркотикларны законсыз рәвештә саклау (2020 елда) һәм урлау (2023 елда) маддәләре буенча берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган булган.
- 2023 елда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы Айсылу Чижевская-Мингалим тәрбиягә алган Даниил белән гаилә корган иде. Ул вакытта Айсылуга 53 яшь, ә иренә 22 яшь иде. Алар «Россия-1» телеканалыннан бала алып кайту нияте турында да сөйләгәннәр иде. Соңрак хатын-кыз улы белән булган туен «алдан уйланылган тамаша» дип белдерде. Аннан ул, Даниил китте, дигән иде, күпмедер вакыттан социаль челтәрләрдә башка егет белән фотолар урнаштыра башлады.