Уфага сәяхәт: Миллилеге, затлы һәйкәлләре өчен кабат барыр идем
«Интертат» хәбәрчесе Уфада күргәннәрен белән уртаклаша.
Шушы көннәрдә мин язучы, Габдулла Тукай премиясе иясе, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов белән Башкортстанда, Уфада булып кайттым. Соңгы өч елда, күрше республика авылларын өйрәнергә дип, кимендә ярты елга бер бардык.
54 районның якынча кырыгында булсам да, Уфаны бер дә күргәнем юк иде. Бу юлы Иглин һәм Кырмыскалы районнарына чыгып киткәч, Уфага кайтып кунабыз, дип килештек, чөнки барасы авылларыбыз башкаладан 40 километр гына читтә. Әлеге сәяхәтнамәне Уфа турында беренче тәэсирләрем, дип кабул итегез.
Иң беренче барган объектыбыз – Уфаның һәм Башкортстанның символына әверелгән Салават Юлаев һәйкәле булды. Татар күңеленә якын, шул ук вакытта Татарстан халкына тансык, атлы мәһабәт монументны күрү рәхәт. Агыйдел буендагы калкулыктан елгага карап торган һәйкәл Башкортстан халкын горур һәм бәйсез булырга өнди кебек. Аның артында фонтанлы җыйнак кына сквер ясалган. Агачлар арасында ял итү өчен эскәмияләр тезелеп киткән. Тирә-юньгә таралган ылыс һәм сирень исе бөтен арганны бетерә. Әлеге урын туристларны һәм Уфа яшьләрен тартып тора.
Без килгәндә, эш көне булуына карамастан, халык күп иде. Һәйкәл тирәсендә вак-төяк кафелар күзгә чалынмады. 2007 елда аннан ерак түгел генә «Торатау» атамалы конгресс-холл төзеп куйганнар. Шәһәрнең затлы рестораннары шушы бина эчендә, дип аңладым. Уфадагы купшы киңәшмәләр, форумнар «Салават Юлаев» янында - «Торатау»да үтә.
Һәйкәлдән без Зәки Вәлиди урамы буйлап үзәккә таба атладык. Урам башында Шәехзадә Бабичка куелган һәйкәл кала. Аннан ерак түгел генә Башкорт (Башкортстан түгел) дәүләт университеты урнашкан. Игътибар итсәгез, бездә татар университеты юк. Ә бит исемнән күп әйбер тора.
Берничә йөз метр баргач, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрына килеп чыгабыз. Мәҗит Гафури һәйкәле яныннан Ленин урамының җәяү йөри торган өлешенә борылабыз да, авангард стилендәге скульптураларны күзәтә-күзәтә, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына барып җитәбез. Театр бинасы XX гасыр башында классицизм стилендә кызыл кирпечтән салынган. Аның бер як диварына Рудольф Нуриевка бронза барельеф куелган һәм анда бөек биюче зур сәхнәгә тәүге адымнарын шушыннан башлаган дигән сүзләр язылган.
Театр артындагы «Театр скверы» да игътибарга лаек. Биредә «Җиде кыз» дип аталган фонтан һәм башкорт музыкасын үстерүгә зур өлеш керткән композитор Заһир Исмәгыйлевкә куелган скульптураны күрергә мөмкин. Казанда берәр татар шәхесенә һәйкәл ясарга җыенсалар, башта Уфага барып өйрәнеп кайтсыннар иде. Алайса безнең Салих Сәйдәшкә, Рөстәм Яхинга куелганнары мескен генә булып тора.
Тамак ялгап, сәүдә нокталарын күзәтеп чыгарга теләүчеләр «Театр скверы»ннан Кунак йортына (Гостиный двор) үтә ала. Биредә уртача бәягә хәләл ризык белән тукланып чыгарга мөмкин. Тамак ялгап, ял итеп алганнан соң, без Совет мәйданына, былтыр ноябрьдә ачылган генерал Шәйморатов һәйкәленә юл тоттык. Анда Кунак йортыннан 600 метр гына барасы.
Һәйкәлне күреп, мин беренче мәлдә телсез калдым. Аның зурлыгы, матурлыгы сокландыргыч. Ул чираттагы атлы һәйкәл генә түгел, ә һәйкәлләр комплексы. Аның эчтәлегенә Башкортстан тарихы салынган. Анда борынгы чорны да, Пугачев восстаниесен дә, 1812 елгы Ватан сугышын да, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышын да, тыныч тормышны да күрергә мөмкин. Авторы – Башкортстанда туган сынчы Салават Щербаков. Аның бөтен матурлыгын, аңа салынган мәгънәне сүз белән генә тасвирлап бетерә торган түгел. Барып күрергә кирәк. Мондый һәйкәлләр кимендә илле ел буе шәһәрнең бизәге булып, яшьләрдә милли горурлык хисе уятып тора ала. Уфада беренче көнебез шуның белән төгәлләнде.
Мостай Кәрим һәйкәле
Икенче көнне, авыллар буенча эш планын үтәп кайткач, кичке якта Уфа белән танышуны дәвам иттек. Бу юлы беренче итеп башкорт язучысы Мостай Кәрим һәйкәленә бардык. Ул Киров урамында, Профсоюзлар йорты каршында урнашкан. Биеклеге 6 метрлы, ә озынлыгы 15 метрлы һәйкәлне ун ел элек сынчы Андрей Ковальчук ясаган. Бу скульптура да сыннар җыелмасы итеп эшләнгән. Мостай Кәрим фигурасы артында аның балачагын, туган авылын, геройларын күрергә мөмкин. Бу һәйкәл Мостай Кәримне бөек шәхес итеп күрсәтә. Аны күргән кешедә язучыга карата кызыксыну уянмый калмыйдыр. Татарстанда да һәйкәл куела икән, ул шулай шәхесне зурлый, игътибарны җәлеп итә торган булсын иде.
«Галия» мәдрәсәсе
Уфага барган килеш, безнең данлыклы «Галия» мәдрәсәсе бинасын да күрәсебез килде. Ул да үзәктә - Чернышевский, 5 адресында урнашкан. Ул хәзер Уфаның Россия ислам университеты карамагында икән. Без килгәндә уку көне төгәлләнгән иде. Университетта кичкә калган хезмәткәр Казан кунакларын бина белән таныштырмый кала алмады.
1906 елда беренче шәкертләренә ишеген ачкан бинаның бүген дә халыкка хезмәт итүе сөендерә. Мәдрәсәнең тарихы гына бик аянычлы. Ул дини уку йорты статусында 13 ел гына эшләп кала. Кыска гомере эчендә «Галия» аңлы-белемле меңнән артык шәкерт укытып чыгара, тик аларның 70 проценты репрессия елларында юк ителә. Мәдрәсәнең укучылары арасыннан Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Зәки Вәлиди, Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфан кебек шәхесләрне күбебез ишетеп булса да белә.
«Галия» мәдрәсәсен сәүдәгәрләр акчасына Зыя Камали төзетә һәм 13 ел буе аның алыштыргысыз директоры була. Шәкертләр иркен, якты классларда белем алган. Биредә дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәр дә тирәнтен укытылган. Моннан күп шәхесләр чыгуын исәпкә алсак, белем бирү дәрәҗәсен никадәр югары булуын чамалый алабыз. Аны тәмамлаган кешеләр 28 губернаның 230 мәктәбендә 17 мең баланы укыткан. 52 кеше мулла булып торган, 29ы – ул вакытта ук сәнгать әһеле булып киткән.
Риза Фәхретдиннең каберен зиярәт кылу
Өченче көнне иртән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин безне Уфаның мөселман зиратына алып барды.
Уфаның тарихи үзәгендә, Агыйдел елгасы буенда урнашкан һәм тарихи-мемориаль каберлек статусын йөрткән мөселман зиратына, вафат булганнан соң, Башкортстанның күренекле татар һәм башкорт шәхесләре җирләнә. Альфред Дәүләтшин сүзләренчә, үткән гасырларда әлеге урын татар зираты булып исәпләнгән. «Элек монда татарлар җирләнә торган булган. Хәзер ул мөселман зираты дип атала, ә өлкәннәр телендә һаман да татар зираты дип йөртелә», - диде Альфред Дәүләтшин.
Монда килүнең төп сәбәбе - татар мәгърифәтчесе Риза Фәхретдиннең каберен зиярәт кылу теләге иде. Борынгы каберләр арасыннан Риза Фәхретдин җирләгән урынны җиңел генә табу өчен, зиратның үзәк юлыннан аның каберенә кадәр тар гына асфальт сукмак салынган. Риза Фәхретдин янәшәсендә аның өч улы да җирләнгән. Аларның ташлары бер стильдә яңартылып эшләнгән.
Зиратны карап йөргәндә, без шулай ук Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева, күренекле башкорт язучысы Мостай Кәрим каберләре янында тукталдык.
1969-1987 елларда Башкортстанны җитәкләгән Мидхәт Шакиров һәм аның якын туганнары бер төрбә эченә җирләнгән. Шакировлар төрбәсе янәшәсенә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев җәсәде күмелгән булуына игътибар иттек.
Уфаның миллилеге күңелгә һуш килде
Шуның белән Уфада йөрүебезне төгәлләдек. Тулаем алганда, шәһәрнең яшеллеге, чисталыгы, миллилеге, затлы һәйкәлләргә бай булуы миңа ошады. Элмә такталарда, урам исемнәре язылган такталарда башкорт теле күренеп тора.Туристлар күбрәк йөргән урыннарда «Башкорт туңдырмасы» (»Башкирское мороженое») сатыла. Ул чын каймактан ясалган, тәмле. Сүз уңаеннан, бездә дә «Татар туңдырмасы» чыгарырга мөмкиндер.
Урамда, сирәк булса да, башкорт теле ишетелә. Яшьләр үз туган телләреннән оялмый кебек тоелды. Җәмәгать урыннарында, кибетләрдә татарча-башкортча аңлашып була. Татарча эндәшкәнгә беркем сәерсенеп карамый. Мин мөрәҗәгать иткән кешеләр татарча-башкортча җавап кайтарырга тырышты.
Ленин урамында ике китап кибетенә кердек. Икесендә дә милли әдәбият киштәләре бусагадан күренеп тора иде. Биредә татар китабына да, башкорт китабына да кытлык юк.
Кайсы гына шәһәргә барсам да, күңелдән аны Казан белән чагыштырып йөрим. Яшеллек, һәйкәлләрнең матурлыгы ягыннан, минемчә, Уфа өстенрәк, ләкин Казанда туристлар өчен кызыклы урыннар күбрәк. Казан Кремле генә дә ни тора! Уфаның миллилеге күңелгә һуш килде. Аның милли атмосферасын тояр өчен кабат барыр идем.